Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коену сезоны җитте – сак булыгыз!

Җәен дә коенмасаң, нинди ял була инде ул? Бигрәк тә эссе көннәрдә салкынча елга, күл  яки диңгез суы магнит күк үзенә тартып тора.

Чумып алу һәм йөзү – бу яхшы, хәтта файдалы да. Тик менә еш кына балалар да, зурлар да онытып җибәрә торган вак-төяк нәрсәләр барысын да харап итәргә мөмкин.
Коры, эссе көннәр торганда халык  сулыкларда коенып ял  итәр  урын эзли, ә андый урыннарның җитешмәве коену өчен яраксыз һәм әлеге максатларда җиһазланмаган акватория участок һәм ярларыннан файдалануга этәрә.  Шундый урыннарда коену, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү җәрәхәтләнүгә (травма), ә кайчакларда , кызганычка каршы, кешеләр үлеменә китерергә мөмкин.
Сулыклар янында ял иткәндә үз гомереңне һәм сәламәтлегеңне саклау өчен берничә гади  генә тыюлар турында истә тоту кирәк:
- кисәтү һәм рөхсәт булмау турында язылган щитлар куелган урыннарда  коенмаска;
- җиһазланмаган, таныш булмаган урыннарда  коенмаска;
- әлеге максатлар өчен яраклаштырылмаган һәм таныш булмаган урыннарда корылмалардан, көймәләрдән суга сикермәскә;
- спиртлы эчемлекләр эчмәскә, исерек килеш суга кермәскә;
- әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда туп  уйнарга, спорт уеннары үткәрергә, шулай ук суда коенучылар артыннан куып шаярырга ярамый;
- ялган тревога  тавышлары бирергә ярамый;
- такта, бүрәнә, ятма борысларда, автомобиль камераларында, һава тутырылган матрацларда йөзмәскә.
 Җәйге чорда ата-аналар  тарафыннан балаларга контрольлек итүне көчәйтергә. Өлкәннәр  балалар белән  суда йөзү һәм саклык чараларын үтәү турында  системалы рәвештә аңлату  эшләре алып барырга, билгеләнмәгән урыннарда балаларның коенуына, балалык шуклыкларына һәм судагы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозуга юл  куймаска тиешләр. Һәм, әлбәттә инде, балаларны сулыклар  янында караучысыз калдырмаска һәм хәтта  су янында бала белән бергә ял иткәндә дә аны күз уңыннан югалтмаска кирәк.
Һәм, әлбәттә, суда куркынычсызлык, җәмәгать тәртибе кагыйдәләрен, табигатьне саклау законнарын бозуга карата  битараф карашта булмау, үзара коткару (булышу), үзара контрольлек итү дә зур әһәмияткә  ия:  һәр  гражданин суда бәлага тарыган  кешегә ярдәм күрсәтергә, кагыйдәләрне һәм законнарны бозучыга кисәтү ясарга тиеш.
Исегезгә төшерәбез!
Сулыклар янында ял иткәндә сак булыгыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!
 Сулыкларда ял итү өчен махсус җиһазландырылган урыннарда гына ял  итегез!
Хөрмәтле ата-аналар! Суда балалар белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, аларны сулыкларга үзләрен генә җибәрмәгез!
Яңа  Чишмә муниципаль районының ЕДДС телефон номеры – 01; 112; 8 - (84348) 2-30-01.
Айгөл КЫЯМОВА, 
ТР  ГТХМ ГО-ның Яңа Чишмә  районы буенча 
әйдәп баручы консультанты      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев