Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КОЗЛОВ Владимир Викторович

2012 елның 23 августында 62 нче яшендә эре фермер хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Викторович Козловның фаҗигале төстә гомере өзелде.

В.В. Козлов 1951 елның 1 мартында Яңа Чишмә авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген ХХ партсъезд исемендәге колхозда шофер булып башлый. Түбән Камага күченгәч, шофердан АТХ начальнигы булып күтәрелә. 1991 елда ул кабат туган якларына әйләнеп кайта. "Агроснаб" директоры урынбасары, "Шешма" АХПК җитәкчесе булып эшли. Владимир Козлов 1998 елны фермер хуҗалыгы оештыра. Владимир Викторович эшкә бар күңелен, җанын-тәнен биреп эшли, фермер хуҗалыгын үстерүгә вакытын һәм көчен кызганмый. Районда ул җитәкләгән хуҗалык үсемлекчелек буенча да, терлекчелек буенча да хаклы рәвештә алдынгылардан булды. Соңгы елларда ул хәйрия эшенә дә саллы өлеш кертте. Хәзергесе көндә Петропавел Бистәсендә чиркәү төзү төгәлләнеп килә. Авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 2008 елда аңа "ТР-ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән Мактаулы исем бирелде, "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә" һәм "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнде. Владимир Викторович Козловның якты истәлеге күңелләребездә әле озак сакланыр.

Козлов В.М., Фәхретдинов А.Ш., Фәсахов Р.Р., Закирова Н.М., Баранов С.М., Попкова Н.И., Фәйзуллин И.Х., Сөләйманов Г.М., Скоков А.А., Мусин А.В..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев