Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кибетләрдә – яраклылык вакыты чыккан азык-төлек

    Яңа Чишмә районындагы кибетләрне тикшерү барышында сәүдә кагыйдәләренең шактый бозылуы ачыкланган, Роспотребнадзорның әйдәп баручы белгече-эксперт Гөлфирә Мостафина безгә шул хакта хәбәр итте.

    "Пятерочка" кибетендә куллану срогы чыккан продукция сатылуга юл куелган, гриль тавыкларының маркировкасы юк, азык-төлек продукциясе турында да мәгълүматлар (данәсе, ясалу вакыты, саклау шартлары һ.б.) юк. Ялган сөт ризыгы ачыкланмаган.
    Ике карар чыгарылган 15 мең сумлык штраф салынган.
    Екатерина Бистәсендәге "Анюта" кибетенең (иэ Б.И. Поляков) санитар-техник торышы канәгатьләнерлек түгел, азык-төлекне саклауда температура-дымлылык режимын саклауга контроль юк, куллану срогы чыккан продукция сатуга куелган. Эш судка тапшырылган, ул исә 10 тәүлеккә кибетнең эшчәнлеген туктатуга карар чыгарган. Роспотребнадзор 2 карар чыгарган - 7000 сум күләмендә штраф салган.
    Район үзәгендәге "Магнит" кибетендә черегән, бозылган, кабыгы бозылган җиләк-җимеш сатуга юл куелган. Ялган сөт ризыгы ачыкланмаган. Карар чыгарылып, 12 мең сум күләмендә штраф салынган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: