Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Красный Октябрьдә яшәүче Гарифә Заһретдиновага 90 яшь тулган

    Юбиляр үзенең туган көнен 5 гыйнварда туганнары белән билгеләп үткән

    Аның балачагы Тат. Волчья авылында узган. Сугыш алды чорына туры килгән балачак, әлбәттә, авыр булган, тик ул вакытта әле  исән-сау булган әнисе һәм әтисе янында җинелрәк тоелган. Әмма сугыш еллары, өстәвенә әти-әнисенең чирләп китүе, Заһретдиновлар гаиләсенә зур кыенлыклар китергән.

    Колхозда эшләү, тормыш-көнкүреш авырлыгы һәм әти-әниләрен карау – боларның барысы да  дүрт баланың җилкәсенә төшкән, сугыш башланганда Габдулла, Хамәтҗан, Гарифә һәм Миннегаянга нибары 10-15 яшь кенә була. Сугышның өченче елында гаиләне туендыручы һәм аның терәге булып торган  олы абыйлары Габдулланы фронтка алалар һәм аларның тормышлары  тагын да авырая. Сугыш Җиңү белән тәмамлана, абыйлары өйгә кайта. Тик, кызганычка каршы, авыру әти - әниләре якты дөнья белән хушлаша. Бергә кичергән газаплар абый-сеңелләрне тагын да ныграк якынайта. Бәлки шуңадыр да, 1950 елда абыйсы Хамәтҗан Чиләбе өлкәсенә бензин үткәргечләре төзелешенә язылгач, аның үзен генә еракка җибәрүдән куркып, Гарифә дә шунда китә. Эш авыр, яшәү шартлары да начар булган: үткәргечләр төзелгән саен, яшәү урынын үзгәртергә туры килгән. Эш урыны берәр авыл янында булса, алар авылдагы кешеләр өендә, ә инде кырда яки урманда эшләсәләр, салкын вагончикларда яшәгәннәр.

    «1951 елда фронтта алган яраларыннан олы абыебыз Габдулла вафат булды. Чит җирдә бу кайгылы хәбәрне белү авыр икән, әмма абыем Хамәтҗан һәм дусларым гел янәшәмдә иделәр. Шөкер, тормышымда миңа һәрчак яхшы кешеләр генә очрады», - ди Гарифә әби.

    Хамәтҗан өйләнгәннән соң, Гарифә аның тормышы яхшы якка үзгәрүгә инангач кына, туган ягына кайта. Ул вакытта сеңелесе Миннегаян гаиләсе белән Красный Октябрьгә күченгән була, чөнки анда зур мөмкинлекләр ачыла: авыл хуҗалыгы киңәя, күченеп килүчеләргә баракларда торак бирәләр. Аның артыннан Гарифә дә китә. Баракларның берсендә бүлмә ала һәм, шулай килеп чыккан инде, ул әлегә кадәр анда теркәлгән.

    Сеңелесе Миннегаян терлекчелектә эшләгән, ә Гарифә төрле эшләрдә хезмәт куйган, димәк, совхозда Гарифә Заһретдинованың кулы тимәгән эш калмагандыр, дип әйтергә була.

     Ул басуда, ындыр табагында, терлекчелек фермаларында эшли һәм, хәтта совхоз эшчеләре өчен ике катлы йортлар төзелешендә дә катнаша -  кирпечләр ташый, төзүчеләргә цемент измәсе ясый. Шулай итеп, Гарифә әбинең 30 ел гомере бер ялсыз эшләп үтә.

    Эштән соң да аны өендә көтеп торучы булмаган -  ул күбрәк Миннегаян гаиләсе янына ашыккан.

    Бүген Миннегаян әбинең олы кызы Рауза, Гарифә апасы турында менә ниләр сөйли: «Әти-әнидә без алты бала идек. Гарифә апа безнең өчен икенче әни кебек булды, ул килгәндә без аны һәрвакыт шатланып каршы ала идек. Бала чагымда мин еш кына мәктәптән кайтышлый, апага кереп чыга идем, ул мине ачык йөз белән каршы алып, тәмле чәйләр эчереп, сыйлап кайтарып җибәрә иде.  Гарифә апа безгә бияләйләр, оекбашлар бәйли, матур күлмәкләр тегә, бәйрәмнәргә бүләкләр алып килә иде. Безнең өчен ул фәрештәгә тиң иде».

    Рауза ханым апасы турында сөйләгәндә, күз яшьләрен яшерергә тырышты. Апасының барлык туганнарын кайгыртып яшәвен әле дә онытмый ул.

    -Кияүгә чыкмавының сәбәбе дә бездән аерылырга теләмәве, безне якын күрүеннәндер, дип уйлыйм. Шулай булгач, ул безнең кайгыртуга лаек түгелме соң?,- ди Рауза ханым.

    Гарифә апага тәкъдим ясаучылар булган, тик аларның берсе - рус егете Григорий гына аның йөрәген кузгата алган. Егет  җавапны бик озак көткән, тик кыз аның белән Пермьгә китмәгән, чөнки ул үз туганнарыннан башка яши алмавын белгәндер.

    Инде 10 еллап Гарифә әби сеңелесе Миннегаян йортында яши, 23 гыйнварда ул да үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Гарифә әби сеңелесе Миннегаянның кызы Рауза һәм кияве Рафаиль белән. Фото: Лариса Федорова, «Яңа Чишмә хәбәрләре»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: