Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Коррупциягә каршылык күрсәтү буенча эш турында

Ел саен 9 декабрьдә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан 2019 елгы хисап чорында коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуның 42 очрагы ачыкланды. Ачыкланган хокук бозулар буенча 17 протест китерелде, закон бозуларны бетерү турында 18 күрсәтмә кертелде, аларны карау буенча 10 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, РФ КоАП 19.29 маддәсе буенча административ җаваплылыкка вазыйфаи һәм юридик зат тартылды(штраф суммасы 70 мең сум тәшкил итте).
Район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат биргәндә тәртип бозулар, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланды. Аерым алганда, район прокуратурасы милекне сатудан алынган табышларны яшерүне, шулай ук күчмә милекне мәгълүматта чагылдырмау очракларын ачыклады.  
«Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Федераль законны үтәү йөзеннән 600 дән артык проект һәм норматив-хокукый акт тикшерелде.
Шулай ук район прокуратурасы тарафыннан 2019 елда коррупцион юнәлештәге җинаять эше буенча дәүләт гаепләве хупланды. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать суды тарафыннан гр. Г. җинаять кылуда гаепле дип танылды (РФ ҖК ның 291.2 маддәсе 1 өлеше, 30 маддәсе 3 өлеше буенча).
Ул Россия ЭЭМнең Яңа чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәренә үзен җаваплылыкка тарттырмас өчен (РФ КоАП ның 11.233 маддәсе 1 өлеше буенча) 500 сум күләмендә ришвәт бирергә теләгән. Суд карары белән аңа 10000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнде.

Ленар Мисбахов,
район прокуроры
урынбасары, юстиция киңәшчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев