Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күп фатирлы йортта видеокамера урнаштырылган

Яңа Чишмәдә Совет урамындагы күп фатирлы 62нче номерлы өч катлы йортта видеокүзәтү урнаштырылган.


"Имин ишегалды" программасы буенча "Яңа Чишмә ТКХ" МУП ярдәме белән тәүлек буе күзәтү режимы булган өч видеокамера урнаштырылган. Видеоязмалар архивы 7 көн тәшкил итә.
Хәзер йорт периметры буенча бөтен ишегалды күзәтү астында. Камераларны урнаштыру йортта яшәүче халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итә, подъездларда һәм ишегалдында килгән кунакларның хокукка каршы гамәлләрен теркәп, куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк. 
Камераларны карап тоту аена 1 фатирга 30 сумга төшә һәм бу чыгымнарны “Яңа Чишмә ТКХ” МУП үз өстенә ала.
- Видеокүзәтү урнаштыру район үзәгендәге башка күп фатирлы йортларда да дәвам итәчәк, -  дип билгеләп үтте МУП җитәкчесе Алексей Иванов. 
3 катлы йорт ишегалды күзәтү астында. Видеокамерадан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев