Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Көтәргә, яратырга һәм ышанырга кирәк…

Ок­тябрь ба­шын­да Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә ир­ле-ха­тын­лы Со­ро­кин­нар­ның бер­гә го­мер итү­лә­ре­нә 60 ел бу­ла­чак.

Әле­ге да­та­ны бәй­рәм итү - си­рәк кү­ре­неш, чөн­ки өл­кән яшь­тә­ге­ләр­нең күп­че­ле­ге мон­дый көн­гә ка­дәр яши ал­мый. Ә ме­нә Алек­сандр Ани­си­мо­вич һәм Алек­санд­ра Ива­нов­на олы бәй­рәм­не кар­шы­лап кы­на кал­мый­лар, өл­кән яшь­тә бул­са­лар да, алар әле нык, яшь­ләр­гә бир­ге­сез. Алар­ның исем­нә­ре бер­төр­ле бу­лу гы­на тү­гел, яз­мыш­ла­ры да хәт­та ох­шаш. Ике­се дә яшь­ли әни­лә­рен югалт­кан­нар һәм үги ана тәр­би­я­сен­дә үс­кән­нәр. Ике­се дә шу­шы бис­тә ке­ше­лә­ре, за­ма­нын­да иң зур авыл­ның ике­се ике очын­да яшә­гән­нәр, шу­ңа да та­ныш бул­ма­ган­нар алар. Өс­тә­ве­нә ма­лай­ны 13 яшен­дә ФЗӨ-га укыр­га җи­бәр­гән­нәр, ан­нан соң су­гыш ел­ла­рын­да әле­ге яшүс­мер Ка­зан за­во­дын­да эш­лә­гән.

Алар шак­тый соң­лап кы­на оч­раш­кан­нар. Ул ел­лар­да Алек­сандр Ани­си­мо­вич ил буй­лап йө­реп кайт­кан бу­ла: Ка­зан­нан соң ком­со­мол юл­ла­ма­сы бу­ен­ча Урал­да кү­мер чы­га­ру җир­лә­рен­дә сле­сарь бу­лып эш­лә­гән, шун­да ук ма­ши­на йөр­тү та­нык­лы­гы ал­ган һәм ар­ми­я­дә штаб на­чаль­ни­гы шо­фе­ры бу­лып хез­мәт ит­кән.

Ар­ми­я­дән соң ту­ган авы­лы­на ку­нак­ка кай­тыр­га ни­ят­лә­гән һәм бө­тен­ләй­гә шун­да кал­ган, чөн­ки мон­да Шу­ра­ны оч­рат­кан. Бер бәй­рәм­дә егет­не яшь­ләр ки­чә­се­нә ча­кы­ра­лар, ан­да бик чи­бәр кыз бу­ла­ча­гын әй­тә­ләр. Шу­ра аңа бе­рен­че кү­рү­дән үк ошый. Яр­ты ел­дан соң алар язы­лы­ша­лар, ә Урал­да ал­ган икен­че һө­нә­ре аңа ка­бат ярап куя - ул сов­хоз­да борт­лы ГАЗ-52 дә эш­ли баш­лый.

Алек­сандр Ани­си­мо­вич бе­рен­че класс­лы шо­фер бу­ла, руль ар­тын­да 40 ел хез­мәт куй­ган. Сов­хоз­да эш­лә­гән һәм бер­кай­чан да ерак рейс­лар­га йө­рү­дән баш тарт­ма­ган. Ил­нең күп ке­нә зур шә­һәр­лә­рен­дә бул­ган, бө­тен Со­юз­ны әй­лә­неп чык­кан. Сов­хоз­да­гы яңа ма­ши­на­лар­ны сы­нап ка­рау­ны (об­кат­ка) ба­ры аңа гы­на ыша­нып тап­шыр­ган­нар. Ә пен­си­я­гә чы­гар­га дүрт ел ка­ла ул СК ком­бай­ны штур­ва­лы ар­ты­на утыр­ган. Фи­да­карь хез­мә­те өчен Алек­сандр Ани­си­мо­вич бай­так кы­на бү­ләк­ләр бе­лән бү­ләк­лән­гән. Ире рейс­та бул­ган ара­да, Алек­санд­ра Ива­нов­на га­и­лә уча­гын сак­ла­ган, бри­га­да­да төр­ле эш­ләр­дә, бо­зау­лар фер­ма­сын­да эш­лә­гән һәм са­быр гы­на тор­мыш ип­тә­шен көт­кән. Кай­чак­лар­да бик озак­лап кө­тәр­гә ту­ры кил­гән, чөн­ки урак өс­лә­рен­дә өчәр ай­га күр­ше тө­бәк­ләр­гә дә эш­кә җи­бәр­гән­нәр. Озак ва­кыт­лар­га ае­ры­лып тор­са­лар да, алар­ның мә­хәб­бәт­лә­ре сү­рел­мә­гән, ба­ры ны­гы­ган гы­на.

- Без та­ту яшә­дек, зур та­выш чы­га­рып бер­кай­чан да әр­ләш­мә­дек. Ул шу­шы го­мер дә­ве­рен­дә бар­мак бе­лән чир­тү ге­нә тү­гел, ә ка­ты сүз дә әйт­мә­де, - дип сөй­лә­де Алек­санд­ра Ива­нов­на. Алек­сандр Ани­си­мо­вич әле­ге сүз­ләр­не рас­лап: "Әл­бәт­тә, ях­шы һәм та­ту яшәдек, шу­лай бул­ма­са, шул­ка­дәр го­мер бер­гә яши ал­мас та идек", - ди. Өй­лә­рен­дә бер-бер­се­нә сак­чыл ка­раш һәм олы хөр­мәт хө­кем сө­рә. Бер-бер­сен кай­гыр­тып яшә­гән­гә­дер, ир бе­лән ха­тын үз яшь­лә­рен­нән күп­кә яшь­рәк кү­ре­нә­ләр. Ике ул­ла­ры бар. Олы­сы Ва­ле­рий "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сын­да аг­ро­ном, икен­че­се Вла­ди­мир - трак­тор­чы. Ва­ле­рий­ның кы­зы Свет­ла­на Яңа Чиш­мә РҮХ-дә шәф­кать ту­та­шы бу­лып эш­ли, абый­сы Вик­тор Ка­мАЗ це­хын­да - на­чаль­ник. Вла­ди­мир­ның өч улы да ин­де буй җит­кән, баш­лы-күз­ле бул­ган, Әл­мәт һәм Яр Чал­лы шә­һәр­лә­рен­дә яши­ләр, төп­чек­лә­ре Ди­а­на 3 сый­ныф­ка ба­ра. Онык­чык­лар: Юля бе­лән Сер­гей да бар. Кеч­ке­нә ге­нә, уңай­лы йорт ху­җа­ла­ры 80 не уз­са­лар да, өй-йорт эш­лә­рен үз­лә­ре баш­ка­ра­лар. Элег­рәк күп итеп мал тот­кан­нар, хә­зер та­вык­лар һәм брой­лер­лар гы­на ас­рый­лар. Бак­ча­ла­рын­да бө­тен төр яшел­чә үсә, 5 су­тый бә­рәң­ге чәч­кән­нәр, чи­я­лә­ре бик уң­ган. Кая ил­тер­гә бел­гән юк, үзе­без­не­ке­ләр ин­де алып бе­тер­де­ләр. Бәл­ки кем­гә дә бул­са ки­рәк­тер, юк­ка чык­кан­чы ки­леп җый­сын­нар иде, ди­ләр карт­лар.

Бак­ча­да да икәү кай­на­ша­лар, Алек­санд­ра Ива­нов­на шул ара­да тәм­ле ри­зык та пе­ше­реп өл­гер­тә, ә Алек­сандр Ани­си­мо­вич өй­дә вак-тө­як ре­монт эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә. Өс­тә­ве­нә әби ба­ла­ла­ры­на да бу­лы­ша. Бә­рәң­ге ал­ган­да үзе ка­зый, үзе чүп­ли, үзе та­шый. Әле күч­тә­нә­чен дә алып ба­ра, ба­ла­ла­рын үзе пе­шер­гән пи­рож­ки­лар бе­лән сый­лый. -Ха­ты­ным пе­ше­рү­гә дә ос­та, шу­лай да иң ярат­кан ри­зы­гым - бә­рәң­ге, - ди ба­бай. Тор­мыш юлын сөй­лә­гән­дә алар үз­лә­ре дә сиз­мәс­тән бер-бе­рен мак­тап кы­на тел­гә ала­лар. Ха­ты­ны ирен: акыл­лы, са­быр дип ата­са, ире ха­ты­нын: эмо­ци­о­наль, бик җи­тез, уң­ган, дип тел­гә ала.

Со­ро­кин­нар­ның йорт­ла­рын­да да, өй­лә­рен­дә дә үр­нәк тәр­тип. Өс­тәл­дә га­зе­та­лар өе­ме - ху­җа ке­ше укыр­га яра­та. Кеч­ке­нә, җы­лы дөнь­я­ны алар бер­гә­ләп ту­дыр­ган­нар, алт­мыш ел­дан ар­тык шу­шы га­и­лә уча­гын сак­лап кал­ган­нар. Алек­санд­ра Ива­нов­на ин­де ме­нә өч ел на­чар ише­тә, ко­лак ап­па­ра­ты­на һич ке­нә дә кү­не­гә ал­мый икән. "Гел ки­еп йө­рер­гә ки­рәк, кү­не­гә­сең", -ди Алек­сандр Ани­си­мо­вич, - ә ул те­лә­ми". Га­и­лә бә­хе­те­нең се­ре бе­лән ур­так­ла­шы­гыз әле ди­гән тәкъ­дим­гә алар: "Ни­чек бә­хет­ле яшәр­гә­ме? Кө­тәр­гә, яра­тыр­га, бер-бе­ре­ңә ыша­ныр­га ки­рәк… ба­ры шул", - ди­де­ләр.

Оль­га ИВА­НО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев