Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән…

Һәр ке­ше җир­дә бә­хет­ле бу­лыр­га, рә­хәт яшәр­гә, үз яз­мы­шын үзе те­лә­гән­чә ко­рыр­га хы­ял­ла­на, әм­ма яз­мыш­тан уз­мыш юк, ди­гән­нә­ре хак­тыр. Бү­ген­ге яз­ма­быз ге­рое Ле­на әби дә үз го­ме­рен­дә нин­ди ге­нә сы­нау­лар аша уз­маган да, ни­ләр ге­нә күр­мәгән. Еле­на Сте­па­нов­на За­ва­ли­ши­на ин­де 80не узып кит­кән. Күп­ме бу, аз­мы - һәр­кем үзенчә са­ный....

Һәр ке­ше җир­дә бә­хет­ле бу­лыр­га, рә­хәт яшәр­гә, үз яз­мы­шын үзе те­лә­гән­чә ко­рыр­га хы­ял­ла­на, әм­ма яз­мыш­тан уз­мыш юк, ди­гән­нә­ре хак­тыр. Бү­ген­ге яз­ма­быз ге­рое Ле­на әби дә үз го­ме­рен­дә нин­ди ге­нә сы­нау­лар аша уз­маган да, ни­ләр ге­нә күр­мәгән.

Еле­на Сте­па­нов­на За­ва­ли­ши­на ин­де 80не узып кит­кән. Күп­ме бу, аз­мы - һәр­кем үзенчә са­ный. Күп­не күр­гән, күп­не ки­чер­гән, ди­ләр бит ха­лык те­лен­дә. Еле­на Сте­па­нов­на чит ил­ләр­дә йөр­мә­гән, диң­гез-оке­ан­нар­да йөз­мә­гән, ул га­ди ге­нә авыл ха­ты­ны. 10 яшен­дә Ле­на ятим ка­ла, аның әти­се 1941 ел­ның ав­гус­тын­да һә­лак бу­ла һәм ул әни­се­нең бер­дән­бер зур яр­дәм­че­се бу­лып ка­лу­ын шун­да ук аң­лый. Ба­ры­сы­на да өл­ге­рә - мәк­тәп­тә дә укый, 6 яшь­лек Ва­ля, яшь ярым­лык Зи­на­ны да ка­рый, өй эш­лә­рен­дә дә бу­лы­ша. 5 сый­ныф­ны бе­тер­гәч аңа мәк­тәп­не таш­лар­га, үзен­нән өл­кән­рәк апа­лар, ха­тын-кыз­лар, шу­лай ук үзе ке­бек кыз­лар-ма­лай­лар бе­лән бер­гә кыр­да ба­шак җы­яр­га, ур­ман­га утын­га ба­рыр­га, са­бан та­гып йө­рер­гә - бак­ча сө­рер­гә һәм кө­чен­нән кил­мә­гән баш­ка шу­ның ише эш­ләр­не баш­ка­рыр­га ту­ры ки­лә. Су­гыш­тан соң­гы ел­лар­ны күр­гән ке­ше аның авыр­лы­гын бик ях­шы аң­лый: шул ва­кыт ул ике ел торф чы­га­ру­да эш­лә­гән. Әм­ма Ле­на яшь­ле­ге бе­лән ул авыр­лык­лар­ны бик сиз­ми, җи­ңел­рәк уз­ды­ра.

Бе­рен­че ире бе­лән бә­хет­ле яшәү аңа на­сыйп бул­мый. Ан­нан соң ул Ел­хов­ка авы­лы еге­те­нә ки­яү­гә чы­га, Алек­сей бик эш­чән, чын ир бу­ла. Аның бе­лән бә­хет­ле яши­ләр. Ир­ле-ха­тын­лы За­ва­ли­шин­нар фер­ма­да эш­ли­ләр, эш­тән соң өй­гә - өч ба­ла­ла­ры, ише­гал­ды ту­лы мал-ту­ар яны­на кай­тып, ху­җа­лык­та­гы йорт эш­ләренә ке­ре­шә­ләр. Су­гыш ел­ла­рын­да күр­сәт­кән (куй­ган) хез­мәт­лә­ре өчен ике­се дә юби­лей ме­даль­лә­ре бе­лән, ире ике брон­за ме­даль бе­лән бү­ләк­лән­гән. Еле­на Сте­па­нов­на­ның "Ха­лык ху­җа­лы­гын үс­те­рү­дә иреш­кән уңыш­ла­ры өчен" брон­за ме­да­ле, "1977 ел­да со­ци­а­лис­тик ярыш­та җи­ңү­че", "10 нчы бишь­ел­лык удар­ни­гы", "Фи­да­карь хез­мәт өчен" ме­даль­лә­ре бар. Ал­дын­гы­лар са­фын­да бул­са да, кол­хоз­да хез­мәт ха­кы зур бул­мый, шу­ңа да мат­ди кы­ен­лык­лар шак­тый сиз­де­рә. Әм­ма, шу­ңа да ка­ра­мас­тан, алар тө­шен­ке­лек­кә би­рел­ми­ләр, үз эш­лә­рен, га­и­лә­не һәм бер-бер­сен хөр­мәт итеп, яра­тып го­мер ки­че­рә­ләр.

Яшь­лек ел­ла­ры си­зел­ми дә үтеп ки­тә, ике­се дә сә­ла­мәт­лек­лә­рен югал­ту­ла­рын сиз­ми дә ка­ла­лар. Еле­на Сте­па­нов­на­ 60 яшен­дә II груп­па ин­ва­лид­лыкка чыга, ә ире 1988 ел­да, кыз­ла­рын кия­ү­гә бир­гәч, ка­ты авы­ру­дан соң үлеп ки­тә, улы Алек­сандр­ны Еле­на Сте­па­нов­на үзе ге­нә өй­лән­де­рә. Бү­ген­ге­се көн­дә ул аның га­и­лә­сен­дә яши. Ә­ле ярый ял­гы­зым гы­на яшә­мим - бер­гә бул­ган­да авы­ру­лар­ны да, югал­ту­лар­ны да җи­ңел­рәк ки­че­рә­сең, ди ул. Җи­де ел элек кы­зы Ва­лен­ти­на үлеп ки­тә. "Чир­ләп кит­сәм, та­биб­лар бил­ге­лә­гән укол­лар­ны ки­ле­нем Тать­я­на ясый, комп­ресс­лар куя, өс­тә­ве­нә ха­лык ме­ди­ци­на­сын­да­гы ре­цепт­лар­ны да күп бе­лә, мин үзем хас­та­ха­нә­дә ятар­га ярат­мыйм шул", - дип сөй­ли Ле­на әби.

Аяк­ла­ры авыр­ту­га да ка­ра­мас­тан (Еле­на Сте­па­нов­на ике кул­тык та­я­гы яр­дә­мен­дә ге­нә йө­ри), ул өй­дә­ге эш­ләр­не үзе эш­ли: аш пе­ше­рә, онык­ла­ры­на би­я­ләй­ләр, оек­баш­лар бәй­ли, аның 13 оны­гы бар. Шу­лар­ның бер­се Иван ар­ми­я­дән исән-сау кайт­кан, тиз­дән Ев­ге­ний кай­тыр­га ти­еш, әби сол­дат - онык­ла­ры бе­лән го­рур­ла­на.

Еле­на Сте­па­нов­на нәр­сә ту­рын­да хы­ял­лан­ды һәм хы­я­лы тор­мыш­ка аш­ты ми­кән? Бу со­рау­га ул: "Ке­ше яшь ча­гын­да гы­на хы­ял­ла­на. Ә без, яшь­лек чо­рын­да, туй­ган­чы ашар­га, җы­лы­ныр­га һәм ял итәр­гә хы­ял­лан­дык", - дип җа­вап бир­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев