Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршы закон бозылган

Яңа Чишмә районы прокуратурасы инициативасы буенча 2019 елда суд коррупциягә каршы законнарны бозган өчен предприятиегә штраф салды.


Район прокуратурасы коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. 2018 елның сентябрендә муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәренең «Яңа Чишмә ТКХ» муниципаль унитар предприятиесенә эшкә урнашуы ачыкланган. Закон буенча эш бирүче дәүләт яисә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләгән граждан белән хезмәт килешүе төзегәндә, дәүләт яисә муниципаль хезмәттән азат ителгәннән соң ике ел дәвамында әлеге шартнамәне ун көн эчендә дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең соңгы хезмәт урыны буенча яллаучыга (эш бирүчегә) аның вәкиленә төзү турында хәбәр итәргә тиеш. Әмма элеккеге эш бирүчегә элеккеге хезмәткәрне эшкә урнаштыру турында хәбәр ителмәгән.  Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура «Яңа Чишмә ТКХ» МУП га карата РФ КоАП 19.29 маддәсендә каралган административ хокук бозу турында эш кузгатты.
«Яңа Чишмә ТКХ» МУП суд карары белән административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 мең сум штраф билгеләнде.
Карар законлы көченә керде.

 

Ленар Мисбахов (88-43-48) 222-43 89274051430

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев