Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп эшләнгән, эшлисе эшләр байтак әле

2015 елда прокуратура органы үзенең 293 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә һөнәри бәйрәм үзе - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне Россиядә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә. Шуны искә төшереп үтү кирәктер, 32 ел элек, СССРның Генеральный прокуроры тарафыннан 1983 елның 17 июнендә Яңа Чишмә районы прокуратурасы оештыру турында приказ чыгарыла. Шул...

2015 елда прокуратура органы үзенең 293 еллыгын билгеләп үтәчәк, ә һөнәри бәйрәм үзе - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне Россиядә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә.
Шуны искә төшереп үтү кирәктер, 32 ел элек, СССРның Генеральный прокуроры тарафыннан 1983 елның 17 июнендә Яңа Чишмә районы прокуратурасы оештыру турында приказ чыгарыла. Шул вакыттан бирле районда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуда байтак эш эшләнгән. Бу эш хәзергесе вакытта да дәвам итә. Прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без район прокуроры Эдуард Хираҗев белән очраштык.
-Район прокуратурасы кадрлар составы ниндирәк?
-Район прокуратурасы 2015 елны шул ук составта каршы алды: прокурор урынбасары Зөлфия Әхәтова, прокурор ярдәмчесе Руслан Галимов, 1 разрядлы өлкән белгеч Наталья Скачкова, шофер Александр Лобов, курьер Светлана Петровичева. Мин алда атап узган хезмәткәрләр эштә үзләрен квалификацияле, намуслы һәм принципиаль белгеч итеп күрсәтәләр. Хезмәт вазыйфаларын, шәхси вакытлары белән исәпләшми, зур җаваплылык тоеп башкаралар.
-Прокуратура 2014 елда нинди эшләр башкарды һәм узган ел ниләр белән истә калды?
-Прокуратура эшендә иң мөһиме - аның хокук саклау функциясе. Кеше хокукларын һәм иреген саклауда һәм федераль законнарны үтәүдә күзәтчелек итү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклау, җинаятьчелек һәм тәртип бозуларга каршы көрәш алып бару иң мөһим эшләр булып тора һәм шулай булып кала да. 2014 елда район прокуратурасы тарафыннан федераль законнарны бозуның 604 очрагы ачыкланды. Шулардан икътисад өлкәсендә - 208, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану - 57, кеше һәм гражданинның хокукын һәм иреген саклау өлкәсенә кагылышлысы - 335, шул исәптә балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау (яклау) өлкәсендә - 42 очрак. 2013 елда район беренче мәртәбә экстремизм һәм террорчылык күренешләре белән очрашкан иде, бу халык арасында милләтара низаг китереп чыгаруга юнәлтелгән дини объектларга ут төртү гамәлләре булган иде. 2014 елда район прокуратурасы тарафыннан бу юнәлештә законлылыкны үтәүдә аерым игътибар бирелде, ул уңай нәтиҗәләр бирде. Шулай итеп, прокуратураның эш нәтиҗәләре буенча районның белем бирү учреждениеләре тиешле сигнализация чаралары белән җиһазланды, җирле үзидарә органнары хуҗасыз дини объектларның милекчеләрен ачыклау һәм аларны исәпкә кую буенча эш башладылар. Хокук саклау органнары белән җирле үзидарә органнарының бергәләп эшләүләре нәтиҗәсендә район территориясендә экстремистик һәм террорчылык гамәлләренә юл куелмады.
Шулай ук Дәүләт Советына сайлауларның уңышлы үтүен билгеләп үтү кирәктер, аларны үткәргәндә закон бозулар күзәтелмәде (ачыкланмады).
-2015 елда сезне нинди эшләр көтә?
-Яңа елда бер көнлек фирмалар белән көрәш дәвам иттереләчәк, бу проблеманы тамырыннан бетерергә кирәк.
Район территориясендә җинаятьләрне булдырмау буенча профилактик эшне көчәйтәсе бар, чөнки җинаятьчелекне анализлау 2013 белән чагыштырганда 2014 елда теркәлгән җинаятьләр санының артуы (124 тән 138 гә чаклы) күзәтелә. Районда кеше үтерү очраклары арту борчу уята, шул сәбәпле хокук саклау органнарына да, җирле үзидарә органнарына да бу юнәлештә профилактик эшне активлаштырырга, теге яки бу торак пунктта яшәүче халыкның тормышына һәм мәнфәгатьләренә игътибарны көчәйтергә кирәк.
Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш эшчәнлегебездә мөһим юнәлеш булып кала бирә. Безнең районда да халыкның наркотиклар белән эш итү проблемасы юк түгел, 2014 елда прокуратура судка наркотиклар саклаган өчен җирле кешеләргә карата 2 җинаять эше юллады, алар гаепле дип табылып, җәза билгеләнде.
Наркотик матдәләр кулланган өчен суд тарафыннан административ җаваплылыкка тартылу очраклары да булды.
Коррупция белән көрәшү дә өстенлекле юнәлеш санала. Ел саен район территориясендә коррупциягә кагылышлы җинаятьләр ачыклана, узган ел андый җинаятьләр саны дүртәү булды. Коррупциянең чагылыш төрләре хакында халыкның хәбәрдар булмавы, бу мәсьәләдә юридик грамоталылык булмау һәм үз-үзеңә артык ышану шәхесләрне күрсәтелгән хокук бозуларга этәрергә мөмкин.
Сүземне йомгаклап, район прокуратурасы хезмәткәрләрен, үзебезнең ветераннарны һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә. Безнең авыр хезмәтебездә уңышлар, түземлелек, иминлек, ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телим.
Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев