Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күркәм эшләр эстафетасы

20 апрельдә Татарстанда "Күркәм эшләр эстафетасы" дип аталган акция старт алды. Ул "Президент белән бергә " республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында узачак. "Президент белән бергә" хәрәкәтенең максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда татарстанлыларны бергә туплау, аларга республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашырга мөмкинлек бирү. "Күркәм эшләр эстафетасы" - республикага һәм анда...

20 апрельдә Татарстанда "Күркәм эшләр эстафетасы" дип аталган акция старт алды. Ул "Президент белән бергә " республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында узачак.

"Президент белән бергә" хәрәкәтенең максаты - Президент программаларын һәм инициативаларын тормышка ашыруда татарстанлыларны бергә туплау, аларга республиканы үстерүдә, камилләштерүдә катнашырга мөмкинлек бирү. "Күркәм эшләр эстафетасы" - республикага һәм анда яшәүче халыкка битараф калмау, катнашу мөмкинлеге бирү формаларының берсе.
"Күркәм эшләр эстафетасы" кысаларында хәйрия чаралары, территорияләрне төзекләндерү буенча акцияләр, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгызларга адреслы ярдәм күрсәтүләр оештырыла. Акция кысаларында нинди чаралар планлаштырылды һәм нәрсәләр эшләнде - шулар турында безгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, "Президент белән бергә" хәрәкәте активисты Валентина Семеняк сөйләде.
"Язгы миһербанлылык атнасы - күркәм эшләр эстафетасы" кысаларында байтак кына чаралар планлаштырылды, болар - дуслык, күркәм эшләр көннәре, "Доброфото", "Күркәм сүз көне", "Күркәм ишегалды", "Георгиев тасмасы" һ.б.
Акция 20 апрельдә барлык мәктәпләрдә "Күркәм башлангычлар көне" белән башланып китте, Картлар йортында флешмоблар узды. 21 апрельдә "Аҗаган" яшүсмерләр клубында "Дуслык көне" узды - биредә клубта тәрбияләнүче Үзбәкстан балаларына нык игътибар бирелде. Балалар традицияләр турында сөйләделәр, үзбәк халык биюләрен башкардылар, җырлар җырладылар.
22 апрель көнне сугышчан дан символы булган "Георгиев тасмасы" акциясе старт алды. Волонтерлар тасмаларны урамнарда, мәктәпләрдә, кибетләрдә һәм учреждениеләрдә тараттылар, 1000 гә якын георгиев тасмасы таратылды.
Аннан соңгы көннәрдә "Күркәм эшләр эстафетасы" кысаларында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган шигырь бәйгеләре, сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлап, "Мәрхәмәтле телефон" чарасы үткәрелде. Районда территорияләрне төзекләндерү, яу кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләрне тәртипкә китерү буенча чаралар булып узды.
"Күркәм ишегалды" акциясе барышында Картлар йортында 50 чыршы утыртылды һәм ишегалдына яңа беседка һәм эскәмияләр урнаштырылды.
"Игелекле эшләр көнен"ндә волонтерлар сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә өйләрендә һәм ишегалларында җыештырырга булыштылар.
Шимбә, 25 апрельдә, "Президент белән бергә" дип аталган иҗтимагый хәрәкәт активистлары катнашында районда 1000 нән артык чыршы утыртылды.
"Язгы миһербанлылык атнасы" Черемухово Бистәсендә хәтер маршы үткәрелеп, "Күркәм эшләр эстафетасы"ның иң актив катнашучыларын бүләкләү белән төгәлләнде.
Азат МУСИН
"Аҗаган" яшүсмерләр клубында балалар георгиев тасмалары әзерлиләр.
Гөлшат Габетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев