Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көндәлек тормышны бәйрәмгә әйләндерә

Чаллы Башы авылы Мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина Яңа Чишмә районы халкы арасында һәм аннан читтә дә билгеле шәхес. Илсөяр бөтен гомерен мәдәни- агарту эшенә багышлый - 37 ел халык арасында.

- Минем хезмәт кенәгәмдә бер генә язу - Чаллы Башы авылы клубы мөдире. Беренче тапкыр клуб бусагасын атлап кергән көнем бервакытта да хәтердән чыкмый-онытылмый. Әлеге 1981 елның 1 сентябре көнендә бу минем гомерлек эш урыным буласын мин әле белми идем, тик шулай да бу минеке булуын - хезмәт эшчәнлегем шунда үтәчәген шул ук вакытта аңладым.
- Илсөяргә табигать талант биргән, ул сөйкемле, кешеләрне аңлый, аларга ышана һәм алар белән уртак тел таба белә, шуңа да аны һич икеләнүсез якты йолдыз дип әйтергә була, - ди клуб системасы директоры Надежда Зыкова. - Үз таланты һәм энергиясе белән ул башка кешеләр тормышын тагын да яктырак һәм кызыклырак итә.
Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Илсөяр Кыям кызы район һәм республика дәрәҗәсендә байтак Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Аңа Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырыла. Ул районда "Ак калфак" җәмәгать оешмасы җитәкчесе булып тора, халык мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру буенча актив эш алып бара.
Авылда аның ярдәмендә һәм шәхсән үзе катнашында үзешчән сәнгать коллективлары иҗатта үсеш ала һәм уңышка ирешә. Хәзер Чаллы Башы авыл мәдәният йортында 8 иҗат коллективы эшли. Аларның күпчелеге район һәм республика дәрәҗәсендә чыгышлар ясый.
"Заман" халык театры коллективы - "Идел-йорт" төбәкара конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулый, быел ул үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үткән. "Өмет" балалар - яшүсмерләр театр коллективы - һәвәскәр һәм курчак театрлары коллективлары арасында "Иделкәем" конкурсы җиңүчесе. "Талир тәңкә" ветераннар ансамбленә быел 12 ел булган, коллектив әгъзаларының уртача яше - 65. Алар борынгы гореф-гадәтләрне һәм традицияләрне яңарталар, шуңа күрә һәрчак тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителәләр.
5 ел дәвамында АМЙ район үзешчән сәнгать фестивале җиңүчесе күчмә вымпелен нык тота. 2017 елда ул "Авыл җирлеге территориясендә булган иң яхшы мәдәният учреждениесе" дип аталган ТР хөкүмәт грантына ия булган. Шулай ук "Ак каен" Халык бәйрәме проекты белән "РИТЭК" гранты җиңүчеләре дә әле.
- Эшләгән еллар дәверендә байтак кына кызыклы тәкъдимнәр булды, шул исәптә карьера ягыннан да, тик мин үз һөнәремә, кече ватаныма тугры калдым, чөнки үз авылымны һәм анда яшәгән халкымны бик яратам. Илсөяр исемен әти-әнием миңа очраклы гына бирмәгәндер дип уйлыйм, мәгънәсе дә бит "ватаныңны ярату" дигәнне аңлата. Монда, үз авылымда, үземнең бәхетле язмышымны таптым, менә дигән гаиләм бар, әйләнә-тирәмдә искиткеч яхшы кешеләр, мин үзем яраткан һөнәрне сайладым һәм гомеремне дә шуңа багышлыйм, - дип сөйли Илсөяр Кыям кызы.
Көндәлек тормышны бәйрәмгә әйләндерергә омтылучы Илсөяр Кыям кызы иҗатта көчне үзенең кече ватаныннан, авылдашларыннан ала, ә алар исә аның чакыруын һәрвакыт теләп кабул итәләр, төрледән-төрле чараларда катнашалар. Аның шәкертләре дә байтак, әйләнә-тирәсендә һәрчак яшьләр, ә бу мәдәни эшләрдә иң яхшы традицияләрнең яңа буын тарафыннан дәвам иттереләчәгенә нигез булып торачак.
Лариса Федорова.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев