«Китапханә ул – стеналар түгел, ә сез!»
Үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова – фэнтези, гаилә династияләре һәм «әдәби десант» турында
«Китапханәче һөнәре интернет аркасында үлеп бара» - бу мифны Үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова кире кага.
Гомумроссия китапханәләр көнендә ул яшьләрнең элеккегедән күбрәк укуы, авыл китапханәсенең «Күрше» фестивалендә ничек җиңеп чыгуы һәм кайсы гаиләнең «әдәби десант» исемен йөртүе турында сөйләде. Бу язмадан аена 12 китап алучы укучының феноменаль хәтере турында, һәм ни өчен заманча китапханәче китаплар саклаучыдан фэнтези һәм детективлар дөньялары буенча юл күрсәтүчегә әверелүе турында да белерсез.
- Светлана Вячеславовна, китапханәче бүген – китаплар саклаучымы, әллә мәгълүмат дөньясында юл күрсәтүчеме?
- Китапханәче бүген китап бирүче кеше генә түгел. Бүген ул гаять зур мәгълүмат агымында юл табарга ярдәм итүче, цифрлы грамоталылыкка өйрәтүче, мәдәни һәм мәгариф чаралары оештыручы, аралашу һәм үз-үзеңне үстерү өчен мохит булдыручы белгеч.
- Китапханәләр һәм китапханәче һөнәре интернет аркасында үлеп бара, диләр. Бу мифмы, әллә чынмы?
- Андый имеш-мимешләрне кем таратканын белмим, әмма чынлыкта яшьләр хәзер хәтта күбрәк укый. Әйе, күпләр онлайн-ресурсларны яки интернет-кибетләрдә китаплар сатып алуны өстен күрә – бу китапханәгә баруга караганда уңайлырак, - әмма факт факт булып кала: алар укый. Без китап — тормышның аерылгысыз өлеше булган укучыларыбыз белән горурланабыз.
- Укучылар барыннан да бигрәк нинди китаплар сорый – детективлар, классикамы яки үз-үзеңне үстерү буенча китаплармы? Һәм сезнең системада «Ел укучысы» бармы?
- Фэнтези һәм фантастика, балалар комикслары – берсүзсез лидерлар, алар белән кызыксыну арта бара. Заманча мәхәббәт романнары үз-үзеңне үстерү буенча китапларны кысрыклап, беренче урынга чыкты.
- Үз-үзеңне үстерү һәм шәхси үсеш буенча китаплар – тотрыклы рәвештә яхшы укыла, әмма матур әдәбиятка беренчелекне бирделәр.
- Детективлар һәм триллерлар — элеккечә үк кирәкле, әмма фэнтези һәм романнардан калышалар.
Ә гомумән, укучылар ешрак, әлбәттә, сәнгать жанрларын сайлыйлар. Алар арасында аеруча 1949 елгы Тарбанов Анатолий Иванович аерылып тора. Аны чын китап сөюче дип атарга була: ай саен ул 10 нан 12 гә кадәр әсәр укый һәм, һәр китапның эчтәлеген истә тота, искиткеч хәтергә ия. Нәкъ менә аны «Ел укучысы» дип атарга мөмкин. Китапханәгә әлегә кадәр тулы бер гаиләләр булып килүләре безне бик сөендерә: гаиләдә уку традицияләре дә көчле. Публиковлар гаиләсе вакыт белән сыналган авторларның әсәрләрен рәхәтләнеп укып, классикага өстенлек бирә. Шул ук вакытта Синявиннар гаиләсе поэзия һәм прозада юаныч таба, алардан илһам ала.
Укучыларда кискен сюжет жанрлары да аеруча кызыксыну уята. Мәсәлән, Р. Дәүләтшин һәм И.Җамалиев детективларны бик яраталар.
Р. Әхмәтҗанов үзе өчен тылсымлы илләрне һәм гаҗәеп персонажларны ачып, фэнтези дөньясына чумуны якын итә.
Безнең өчен иң зур бүләк — балаларның китапка тартылуын күрү. Без укучыларыбыз белән туганнарыбыз кебек горурланабыз.
Исемлектә беренче – дус кызлар, күршеләр һәм безнең даими укучыларыбыз Ясминә Шәйхетдинова һәм Аня Симакова. Алар матур әдәбиятны чын бәяләүчеләр –киштәләрдә булган үз яшьләренә туры килерлек бөтен китапны укыдылар бугай! Аннары – апалы-сеңелле Катя һәм Полина Елисеевалар. Кызлар тарихи әдәбият, сугыш турындагы хикәя һәм шигырьләр, шулай ук классик нәфис прозаны бердәй кызыксынып укыйлар.
Һәм, әлбәттә, дүртенче класстан Дима Журавлев. Динозаврлар турындагы энциклопедияләрдән башлап, ул үзе өчен фэнтези дөньясын ачты, һәм хәзер аны китаплардан аерып булмый! Аның әнисе Татьянаның шулай ук укучы икәнен күрү күңелле. Аларның гаиләсендә дүрт бала, һәм алар хәтта кечкенә Машаны да укырга өйрәтәләр. Без аларны ягымлы итеп «безнең әдәби десант» дип атыйбыз.
- Сез үзегез күбрәк нинди китап яратасыз – кәгазьме, әллә электрон китапмы?
- Күбрәк кәгазь китаплар укырга яратам: миңа битләрнең кыштырдавы ошый, һәм алардан күзләр азрак арый (йоклар алдыннан һәм ял иткәндә укыйм). Миндә «Яндекс Книги» кушымтасы да бар (язылуны миңа улым бүләк итте) - көтәргә кирәк булган урыннарда: юлда, чиратта һ.б. бу көтү вакытын кыскартырга һәм аны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә. Мин китаплардан күп нәрсәгә өйрәндем һәм алар заманча дөньяда яшәргә ярдәм итә дип саныйм.
- Соңгы елда үзәк китапханә системасында нәрсәләр үзгәрде?
- Үзәк китапханә «Күрше» кышкы фестивалендә җиңү яулады. «Кар базары: кышкы Яңа Чишмә һөнәрләре һәм тәмнәре» проекты — китапханәнең халыкны җәлеп итү үрнәге. Өч масштаблы чара үткәрү – зур эш кенә түгел, ә районның мәдәни тормышына да зур өлеш кертү.
Чараларның популяр форматлары арасында— «Библиотөн», квест-уеннар, флешмоблар, иҗади очрашулар, сәнгать һәм фотокүргәзмәләр, патриотик акцияләр, шигырь уку марафоннары, «Татарстанда җәй», «Татарстанда кыш» проектларын гамәлгә ашыру кысаларында берничә чара бар. Каникулларда балалар һәм өлкәннәр өчен мәдәни-ял итү чаралары, уеннар, күргәзмәләр һәм фестивальләр оештырыла. Болар барысы да китапханәне барлык яшьтәгеләр өчен заманча белем, аралашу һәм үсеш үзәге итә.
Ел саен безнең китапха-нәләр Татарстанның авыл җирлекләрендәге иң яхшы муниципаль мәдәният учреж-дениеләре һәм аларның хезмәткәрләре арасында акчалата бүләкләү конкурсында катнашалар. Әлеге дәрәҗәле ярышларда елдан-ел уңышка ирешүебез белән горурланабыз. Әйтик, 2026 елда районыбызның үзәк китапханәсе иң яхшы мәдәният учреждениесе булды. Бу җиңү – бөтен коллективның бердәм эше, безнең һөнәргә тугрылыгыбыз һәм китапханәне халык өчен чын тарту үзәге итәргә омтылуыбыз нәтиҗәсе.
- Эшнең яңа форматлары (пенсионерлар өчен компьютер курслары, виртуаль уку заллары) барлыкка килдеме?
- Без модель китапханә төзү буенча конкурста катнашу өчен бер ел диярлек гариза һәм документлар әзерләдек. Җиңү очрагында безнең китапханәне заманча ремонт, яңа җиһазлар, заманча локацияләр һәм җиһазлар көтә. Бу конкурста җиңүгә өметләнәбез – менә безнең төп бурыч.
Модель китапханәсе статусына заявка бирү – ул фондларны һәм тирәлекне яңарту гына түгел, ә халыкның кызыксынуын кире кайтарырлык яңа эш форматлар тәкъдим итү мөмкинлеге. Модель китапханә тарту ноктасына әверелә.
Шулай ук Архангел авыл китапханәсенә «Земство китапханәчесе» программасы буенча вакансиягә конкурс игълан ителде. Әлеге программа буенча эшкә урнашканда компенсация түләү каралган. Без төрле яшьтәге укучылар белән эшләргә, китапханә эшен үстерергә һәм авылның мәдәни тормышында катнашырга әзер булган җаваплы, инициативалы һәм мавыгучан кеше эзлибез.
Безнең авыл китапханәләрендә берничә вакансия ачылды – эшкә энергияле, иҗади, бердәм команданың бер өлеше булырга әзер кешеләрне чакырабыз. Әгәр дә сез үзегездә кешеләр һәм китаплар белән эшләргә теләк тоясыз икән, вакансияләргә җавап бирегез – без сезне көтәбез!
-Совет чорыннан эшли торган озын гомерле хезмәткәрләрегез турында сөйләгез әле. Аларның профессиягә тугрылыгының сере нәрсәдә?
- Безнең китапханәдә чыннан да күптән, 1987 елдан бирле эшли торган хезмәткәрләр бар. Болар – Төхвәтуллина Рәсимә Гариф кызы - үзәк китапханәнең комплектлау бүлеге мөдире, Остолопова Лариса Леонидовна — Волчья авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе, Морозова Таисия Михайловна — Черемухово авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе һәм Низамиева Кадрия Галәветдин кызы – Зирекле авыл китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.
Аларның һөнәргә тугрылыгы китапка мәхәббәт, укучыларга тугрылык һәм традицияләргә хөрмәт белән аңлатыла. Алар үзләренең китапханәләрен белем учагы итеп, бар күңелләрен биреп эшлиләр. Тәҗрибәләре, һәр килүчегә игътибары һәм уңайлы мохит тудыра белүләре нәтиҗәсендә укучылар бирегә кабат-кабат килә. Алар өчен китапханә — эш кенә түгел, ә тормышның бер өлеше, ә аларның хезмәте — яшь белгечләр өчен чын үрнәк.
- Китапханәче көнендә хезмәткәрләрне генә түгел, укучыларны да котлау кабул ителгән. Үзәк китапханә системасы исеменнән сез ниләр теләр идегез?
- Кадерле укучыларыбыз! Без китапларны саклыйбыз, ләкин нәкъ менә сез аларны мәгънә белән тутырасыз. Сез – безнең тарихның төп геройлары. Бу көнне без сезгә үзебезнең автордаш булырга хокук бирәбез: идеяләр тәкъдим итегез, мөмкин булмаганны сорагыз һәм илһам алырга килегез. Китапханә диварлар түгел ул, ул – сез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев