Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Котлаулар алыштылар

6 мартта сәмумчылар скайп аша әти-әниләре белән аралаштылар. Бу чираттагы очрашу 8 март алдыннан узды һәм егетләр әниләренең күзләренә карап, аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый алдылар. Видеоэлемтә бер сәгатьтән артык дәвам итте, тик шул вакыт эчендә һәрбер диңгезче егет күзгә -күз карап әти-әниләре белән аралаша, "Сәмум" кораблендәге хезмәтләре турында...

6 мартта сәмумчылар скайп аша әти-әниләре белән аралаштылар.
Бу чираттагы очрашу 8 март алдыннан узды һәм егетләр әниләренең күзләренә карап, аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый алдылар. Видеоэлемтә бер сәгатьтән артык дәвам итте, тик шул вакыт эчендә һәрбер диңгезче егет күзгә -күз карап әти-әниләре белән аралаша, "Сәмум" кораблендәге хезмәтләре турында сөйли алды.
Диңгезчеләрнең әти- әниләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк корабль экипажын корабльнең тууына 15 ел тулу белән котладылар. Бу дата 14 мартта Кырым язын бәйрәм итү кысаларында (ул исә 16 марттан 22 сенә чаклы уза) билгеләп үтеләчәк. Районнан сәмумчыларны туган көннәре белән котлап инде бүләк җибәрелгән, корабль командиры моның өчен яңачишмәлеләргә олы рәхмәтен җиткерде һәм барлык егетләр дә хезмәттә үзләрен бары уңай яктан таныттылар, алар дус-тату, актив, җаваплы, өметле, ышанычлы, хезмәттәшләренә үрнәк күрсәтәләр, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев