Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Кулон“ның “йөрәген“ аңа ышандырганнар

    Красный Октябрь поселогыннан Сергей Иванович Киселев 40 ел агрономлык хезмәтендә, 2005 елдан башлап ул "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрь бүлекчәсендә агрофирма хезмәткәрләре "Кулон"ның" йөрәге" дип йөрткән иң эре элеваторның эшен җитәкли. Күптән түгел - 8 гыйнварда Сергей Ивановичка 60 яшь тулган. Сергей Иванович Красный Октябрьдә эшләсә дә, ул һәрвакыт туган авылы...

    Красный Октябрь поселогыннан Сергей Иванович Киселев 40 ел агрономлык хезмәтендә, 2005 елдан башлап ул "Кулон" агрофирмасының Красный Октябрь бүлекчәсендә агрофирма хезмәткәрләре "Кулон"ның" йөрәге" дип йөрткән иң эре элеваторның эшен җитәкли. Күптән түгел - 8 гыйнварда Сергей Ивановичка 60 яшь тулган.
    Сергей Иванович Красный Октябрьдә эшләсә дә, ул һәрвакыт туган авылы Яңа Иванаевода яшәгән һәм яши, көн саен йөреп эшли. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда үз белгечлеге буенча, Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлап, "Черемуховский" совхозында башлап, соңрак "Шешминский" совхозында өлкән агроном булып эшләгән. "Иванаевский" совхозы оешкач, анда баш агроном булып күчкән. Сергей Иванович тормышының иң матур елларын шушы хуҗалыкка багышлап, 18 ел туган авылында эшләгән. Ул эшләгән дәвердә шушы төбәктә булган "Шешминский", "Чабаксар", "Черемуховский", "Буревестник" совхозлары белән чагыштырганда "Иванаевский" совхозы һәрчак уңышның югары булуы белән аерылып торган һәм, һичшиксез, биредә аның өлеше дә зур булган. Бу хакта безгә Сергей Ивановичны 1984 елдан бирле белгән районның Россельхозцентр бүлекчәсе җитәкчесе Рәфис Зиниятуллин да сөйләде. "Боларның барысы да аның кешелекле һәм әдәпле булуы, эшкә җаваплы каравыннан", - диде ул.
    -"Кулон" - районда иң эре хуҗалык - аның 36 мең гектар сөрү җире бар, ул районда нигездә төп ашлык игүче хуҗалык санала, - диде Рәфис Зиниятуллин. -Агрофирманың биредә өч элеваторы бар, Красный Октябрьдә исә иң куәтлесе, ул орлыкчылык буенча эшли. Аларда бөртек һәрвакыт сыйфатлы, чәчүлек материаллары да яхшы. Сергей Иванович мөдир вазыйфасын җиренә җиткереп башкара. Ул зур белгеч һәм әйбәт кеше, аннан соң агрофирмага яшь агрономнар да килде, ул эштә аларга да теләп булыша. Чөнки тәҗрибәсе зур. Моңа хезмәт сөючәнлеген, акыллы башын, югары җаваплылык тоеп кешеләр белән эшли белүен дә өстәп, үзенә һәм башкаларга таләпчән булуын, үз һөнәрен яратуын һәм аңа тугры калуын да билгеләп үтү кирәктер. Сергей Иванович - нәкъ шундый шәхес. Кызганыч, аның кебек кешеләр һәм белгечләр сирәк була. -Без ел саен яхшы һава шартларында 25 - 27 мең тонна ашлык кабул итәбез, кабул итүне югары дәрәҗәдә оештырырга тырышабыз,- дип сөйләде безнең белән әңгәмәдә Сергей Иванович үзе. -Тәртипне күзәтеп торырга, сортларны, машиналарны белеп эш итү кирәк, биредә бит бөртекнең нинди сортлысы гына юк: көзге бодай, арыш, борчак, арпа, солы, берничә төрле күпьеллык үлән орлыгы. Һәр культура үзе берничә сортлы. Әле тагын репродукция бар, барын да урнаштырырга, сортларга аеруда чиратны сакларга да кирәк. Үзебезнең лабораториябез бар. Басудан кайткан ашлыкны шунда ук тикшерәбез, чистартканнан соң да дымлылыгын, чисталыгын тикшерәбез. Агрофирма өчен орлыкларны бары безнең элеватор хәзерли, әлбәттә, бу зур җаваплылык. Минем җитәкчелегемдә 8 машинист, 2 лаборант, 2 үлчәүче, 10 эшче (төрле эшләрдә) эшли. Язгы һәм көзге кыр эшләре чорында тагын сезонлы эшчеләр алабыз. Һәм, әлбәттә инде, бөтен ашлык киптерү, чистарту, калибрлау машиналарын һәм башка механиизмнарны нигездә үзем көйлим. Агроном бу эшне дә белергә тиеш. Бу эштә беренче ярдәмчем һәм уң кулым - өлкән механик Алексей Муравьев. Ул бөртек чистарту һәм киптерү техникасы буенча бик әйбәт белгеч һәм намуслы, җаваплы хезмәткәр. Без аның белән элеватор оешкан көннән бирле бергә эшлибез. Тагын биредә складларда бөтен минераль ашламалар да саклана. Мең, өчәр мең тонна кайтаралар. Ашламалар белән дә командалык итәбез. -Көн буена барын да эшләп, күзәтеп бетерү өчен күпме йөгерәсе, бер ун чакрымга җыеладыр. Складларда да барын да тикшерәсе, контрольдә тотасы бит, - дип өстәде Рәфис Зиниятуллин.
    -Әлбәттә, - дип аның сүзен җөпли Сергей Иванович. -Безнең генераль директорыбыз, бигрәк тә Казанныкы, тәртип ярата, бер җирдә чүп булмаска тиеш. Ә ул атна саен тикшереп китә. Бездә урып-җыю чорында да, башка вакытта да юлда яки территориядә бер бөртек күрмәссең. Эшчеләр машина артыннан йөреп, җыештыралар, себереп торалар.
    -Үз эшегезне яратуыгыз һәрнәрсәдә сизелеп, күренеп тора.
    -Шулайдыр. Бу үз эшең - һөнәреңнең дөрес сайлануыдыр. Җирдә туып үскәнгә, җирне яратырга да кирәктер. Техникум тәмамлагач Мәскәүдә урнашу, ВАСХНИЛга керү мөмкинлеге дә бар иде. Тик җир-анабыз үзенә тартты. Диплом алуга йөгереп өйгә кайттым, олыгайган әти-әнине дә калдырып китәсем килмәде. Өйгә, туган авылга тартылдым. Ни өчен агрономлыкны сайладыммы? Белмим дә инде, Аллаһтан бирелгәндер, күрәмсең. Әти-әни бу эштән ерак тора иде: әни төрле эшләрдә эшләде, әти урманчы иде. Авылда яшәгән кеше җирдән аерыла алмый инде ул. Табигатем шулай кушкандырмы, авылда калып, гомерем буе шунда яшәдем.
    Сергей Иванович хатыны Лидия Ивановна белән бер кыз, бер ул: Светлана белән Александрны тәрбияләп үстергәннәр, инде оныклары Денис белән Викториягә (әле 6 айлык кына) сөенеп яшиләр. Светлана - Чистайда, Александр Казанда яши.
    -Улыгыз әтисе сукмагыннан китмәгән, бәлки оныгыгыз аны дәвам итәр?
    -Кем белгән, әлегә ул 8 сыйныфта гына укый, вакыты җиткәч, күренер. Хәзер агрономлыкка укырга керергә мәҗбүр итеп булмый. Замана яшьләре җир белән бәйләнергә теләп тормый. Җирдә эшләү авыр хезмәт. Тузанлы, пычрак, ал-ял белми тәүлек әйләнәсенә эшләргә кирәк бит. Берни эшләп булмый, ашлык тузансыз булмый. Һәркемгә белү кирәктер: яткан таш астыннан су акмый. Башта хезмәт итәргә кирәк, аннан начальство сине бәяли, кемнедер эшендә күтәрергә дә мөмкиннәр. Өлкән буын эшкә җаваплырак карый, дип саныйм мин. Нинди генә эш йөкләсәң дә, алар мин әйткәннән дә әйбәтрәк эшләп куялар.
    Сергей Иванович - шушы буынның иң матур вәкиле, җир кешесе.
    -Сәламәтлегем барында әле эшләячәкмен. Җитәкчеләр белән дә, эшчеләр белән дә мөнәсәбәтләр әлегә әйбәт. Җитәкчеләр дә андый белгечне җибәрәсе килми, билгеле. Сергей Ивановичның хезмәттәшләре ул кайда да баш агроном булып эшли ала, ә менә аның урынында һәркем эшли алмый, диләр. Чөнки элеватор биредә - агрофирманың төп объекты, аның "йөрәге" диләр кулонлылар үзләре, аны теләсә кемгә тапшырып булмый.
    -8 гыйнварда Асториядә билгеләп үткән юбилейга Казаннан, Мари-Элдан начальство да килде. Эшләгез инде, зинһар, сезнең кебек белгечне табу кыен, дип үтенделәр, - дип расладылар сүзен Рәфис Зиниятуллин белән агрофирманың орлыкчы агрономы Юрий Нестеров.
    Күрше республикалардан килгән башка җитәкчеләрдән тыш, юбилярны район һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре дә котлады.
    Район башлыгы Вячеслав Козлов та аны югары бәяли, алар кайчандыр эшне бергә башлаган кешеләр. Юбилярга бүләкләрне дә күп тапшырганнар, ул һәммәсенә рәхмәтле. Эштә хезмәттәшләре белән дә, үзе җитәкләгән коллектив белән дә юбилеен билгеләп үткәннәр. Сергей Ивановичның Мактау грамоталары, төрле дәрәҗә бүләкләре, хезмәт ударнигы билгеләре бихисап, аның фидакарь хезмәтен киләчәктә дә югары бәяләүләренә шик юк.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: