Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршы профилактика турында

Коррупцион рискларны ничек киметергә һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалауны ничек тагын да нәтиҗәлерәк итәргә?

Күптән түгел район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге коррупциягә каршылык күрсәтү буенча район комиссиясе әгъзалары чираттагы утырышта әлеге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Муниципаль сатып алулар системасында муниципаль структураларның һәм бизнесның ни дәрәҗәдә үтә күренмәле һәм ачык хезмәттәшлек итүе, бюджет акчаларыннан нәтиҗәле файдалану турында муниципаль заказ бүлеге начальнигы Анастасия Митько сөйләде.

Торак йортларны һәм белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында коррупцион күренешләрне кисәтү буенча эш ничек оештырылуы хакында, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ренат Габетдинов хәбәр итте.    

Ул билгеләп үткәнчә, ремонт үткәрү өчен генераль подрядчы оешманы сайлау, ачык аукцион үткәрү юлы белән билгеләнә. Төзелеш эшләре барышын ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе кураторы контрольдә тота.

2020 елның 9 ай нәтиҗәләре буенча милеккә һәм арендага җир кишәрлекләре бирү һәм муниципаль милекне куллануны контрольдә тоту турында район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова җиткерде.

Вячеслав Козлов игътибарны җир кишәрлеге бирү буенча бәхәсле хәл булган очракта, халык белән ачык тыңлаулар үткәрү кирәклегенә юнәлтте.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе үз чыгышында Яңа Чишмә районының рәсми аккаунтына язылучылар арасында социологик сораштыру нәтиҗәләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев