Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коронавирус куркынычы янау сәбәпле без Яңа Чишмә районы халкының үз-үзеңне изоляцияләүдә булган саклык чараларын үтәүләре белән кызыксындык

Без район үзәге, район авылларында яшәүче халыкка шалтыратып, ил буенча игълан ителгән эш атнасы булмаган көннәрдә ни белән шөгыльләнүләре белән кызыксындык. Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, үз-үзеңне изоляцияләүдә булган саклык чараларын үтиләрме?

Ләлә Усманова, Шахмай авылы. Безнең авылда өйдән берәү дә чыкмый диярлек-барысы да үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти, бигрәк тә өлкәннәр. Гаиләгә азык-төлек алу өчен кибеткә мин барам, чөнки өйдә балалар һәм әби. Моннан тыш, мин волонтер булып торам һәм күрше әбиләргә дә азык-төлек сатып алам. Авыл Советында миңа бу хакта белешмә һәм авыл буйлап йөрүгә рөхсәт бирделәр. Кибеткә кергәндә, һичшиксез, саклагыч битлек киям.
Рәис Сөниев, Яңа Чишмә. Безнең оешма хезмәткәрләре эш атнасы булмаган көннәрдә үз вазифаларын башкаралар, шул исәптән мин дә. Эштән тыш, битлек киеп кибеткә генә чыгам.
Румия, 33 яшь, Яңа Чишмә. Гомумән, мин мәктәптә эшлим, әмма эшләми торган атна вакытында ике һәм дүрт яшьлек ике кечкенә бала белән өйдә утырам, балалар бакчасына йөртмибез. Шуңа күрә күңелсезләнергә туры килми. Азык-төлекне ирем, яки эштән кайтканда әни сатып ала.
Татьяна, 61 яшь, Яңа Чишмә. Өйдә утырабыз, беркая да чыкмыйбыз, өй эшләре белән шөгыльләнәбез. Кибеткә дәипи өчен якын-тирәдәгесенә генә чыгам. Киңәш ителгәнчә, гигиена кагыйдәләрен үтибез – сабын белән кулларны ешрак һәм яхшылап юабыз, бүлмәләрне җилләтәбез. Менә битлекләребез генә юк, чөнки даруханәләрдә дә алар юк.
Надежда, студентка, Яңа Чишмә. 17 марттан безнең вуз, Казанның барлык вузлары кебек үк, карантинга ябылды. Читтән торып укыйбыз. Онлайн-лекцияләр үтә, «өй эшләрен» күп бирәләр. Биремнәрне үтибез һәм e-mail буенча тикшерү өчен укытучыга җибәрәбез.
Васил Вәлиуллин, укытучы, Акбүре авылы. Бүген без, Акбүре мәктәбе укытучылары, авыл Советына махсус пропусклар алу өчен бардык, урамнарда кешеләр бик аз. Барлык коллегалар да саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киеп килделәр. Авыл җирлеге башлыгы безгә карантин вакытында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, өстәвенә барлык сигез укытучы да волонтер булып тора, һәрберсе авылдагы өлкән кешегә беркетелгән. Үз-үзеңне изоляцияләү режимында торып, шәхсән үзем карантин аркасында укымаучы студент улым белән өйдә, корылмаларга зур булмаган ремонт ясадык. Әлбәттә, кибеткә чыксаң да, даруга барсаң да, һәр кеше битлек һәм перчаткалар, антисептиклар кулланырга тиеш.  
Вәлиҗан Мөхсинов, пенсионер, Яңа Чишмә. 17 апрельдә без, Яңа Чишмә ЭЭМ бүлеге ветераннары Эчке эшләр бүлеге ветераны көнен бәйрәмчә билгеләп үтәргә теләдек. Тик карантин булу сәбәпле үземнең элеккеге хезмәттәшләремне телефон аша гына котлыйм. Өйдән чыкмаска тырышам. Кичә байтак кына азык-төлек сатып алдым, бу бер атнага җитәчәк. Ипигә генә йөрим. Өйдә, бакчада, ишегалдында язгы өмәләр оештырабыз. Кибеткә, даруханәгә барсам, саклагыч битлек киям. Без, ЭЭМ ветераннары, башкаларга әлеге саклану чараларын үтәгәндә үрнәк булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев