Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китап бастырыла башлады

1 октябрьдән "Хәтер китабы" редакциясе нәшрияте Яңа Чишмә районына багышланган "Алар җиңү яулап кайттылар" дип аталган китапны бастыру эшенә кереште. Газета укучыларыбызны без китапка карата язылган кереш сүз белән таныштырабыз.

Бөек Ватан сугышы илебез тарафыннан намус белән үтәгән иң авыр сынауларның берсе була. Җанын кызганмыйча үлемгә каршы торган солдат батырлыгы һәм әлеге җиңүне тылда яулаган хезмәтчән батырлыгы беркайчан да онытылмас.
Үз якыннарыңны һәм туганнарыңны югалтудан да авыр ни бар? Рәсәйдәге һәр икенче гаилә сугыштан әйләнеп кайтмаган туганнарын кызганып күпме күз яше түккән, җиңү яулап кайтып, тыныч вакытларда бакыйлыкка күчкән күпме сугышчыны югалткан.
Яңа Чишмә районыннан фронтка киткән 10 меңнән артык кешенең 6258 е яу кырларында мәңгелеккә ятып калган, шул исәптә 2500 гә якыны әлегәчә хәбәрсез югалганнар дип исәпләнә. Ямаш районы буенча һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар саны 783 кеше тәшкил итә.
Ни өчен әле без берьюлы Яңа Чишмә һәм Ямаш районнары турында сөйлибез соң? Эш шунда, 1944 елның 19 февралендә Ямаш районы оеша һәм ул 1956 елга чаклы яшәп килә. Аңа хәзерге Яңа Чишмә районы составына кергән 24 торак пункт белән 11 авыл советы тапшырыла: Тат. Волчья авыл советы кешеләре (Тат. Волчья - Акбүре, Сөлчә Баш) - Беренче май (Чирмешән районында 1930-1938 елларда) районына, Акъяр, Чаллы Башы, Татар Әлкие, Чабаксар, Чуаш Чабаксары, Чертуш, Шахмай авыл советлары 16 торак пункт белән 1935-1958 елларда Каргалы авылы үзәге белән Кзыл-Армия районында булганнар. Без бүген аларны бер сүз белән генә - яңачишмәлеләр дип атыйбыз, чөнки 1983 елның 26 апрелендә кабат Яңа Чишмә районы булдырылды.
Вакыт үзенекен ала. Кешелек тарихында рәхимсез, бик каты сугышның тере шаһитлары, Ватанга, үз җирләренә тугры калган шаһитларның саны көннән-көн кими бара. Кызганычка каршы, районда сугышта катнашучылар нибары 28әү генә калды. Икенче бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы тарихының асылын яңадан аңларга тырышабыз. Россия халкы өчен бу сугыш нигә кирәк булган? Сталин чорындагы совет строеның рәхимсезлеген яисә масса-күләм батырлыгын күрсәтү өченме? Фашизмны җиңүгә ничек ирештек соң? Дошманны тар-мар итүдә СССР нинди роль уйнаган? Мәгълүматлар төрлелеге яшь буынны аптырашта калдырырга мөмкин. Һәр патриотның бурычы - үз Ватанының тарихын белү, саклау һәм киләчәк буынга җиткерү. Тик моны азатлык һәм илебезнең якты киләчәге өчен үз гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгына - истәлегенә тап төшерми, реаль фактларга нигезләнеп эшләргә кирәк. Бу безгә - һәлак булганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның балаларына, оныкларына да, үзләренең тарихларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булган гади кешеләргә дә кирәк. Безнең бурыч - әлеге батырлык турындагы истәлекләрне саклау, Ватанга карата тугрылык, батырлык сыйфатларын хөрмәт итү һәм шуларны яшь буынга җиткерү. Нәкъ менә шул максатларда Бөек Ватан сугышы башлануның 70 еллыгына карата ТР Яңа Чишмә муниципаль районының халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймов һәм Казан Кремлендәге ТР Милли музееның Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире, хәрби-тарихи фәннәр Академиясе әгъзасы - корреспонденты Михаил Черепановның "Вернуть долг Памяти" дип аталган китабы дөнья күргән иде. Әлеге китап Яңа Чишмә һәм Ямаш районнарына керүче торак пунктлар буенча һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнарга багышланган.
Шушы китап өстендә эшләү барышында "Халык батырлыгы" сайтыннан сугыш вакытында сугышчан орден һәм медальләргә тәкъдим ителгән Яңа Чишмә РХК тарафыннан чакырылган 1499 һәм Кзыл-Армия РХК-нан чакырылган 637 сугышчыны таба алганнар. Ике якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Савельев Федор Петрович, 1917 елда Петропавел Бистәсендә туган. Хезмәт эшчәнлеген Казанда башлап җибәргән. Кызыл Армиягә сугыш башлануга ук чакырылган. Капитан. 696 нчы истребительләр танкларга каршы артиллерия полкы батареясе командиры. Савельев Федор Петровичка 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң хезмәтен Совет Армиясендә дәвам итә. Подполковник званиесендә отставкага чыга. 1972 елда вафат була.
Чекин Борис Сергеевич, 1922 елның 5 мартында Рус Волчья Бистәсендә туа, милләте буенча - рус, 1944 елдан бирле КПСС әгъзасы. Чистай техникумының механизация бүлегенең 3 курсын һәм аэроклуб тәмамлаган. 1941 елдан Совет Армиясендә. 1943 елда пилотларның Ульян хәрби-авиация мәктәбен тәмамлый. 1944 елның гыйнварыннан Бөек Ватан сугышында. 1945 елның 19 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1952 елда Хәрби-һава академиясен тәмамлаган. 1976 елдан полковник Чекин - запаста. Ленинградта яшәгән. Ленин ордены, 2 Кызыл Байрак ордены, Александр Невский ордены, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары (2), II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 2 Кызыл Йолдыз ордены, III нче дәрәҗә "За службу Родине в ВС СССР" ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Чистайдагы 1 нче номерлы мәктәпкә мемориаль такта урнаштырылган.
Тагын икесе үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. Болар: Понамарев Ефим Константинович, 1913 елгы, өлкән л-т, 1943 елның 28 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән (танк астында калып һәлак була) һәм Корнилов Виктор Кузьмич, 1917 елгы, политрук, 1944 елның 18 июлендә һәлак була, үлгәннән соң 1944 елның 2 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары (19.09.42) белән бүләкләнә.
Осипов Алексей Максимович, л-т, 1 нче истребительләр танкларга каршы дивизия батареясе командиры 1943 елның 30 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән. "Осипов батареясе дошманның 7 контратакасын кире кайтарды. Немецлар орудиеләргә якын ук килеп җиткәч, ут ачу мөмкинлеге булмады, чөнки лейтенант Осипов окоптан атылып чыгып, бар яктан да кысрыклап алган фашистларга каршы ташланды. Соңгылары түзә алмыйча, яу кырында 23 мәетне калдырып, чигенәләр. Аннан кала, батареяләр һөҗүм иткәндә 8 пулемет, 2 миномет, сугыш кирәк-яраклары белән олау, 44 немец солдаты һәм офицеры юк ителә". Осипов А.М. Александр Невский ордены белән бүләкләнә.
Барабанов А.И., Вишняков Евгений Агапович (1923 елгы, гвардия өлкән лейтенанты), Пишаев И.Н., Урмаев Н.В., Феоктистов Кузьма Максимович (1916 елгы, лейтенант) та шундый ук орден кавалерлары. Күп кенә якташларыбыз орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Менә аларның кайберләре: Борисов Михаил Никитович, 1912 елгы, гвардия старшинасы, II дәрәҗә Ватан сугышы (9.07.44), Кызыл Йолдыз орденнары, "Батырлык өчен", I дәрәҗә Ватан сугышы медальләре (21.10.44), Мәскәүне саклаган өчен" медале; Веретенников Иван Николаевич, 1908 елгы, кече сержант, II, III дәрәҗә Дан орденнары (9.06.44, 28.08.44); Галиев Габделхак Камалович, 1911 елгы, өлкән лейтенант, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары, "Батырлык өчен" медале (1943 елның 19 мартында һәлак була), Калуга өлкәсе, Жиздринский р-н, Парники авылы; Игнатьев Иван Семенович, 1915 елгы, "Кызыл Йолдыз", II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары (1943); Ильин Алексей Никитович, 1898 елгы, кече лейтенант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале (10.07.43), Кызыл Йолдыз (1.02.44), II дәрәҗә Ватан сугышы (12.02.45) орденнары; Колесников Александр Ильич, 1906 елгы, кече лейтенант, (2.11.43) Кызыл Йолдыз ордены, 2 төркем инвалид булып кайта, Яңа Чишмә башкарма комитеты секретаре булып эшли, Яңа Чишмә район хәрби комиссары майор Гецман 1945 елның 6 сентябрендә аны I дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкъдим итә; Кольцов Дмитрий Николаевич, 1919 елгы, кече лейтенант, "Батырлык өчен" медале (18.09.43), Кызыл Байрак (18.09.44), Кызыл Йолдыз (6.12.44), I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары; Латыйпов Мөхамәтша Латыйпович, 1904 елгы, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале, Кызыл Йолдыз ордены, "Батырлык өчен" медале - Витебск янында һәм Көнчыгыш Пруссиядә атларны эвакуацияләгән өчен; Попков Илья Спиридонович, 1905 елгы, ефрейтор, ике "Батырлык өчен" (1942, 1943), "Сугышчан хезмәтләре өчен" медальләре (1943), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1945); Рәхимов Гомәр Исмәгыйлович, 1916 елгы, сержант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале (1943), кичү төзегән өчен, Кызыл Йолдыз ордены (1943); Трунов Кузьма Васильевич, 1908 елгы, ефрейтор, 1944 елны, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале, III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә; Ульянов Алексей Иванович, 1914 елгы, гв.лейтенант, 1944 елны Кызыл Байрак орденына тәкъдим ителә, ә Кызыл Йолдыз ордены ала; Юсупов Шәйхетдин, 1896 елгы, Адамча поселогыннан, 1944 елны ике "Батырлык өчен" медальләре, III дәрәҗә Дан ордены; Чибчиков Александр Иванович, 1915 елгы, гв.капитан, танкта һәлак була, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә; Иван Петрович Есин, Екатерина Бистәсе кешесе, 1945 елның 24 июнендә Җиңү Парадында катнаша. Ир-атлар белән беррәттән Яңа Чишмә хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган (тупланган) хатын-кызлар да сугыша. Болар: Горбунова Клавдия Степановна, 1921 елгы, сержант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Денисова Олимпиада Ивановна, 1922 елгы, гв.ряд., "Батырлык өчен" медале, Карпова Мария Михайловна, 1920 елгы, кече сержант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Карташова Александра Андреевна, 1925 елгы, сержант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Кирсанова Тамара Степановна, 1921, сержант, "Батырлык өчен" медале; Морская Анна Васильевна, 1921, ефрейтор, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Румянцева Антонина Гавриловна, 1920, өлкән сержант, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Фирсанова Александра Георгиевна, 1920, ефрейтор, "Сугышчан хезмәтләре өчен" медале; Худякова Екатерина Александровна, 1917, медицина хезмәте гв.өлкән лейтенанты, Кызыл Йолдыз ордены (1944) һ.б.
Сугыш вакытында Татарстан Республикасы, шул исәптән Яңа Чишмә районы да фронт сызыгыннан эвакуацияләнгән халыкны кабул итә, урнаштыра. Күчеп килгән һәм эвакуацияләнгән кешеләр белән көн саен, сәгать саен хезмәт ияләренең район советы рәисе Куликов, аның секретаре Мишукова, райсоветның гомуми бүлек мөдире Кузьмин шөгыльләнә.
Беренче эвакуа-цияләнгән 53 кеше, шул исәптән 11 бала, 1941 елның 14 июлендә Казаннан пароход белән Чистай пристанена төшә, аларны аннан атлар белән районга алып кайталар.
1941 елның 30 сентябрендә Куликов ТАССРның Халык комиссарлары советына районга 1722 кеше (724 бала) килүе турында хәбәр итә. 1942 елның 22 гыйнварында эвакуацияләнүчеләр саны 2000 гә җитә, шул исәптә 917 бала. Авыл Советлары аларны гаиләләре белән өйләргә урнаштыралар.
1945 елның маеннан бирле күпме еллар үтсә дә, без һәрвакыт үзебезнең туганнарыбызны, якыннарыбызны, әтиләребезне, абыйларыбызны онытмаячакбыз, алар үз гомерләре бәрабәренә гаиләләрен, якыннарын фашистлар коллыгыннан саклап калганнар, башларын салганнар, җиңү яулап кайтканнар.
Әйе, еллар үткән саен алар мәңгелеккә - бакыйлыкка күчеп баралар. Шуңа да аларга булган игътибар һәм кайгыртуны арттыру, аларны, балаларын лаеклы тормыш белән тәэмин итү - безнең изге бурычыбыз. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев