Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күркәм эш

Җәйге чорда Студенец елгасын чистарту буенча шактый эш башкарылды: ауган агачлар алынды, агымны тоткарлаган таллар кисеп, җыелды. Елга ярында яшәүче район үзәге кешеләренең дә байтагы үз участокларын тазарттылар. Әйтик, Октябрь урамындагы 43 нче йортта яшәүче Логиновлар гаиләсе бу эштә актив катнашты. "Козлов В.А." КФХ-да тракторчы булып эшләүче Александр, хатыны Вера...

Җәйге чорда Студенец елгасын чистарту буенча шактый эш башкарылды: ауган агачлар алынды, агымны тоткарлаган таллар кисеп, җыелды.

Елга ярында яшәүче район үзәге кешеләренең дә байтагы үз участокларын тазарттылар. Әйтик, Октябрь урамындагы 43 нче йортта яшәүче Логиновлар гаиләсе бу эштә актив катнашты. "Козлов В.А." КФХ-да тракторчы булып эшләүче Александр, хатыны Вера (ул "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияче) һәм уллары Максим белән үз тирәләрендәге елга ярын һәм елга үзәнен чүп-чардан арындырдылар, корыган, елга өстендә асылынып торган агачларны кисеп алдылар һәм биредә бөтенләй башка күренеш хасил булды.
Авыл җирлеге башкарма комитеты елга тирәләрен төзекләндергән өчен Логиновлар гаиләсенә рәхмәт белдерә һәм район үзәгендә яшәүче башка кешеләрне дә шушы күркәм эштә катнашырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев