Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Колхоз рәисе Андрей Калинин турында: «Ул безнең бик яхшы хезмәткәребез!», дигән

Ленино авылыннан Андрей Федорович Калинин гомере буе тырышып хезмәт иткән, 7 майда хезмәт һәм тыл ветеранына 90 яшь тула.

Тумышы белән ул Елантау авылыннан. Әтисе вафат булгач, Андрейның әнисе йортны сата һәм кечкенә улы белән бергә әбисе янына Ленинога, ике тәрәзәле кечкенә генә өйгә күчеп килә. Ашарга берни булмый, малай әнисе белән бергә, ә аннары үзе генә тирә-юнь авылларга йөргән. Мәрхәмәтле кешеләр балага йә бер телем икмәк, йә бераз бәрәңге, йә нинди дә булса кием-салым биргәннәр. Мәскәүдә яшәгән Андрейның өлкән абыйсы, гаиләнең ярлы булып яшәвен белгәч, аны үзенә алырга тели. Әмма бу планга сугыш комачаулый, абыйсы фронтка китә. 6 яшендә сабыйны кызганып, олы яшьтәге гаилә үзенә көтүче итеп ала һәм ул биш ел аларның сарыкларын көтә. Эш өчен ике чиләк бодай һәм ике чиләк бәрәңге биргәннәр. Бервакыт танышы аны колхозга эшкә чакыра. Горшководагы урман хуҗалыгына эшкә алуларын (сал агызуга) сорарга үгетли. Ул вакытларда анда урман кискәннәр һәм башта Шушмага агучы Кичуй елгасына, ә аннары Чистайга - Кама елгасына сал агызганнар.

- Андрей начальник янына эш сорап килә, - дип сөйли тормыш иптәше Любовь Александровна ире турында сүзне башлап. – Аның рәтле киеме дә булмый, чабатасы гына.  Начальник исә «Көне буе яланаяк ничек эшләрсең соң? Суда чабаталарың таралачак. Әлегә ике атна ял ит, аннары килерсең, дигән». Андрей билгеләнгән вакытка килә. Һәм алар акча да язганнар, костюм, күлмәк, итек тә сатып алганнар икән. Аны киендереп, эшкә алганнар».

Җитәкче 12 яшьлек яшүсмерне кызгана, эшли башлагач тегесе дә сынатмый - бик яхшы хезмәткәр булып чыга. Атналар буе, кайчакта айлар буе, эшчеләр баракта яши: урман кисәләр, агачларны елгага төшерәләр. Эш авыр булса да ашханәдә туйганчы ашаталар.

Җиде ел шул эштә эшли. Өйләнгәч, яшь хатынын да әбисенең өенә алып кайта. Бервакыт яхшы эшләгәне өчен ике яңа бура белән бүләкләгәч, шатлыкның чиге булмый. Ир-атлар белән шушы йортны төзеп бетерәләр. Балалары тугач, әти кеше гаиләгә якынрак булу өчен, Ленинога механизатор булып эшкә күчә. Башта сабанчы була, аннан соң күршесе тракторчы аны тракторда эшләргә өйрәтә. Хезмәт сөючән Андрей җир сөрә, көндез дә, төнлә дә ялсыз чәчү чәчә. Колхоз рәисе аның турында: «безнең бик яхшы хезмәткәребез!», дигән.

«Пенсиядә иде инде, ә чәчү эшләре башлангач янә аның артыннан килгәннәр: «Андрей абый, әйдә инде, синнән башка булмый бит», дип ярдәм итүен сораганнар. Чөнки ул техниканы яхшы белә иде, үзлегеннән өйрәнде», - ди хатыны.

Андрей Федоровичны 1970 елда фидакарь хезмәте өчен В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан медаль белән бүләкләгәннәр, башка хезмәт бүләкләре дә бар.

Сал агызудан башлап аның гомуми хезмәт стажы (пенсиядән соң дүрт ел эшләгән) 50 елга якын. Бик яшьли эшләргә туры килү сәбәпле, мәктәптә уку насыйп булмый аңа.

Соңгы елларда пенсия алдыннан фургонда ашлык ташыган. Көн саен авыр капчыклар күтәрү, аларны бит тутырырга, төяргә, бушатырга да кирәк әле. Кояш баегач кына өйгә кайткан һәм, алай гына да түгел, күршеләренә дә ярдәм иткән.

«Бара шулай, урамда ике-өч кеше - күршеләр очрый. Аны урманга - утынга барырга чакыра иделәр, дип сөйли хатыны. – Безнең үзебездә дә эш җитәрлек, дим. Ярар инде, Люба, булышсын инде», диләр.

Кызы Татьяна әтисенең гел эштә булуын сөйли, шуңа күрә кызларның барысы да (бишәү) ир-атлар эшен башкарган: бакча казыйлар, утын кисәләр һәм яралар. «Без киткәч, ул үзе бу эшләргә алынды инде. Бар эшкә дә оста булды», - дип искә ала ул.

Андрей Федорович табигате буенча бик аз сүзле кеше. Ә каты авыру кичергәннән соң, бөтенләй сөйләшми диярлек, өстәвенә, начар күрә һәм начар ишетә, гәрчә барысын да аңласа да. 86 яшендә үзен яхшы хис иткән, өйдә, бакчада эшли, кибеткә йөри, тик дүрт ел элек булган операциядән соң туганнары тәрбиясеннән башка булмый. Татьяна шуннан соң Ленинодан әти-әнисен Чаллыга алып китүе һәм сеңелләре белән аны каравы турында сөйләде.

 Андрей Федорович балалары һәм хатыны ярдәмендә бу авыр чорны узган. Ике ел элек Татьяна ире Илья белән пенсиягә чыгып, әти-әнисе белән иренең авылына - Әдәмсәгә күчеп кайталар, шунда яңа йортны төзеп бетерәләр. Андрей Федоровичны бик яхшы карыйлар. «Кияве Илья аңа үз улы кебек: мунчага күтәреп бара, юындыра, - ди Любовь Александровна, - аны барысы да карый: балалар да, оныклар да».

«Февраль аенда хәле авырайгач, өч атна буе табиб килде, ФАПның шәфкать туташы уколлар ясады, - ди Татьяна. - Безнең авылдашыбыз, РҮХ табибы Александр Шишкин, ул безнең дустыбыз һәм туганыбыз, айга бер тапкыр килә һәм кирәкле табиб манипуляцияләре ясый». Дәвалау һәм тиешенчә карау аркасында Андрей Федорович үзен яхшы хис итә һәм тотынып кына булса да, әкренләп йөри башлаган.

Юбилейга Чистай, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче кызларын: Валентина, Галина, Анна һәм Марияне (гаиләләре белән) көтәләр. Сүз уңаенда, алар әти-әнисе янына еш кайталар, Татьянага булышалар. «Без балаларыбыздан, оныклардан бик канәгать, - ди әби, - әйбәтләр, кайгыртучаннар. Безнең инде 12 оныкчыгыбыз бар». Татьяна һәм Ильяның кунакчыл йорты бик иркен, юбилей көнендә бөтен зур гаиләгә урын булачак.

Без Андрей Федоровичны 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Мондый юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә шушы яшькә җитү насыйп булмый. Сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якын кешеләр үзләренең кайгыртучанлыклары һәм игътибары белән куандырып торсын иде, дип телибез. Һәр көн шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X