Коронавирусның яңа дулкынын кайчан көтәргә?
Яллар узды, чир китмәде. Россия коронавирусның «омикрон» штаммы аркасында яңадан авыру өермәсендә калмагае. Чит илләрдәге хәлләр бездә кабатланмасынга әзерлек өчен тагын ике атна вакыт бар. Бу җәһәттән Россия, аерым алганда Татарстан нәрсә эшләргә җыена?
«Киеренкелек саклана»
Россия коронавирусның яңа дулкыны алдында тора. Ил башлыгы Владимир Путин, әзерлек өчен ике атна вакыт бар, дип белдерде. Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуда вазгыятьнең иң начар борылышына әзер булырга кирәклеге турында кисәтте.
– Коронавирус безне дә, бөтен дөньяны да тынычлыкта калдырмый. Күренеп тора: киеренкелек саклана, вазгыять бик катлаулы. Бәйрәмнәр күп булды, кешеләр аралашты, болар барысы да эпидемиологик хәлгә тәэсир итми калмас, – диде дәүләт җитәкчесе.
Вице-премьер Татьяна Голикова Президент сүзләрен сан теленә күчерде. Ил күләмендә коронавируска каршы күмәк иммунитет дәрәҗәсе 63,2 процентка җиткән икән. Шул ук вакытта бу күрсәткеч Россиянең 12 төбәгендә шактый кимегән. Бу инде Яңа ел ялларына да, 6 ай элек вакцина ясаткан кешеләрнең кабат прививка кадатмавына да бәйле. «Аңлашыла: чирләүчеләрнең артуыннан котылып булмаячак», – дип кисәтте Татьяна Голикова.
Шомлы саннар янында өмет уятырдайлары да юк түгел. Вице-премьер чыгышыннан аңлашылганча, 2021 елның декабрь аенда үлүчеләр саны, ноябрь ае белән чагыштырганда, 16,4 процентка кимегән. 2020 ел декабре белән чагыштырсаң – 11,6 процентка. Гыйнвар башында үлүчеләр саны, былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 24,5 процентка азрак икән.
Хөкүмәт әгъзалары, вазгыятькә бәйле рәвештә өстәмә чаралар күрергә кирәклеген аңлап, тәкъдимнәр әзерли. Владимир Путинга аларны атна ахырына кадәр күрсәтергә җыеналар.
Россия Президенты хастаханәләрне һәм сәнәгать тармагын «омикрон» таралуга мөмкин булганча әзерләнергә чакырды. Фармацевтика, кислород битлекләрен һәм шәхси саклану чараларын җитештерү юнәлешенә аеруча кагыла бу. Шул ук вакытта коронавируска каршы тест тапшыру һәм вакцина ясатуны да арттыру сорала.
«Авыручылар артачак»
«Омикрон» штаммы чир йоктыручылар санын 4 мәртәбә арттырачак. Оператив штабның «туры эфир»ы вакытында Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шул хакта белдерде. Әлегә республикада инфекциянең яңа төрен йоктырган кешеләр юк. Шулай да бу тынычланырга сәбәп түгел. Бары тик вакыты гына җитмәгән әле.
– Коронавирус инфекциясенең авырлыклары безгә кагылмасын дип, вакцина ясаттык. Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге прививка кадатырга карар кылды. Әлбәттә, бик зур иммунитетка ирешә алмабыз. Моннан тыш, «омикрон»ның төбәкләргә үтеп керүенә бәйле рәвештә авыручыларның дүрт тапкыр артуы көтелә, – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Штаммы яңа булса да, саклану чаралары үзгәрешсез кала. Вакцина ясатуга аерым игътибар бирергә кирәк.
– «Тагын авыру көтелә икән, ни өчен вакцина ясаттык соң?» дигән сораулар еш килә штабка. Халык вакцина ясаткан һәм күмәк иммунитетка ирешкән икән, чир булса да, ул җиңелрәк узачак. Бу бөтен дөнья буенча шулай, – дип аңлатты Ләйлә Фазлыева.
Сүз уңаеннан, Татарстанда барлыгы 2 306 478 кешегә вакцина ясалган. Шуларның 1 866 321е вакцинаның икенче дозасын алган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы да хәзер прививка кадату өчен уңай вакыт дип искәртә. Министрның беренче урынбасары Альмир Абашев сүзләренчә, чирләүчеләр саны кискен артканчы, халык чарасын күрсен – вакцина ясатсын иде. Бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләргә кагыла бу. Альмир Абашев әйтүенчә, күмәк иммунитетка ирешү өчен чама белән тагын 5 процент җитми.
Тармак «омикрон»га да әзерләнә. Альмир Абашев әйтүенчә, галимнәр мәгълүматларына караганда, «омикрон» авыруның кискен формаларына китермәячәк, әмма төп авырлык сырхауханә хезмәткәрләренә төшмәгәе.
– Амбулатория-сырхауханә тармагы әзерлек алып бара. Чирләүчеләр саны артса, медицина юнәлешендә белем бирүче уку йортларыннан 700ләп ординаторны республика сырхауханәләренә җибәрәчәкләр. Алар чир белән көрәштә үз өлешен кертәчәк, – диде министр урынбасары.
Нәрсә көтәргә?
Тулысынча чикләнергә, ягъни локдаунны көтәргәме соң? Бу сорауга фаразлар гына бар. Әйтик, Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Дмитрий Хубезов әйтүенчә, «омикрон» аркасында локдаун игълан ителмәс. Хәер, билгеле бер чикләүләр кертү ихтималы бар.
Россиянең элеккеге баш санитар табибы Геннадий Онищенко исә инде хәзердән үк читтән торып эшләүгә күчәргә кирәк дигән фикердә.
– Эш бирүчеләр моны берни дә көтмичә эшләргә кирәклеген аңларга тиеш. Бу бит әле локдаун дигән сүз түгел, – ди ул. – Эш бирүчеләр аз гына чирләп торган хезмәткәрләренең хәленә керергә тиеш. Андыйларга өйдә калу кирәк.
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
Чулпан Гарифуллина
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1500
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1400
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.1900
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.2700
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.1900
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3300
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5900
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.4900
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5200
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7500
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7500
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бараБыел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3000
-
23 май 2022 - 17:4121 майда Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм иткәннәр Бәйрәм программасында «Илаһи моң» дип исемләнгән республика фестиваль-конкурсы да узган.25200
-
23 май 2022 - 16:46«Татарстанның нәни гүзәле - 2022» республика конкурсының финалына чыгучы Яңа Чишмә кызы Казанда ике номинациядә җиңү яулаган Архангел Бистәсеннән Александра Петрова «Мисс юная леди» һәм «Мисс зрительских симпатий» титулларына лаек булган.22800
-
25 май 2022 - 08:4924 майда Яңа Чишмә урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж) Тантаналы линейкага традиция буенча барлык мәктәп укучылары җыелды, әти-әниләр һәм башка кунаклар да килде.16000
-
23 май 2022 - 17:35Милютина Полина һәм Вәгыйзов Әнвәр АгроНТИ конкурсында җиңүче булганнар Аларны конкурсның чираттагы этабына чакырганнар.15300
-
23 май 2022 - 17:3220 майда Яңа Чишмә районында «Тоннель» операциясе үткәрелгән Операция барышында 8 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган.15200
-
23 май 2022 - 17:29Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы балаларны халыклар мәдәнияте белән таныштыра (анонс) «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы үз битләрендә Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклауга багышланган проектны тормышка ашыра.11800
-
24 май 2022 - 17:30Яңа Чишмә башлангыч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады Быел мәктәп белән 43 дүртенче сыйныф укучысы хушлаша.10600
-
23 май 2022 - 16:55Суыксу елгасы юлын чистарту эшләре бара Яңа Чишмәдә республика программасы буенча, «Экология» милли проекты кысаларында Суыксу елгасы үзәнен чистарту башланды.10100
-
24 май 2022 - 21:18Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләренә эшне активлаштырырга кирәк Район мәдәният хезмәткәрләре агымдагы елның 4 ае эшенә йомгак ясады. Яңа Чишмә РМЙда киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.10000
-
23 май 2022 - 16:53Районда ике яңа медпункт төзеләчәк Екатерина Бистәсендә һәм Красный Октябрь поселогында фельдшер-акушерлык пунктлары (ФАП) төзелә башлады.9500
-
25 май 2022 - 10:52Банк карталарын һәм металл урлыйлар Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 26 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.7500
-
25 май 2022 - 12:43Чәчүдә дүртенче атна лидерлары билгеләнгән Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.7500
-
25 май 2022 - 15:44Мәктәп белән хушлашу Шахмай урта мәктәбенең алты чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.7100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.5900
-
25 май 2022 - 13:03Бүгенгә һава торышы: 16 градуска кадәр җылы һәм яңгырлы булачак Бүген, 25 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, әмма җылырак булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.5200
-
25 май 2022 - 13:09Алма серкәсе буыннарны дәвалый, токсиннарны чыгара Алма серкәсе — буыннар авыртуга каршы менә дигән дәвалау чарасы. Аны башка төрле дә кулланып була. Ул көчле антиоксидант буларак, организмны токсиннардан чистартырга ярдәм итә.4900
-
26 май 2022 - 10:30Якташыбыз Булат Мусин Россия чемпионы булган 24 һәм 25 майда Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узган.3300
-
26 май 2022 - 11:33Яңа Чишмәдә республика программаларын тормышка ашыру бара Быел Яңа Чишмә районында социаль объектлар, торак, иҗтимагый киңлекләр, юллар һәм башкаларны төзү, капиталь ремонтлау буенча 20дән артык республика программасы гамәлгә ашырыла. Бу максатларга 200 млн. сумнан артык акча сарыф ителәчәк.3000
-
26 май 2022 - 11:46Яңа Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар кайчан һәм кайда дәүләт имтиханнарын тапшырачаклар Бу уку елында мәктәпләрдә 11 сыйныфны 52, ә 9 сыйныфны 125 укучы тәмамлый.2700
-
26 май 2022 - 11:38Яңа Чишмә районының финанс-бюджет палатасында яңа билгеләнү Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары белән районның финанс-бюджет палатасы рәисе итеп Наталья Александровна ЗАВАЛИШИНА билгеләнгән.1900
-
26 май 2022 - 11:5930 майда - район Советы утырышы 2022 елның 30 маенда Яңа Чишмә муниципаль район Советының 23 нче утырышы булачак.1900
-
26 май 2022 - 12:29«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.1500
-
26 май 2022 - 12:23Эшләмәүче пенсионерларның акчалары артачак Россия Президенты Владимир Путин эшләмәүче өлкәннәр өчен пенсияләрне 2022 елның июненнән 10 процентка арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.1400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика