Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне кичектереләчәк
Илнең төп законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен башка көн билгеләнәчәк.
Россия Президенты Владимир Путин яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көне кичектереләчәк диде, дип хәбәр итә «Татар-информ”.
Илнең төп документына төзәтмәләр кертү планлаштырыла. Үзгәрешләр балалар һәм гаилә кыйммәтләренә, социаль гарантияләргә, һәркем алырлык һәм сыйфатлы медицина мәсьәләләренә кагылачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев