Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ковид-хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы: «Әзмәвердәй ир-атларны биш көндә алып китә»

Шәфкать туташы Алсу Гәрәева «Интертат»ка сөйләгәннәрдән ковид-хастаханәләрдәге хәлләрнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлап була.

Кышын баланың үпкәсе ялкынсынып, Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә ятарга туры килгән иде. Балалар бүлегендә урын булмагач, ковид белән авыручы өлкәннәр бүлегенә салып куйдылар. Курка-курка, битлекләргә төренеп биш көн ятканнан соң, палатадагы 3 бала һәм 3 әнигә анда да урын бетте. Безне өйгә кайтарып җибәрделәр. «Коронавирус йоктырган авыр хәлдәге пациентлар күп, койкалар җитми. Ә сезнең динамикада алга китеш күзәтелә», — дип кенә аңлаттылар.

Башка вакыт булса, тиз чыгып сызганга сөенер генә идем. Үпкәдәге ике яклы пневмония, кызганычка каршы, биш көн антибиотик кадап кына дәваланмый шул. Баланы алып түләүле табибларга чабарга, яңа күрсәтмәләр буенча дәвалау курсын өйдә алып бетерергә туры килде. Чаллының 5 нче, инде ул вакытта ук ковид белән авыручылар ята торган хастаханәсендә эшләүче Алсу Гәрәева (исеме үзгәртелде) белән нәкъ шул вакытта танышкан идек. Күрше йортта гына яшәп ята икән. Шифалы куллы, тәмле телле Алсу 3 яшьлек улыма җайлап-майлап тагын биш көн уколлар ясады.

Якын яшәсәк тә, аның белән кабат күрешкәнебез булмаган икән. Ә бүген Алсу белән кибеттә кара-каршы очраштык. Тавышыннан танып алдым үзен.

Башка вакытта бер шаян сүзен кыстырмыйча калмый торган Алсуның бер дә кәефе юк иде. Бу аның ковид-хастаханәдәге эше белән бәйле булып чыкты.

«Ардык без, Гөлназ, рухи яктан да, физик яктан да…. Һөнәри яну дигән төшенчә бар бит әле. Мин моны хәзер бик яхшы аңлыйм. Чөнки хәзер безнең күбебездә шул халәт», — дип башлады ул сүзен.

"Без, шәфкать туташлары, бер тәүлек эшләп, бер тәүлек ял итәбез. Шул тәүлек эчендә нәрсә генә күрмибез! Саклагыч киемнәргә дә ияләнә башладык, сүзем ул турыда түгел. Ковидның яңа дулкыны шулхәтле агрессив, куркыныч булып килде. Кешеләр күз каршыбызда сула, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз. Үлем очраклары бик-бик күп. Беренче-икенче дулкын вакытында кеше үлсә, бик кайгырыша идек. Бу берничек тә булырга тиеш түгел иде дип кабул иттек. Ә хәзер алай түгел. Кеше дәвалана, алга китеш тә күзәтелә, әмма ул кисәк кенә вафат була. Күбесенең тромб ычкына яки йөрәк кан тамыры авырулары көчәя. Кемнеңдер бөерләре чыдамый.

Беренче-икенче дулкын вакытында хроник авырулары булган кешеләр күп иде. Ә хәзер сау-сәламәт, әле кичә йөгереп йөргән кешеләр кереп ята. Әзмәвердәй ир-атларны ега да, арабыздан алып китә.

Коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн арта бара. Коронавирусның беренче дулкынында яңа авыруларны көнаралаш китерәләр иде. Йогышлы авырулар хастаханәсе безгә билгеле бер лимит биреп барды. Мәсәлән, 18 койка икән, алар 16 авыру бирә, икесе запаста кала. Ә хәзер 20 койка буш икән, 25 кеше җибәрәләр. Коридорда караватлар куйдылар. Палаталарда 6 койка иде, уртага тагын берне куеп, җиде урынлыга әйләндерделәр.

Үлүчеләр арасында яшьләр дә бар. Шушы арада гына да 1987 елгы бер полиция хезмәткәре китеп барды. Үземнең иремнең хезмәттәше койкага да сыймый торган зур, сау-сәламәт ир-ат иде. Мәңге бирешер дип уйламаган идек. Аны чир биш көн эчендә алып китте.

Кайнанамның дус кызы 45 яшендә күз алдымда вафат булды. Башта 40 көн йогышлы авырулар хастаханәсендә ятты, кабат безгә күчерделәр. Үпкәсенә су җыелып, ковид башка органнарына да зыян салып, бик тилмереп үлде.

Вакцина мәсьәләсенә килгәндә, халык аны куркып түгел, ә баш күтәрәсе килгәнгә ясатмый (бу вакытта мәҗбүри вакцинация кертелмәгән иде әле). Ә чынлыкта хастаханәдә ковид белән ятучыларның бик кечкенә проценты гына прививка алган кешеләр. Әле алары да прививка куйдырдык дип ялган белешмә алмадылармы икән дип тә шикләнәм.

Без, медицина хезмәткәрләре, инде 30 майга кадәр бөтенебез дә вакцина куйдырып бетердек. Махсус безнең өчен квота белән "Спутник лайт" дигәне кайтарылган иде, әмма ул барыбызга да җитеп бетмәде.

Күз каршыбызда берничә хезмәттәшебезне дә алып китте бит бу явыз авыру. Узган ел бер табибыбызны, ике шәфкать туташын югалттык. Коронавирус белән авырганнан соң кайбер органнарына каты зыян килеп, әлегәчә өйдә дәваланучы медиклар да бар.

Ковидны җиңеп, өйгә чыккан кешеләргә дә әле күпме дәваланырга туры килә. Организмга хәл кертү өчен төрле витаминнар, дарулар кирәк. Кемнәргәдер хәтта кислород маскасы белән сулауны дәвам итәргә кушалар. Ә аларның бәяләре! Аны уртача хезмәт хакына эшләүче кеше күтәрә алмаска да мөмкин.

Минем әйләнә-тирәмдә «коронавирус — миф» дип яшәүчеләр әле дә бар. Табибларга ышанмыйлар, безгә хөрмәт юк хәзер.

Кешеләрнең безгә ышанмауларына әрним. Кабат икенче яклап уйлап куям: әгәр миңа бу коточкыч әйберләрне башка берәү сөйләсә, үзем анда эшләмәсәм, бәлки мин дә ышанмас идем. Үзләре бу чир белән күзгә-күз очрашмаган, якыннарын югалтмаганнарга аңлавы кыендыр.

Гаиләләребезгә бөтенләй игътибар юк. Былтыр пандемия башлангач, мин балаларны 20 мартта авылга кайтарган идем, 26 август көнне кире алып килдем. Күпмедер вакыт өйгә кайтмыйча, кунакханәләрдә яшәргә туры килде. Хәзер алай гаиләдән аермасалар да, шул эштәге хис-кичерешләр белән өйгә кайтабыз бит. Вакыт-вакыт утырып елыйсым килә», — дип сөйләде шәфкать туташы.

Автор: Гөлназ Хәбибуллина

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X