Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Конференциягә делегат сайланган

Яңа Чишмәдә төбәкара сәяси совет әгъзасы Светлана Дитарова катнашында “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең 31 нче конференциясенең 1 нче этабы булып узды.Конференциядә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашуга һәм район

территориясендә милли проектларны тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде. Сәяси контрольнең максаты булып милли проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм, нәтиҗә буларак, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм иминлеген тәэмин итү тора.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәкара бүлегенең 30 нчы конференциясенә делегат итеп бертавыштан партиянең җирле бүлеге секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов сайланды.
Аннары делегатлар җирле контроль комиссиясе турындагы кагыйдәнамәне (положение) расладылар. Партиянең җирле бүлегенең 31 нче конференциясенең икенче этабы 2019 елның октябрендә үтәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев