Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус инфекциясенең балаларда иң еш очрый торган билгеләре

Роспотребнадзор белгече 18 яшькә кадәрге пациентларда нинди симптомнар булырга мөмкинлеге турында сөйләде

Балаларда коронавирусның иң еш билгеләре - температура һәм ютәл, кайбер COVID-19 белән авыраучы балаларда респиратор йогышларының башка симптомнары булмаса да, ашказаны белән бәйле проблемалар күзәтелә, дип сөйләде РИА Новости агетлыгына Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни үзәге директорының фәнни эш буенча урынбасары Александр Горелов.

Ашказаны - эчәклек тракты белән бәйле проблемалар авырган балаларның бары тик  ике процентында гына очрый, дип билгеләп үтте Александр Горелов. Ис сизмәү - характерлы симптом түгел. Кечкенә балаларда бу симптомның бармы - юкмы икәнлеген аңлавы авыр, чөнки алар моны үзләре аңлата алмый, дип өстәде Горелов.

Американың CDC медицина регуляторы хәбәр иткәнчә, коронавирус вакытында балаларда сирәк, әмма авыр өзлегү — балалар системалы ялкынсыну синдромы, яки Кавасаки синдромы күзәтелә. Ул балаларда температура күтәрелүгә, тәннәрендә тимгелләр чыгуга китерергә мөмкин. Шулай ук бала эч авыртуга зарланырга һәм косарга мөмкин.

Синдром вакытында күзәтелә торган симптомнар арасында шулай ук кызып китүчәнлек, сүлпәнлек, эч китү, конъюнктивит, муенда лимфа төеннәренең зураюы, иреннәр ярылу һәм тел кызару, кул һәм аяк табанының шешүе дә очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев