Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күпне күргән, күпне кичергән

19 мартта Зирекле авылында яшәүче Вәлиуллина Бисал Нотфулла кызына 90 яшь тулды.

Сынау нинди генә газап буларак килсә дә, сәбәбе ахыргача безгә мәгълүм булмаска мөмкин. Сәбәбен үзең белмисең икән, белемле, озак гомер кичкән, үзләре авырлык күргән хикмәтле кешеләр бар — алар белән киңәшләш. Алар язмышында — ил тарихы, алар яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Зирекле авылында гомер итүче Бисал Нотфулла кызының язмышын да, шаккатып, бәйнә бәйнә сөйләрлек, — дип башлый юбиляр әби турындагы үзенең язмасын Мидхәт Газыймов исемендәге Зирекле авылы музее директоры Лидия Лотфуллина.

-Дөньяда бер төсле кешеләр булмаган кебек, бер төсле язмышлар да юктыр. Булса да, бик сирәктер, мөгаен. Бисал апаның да якты дөньяга килеп, әти-әнисенең назын тоеп, бәхетле булып үсәргә хакы булгандыр да... Ләкин, юк шул. 

Бисал апаның әтисе Нотфулла абый армиядә хезмәт иткән вакытта авариягә очрый, гаиләле булып, балалар үсә башлагач, авырулар, сызланулар интектерә, исәнлеге какшый. Ул чирләгәндә гаиләсе — хатыны Гамирә, биш баласы — Минзакир, Бисал, Мәйфрүз, Саимә һәм Миңнегаян да борчылып, кайгырып торганнар. Беренче уллары Минзакир бик кечкенә буйлы булган, ат җиккәндә камыт кигезергә дә буе җитмәгән, шулай да барлык эшләрне дә эшләргә тырышкан, мәктәптә дә укый алмаган. Хәер, узган гасырның ифрат та авыр дәверендә — 30 нчы елларда туган балаларның андый мөмкинлеге булды микән соң?! 

«Бөтен авырлык безгә — әбзи белән миңа төште, — дип сөйләвен дәвам итте, Бисал апа: — Миңа җиде яшьләр чамасы иде, бер-бер артлы ике сеңелем Мәйфрүз һәм Сәимә ачлыктан үлделәр. Әле дә онытылмый бит, Мәйфрүз исемлесе бигрәк тә истә, сирәк очрый торган исем бит. Авылда, тирә якта андый исемнең ишетелгәне булмады. Мин үземнең әрсезлегем белән ачлыктан исән калганмындыр инде. Әнием күрше апа белән рус авылы Смыловкадан аркасына асып, җәяүләп тоз алып кайталар иде. Шул тозны тагын аркасына асып, сатарга Петропавловка авылына баралар. Әни мине үзе белән ияртеп китә, чөнки авыл халкы мине жәлләптер инде, кем бер кисәк ипи бирә, яки өйләрендә ашатып чыгара иде. Үзәкләргә үткән ачлыктан, нинди үлән бар шуларны ашап, үҗәтләнә — үҗәтләнә үскән сугыш чоры балалары идек без, — ди Бисал апа, күзләрендәге яшьләрен сөртеп. -Тормыш катлаулы, нинди генә авырлыклар килсә дә, сабыр булырга, яшәр өчен тырышырга кирәк!», — ди ул. 

Аларны тормыш үзе нык ихтыярлы, язмыш сынаулары алдында югалып калмаслык итеп тәрбияләгән, әмма алар һич тә каты бәгырьле булмаган. Шуңадыр да әби-бабаларыбызның элекке тормышларын искә төшергәндә, һәрвакыт күзләре яшьләнә. 

Бисал апага мәктәптә 4 класс кына укырга туры килә. Колхозда, аннан урман кисүдә эшли. Урман кисү эше авыр булса да, хезмәт хакы яхшы булган. 

«Булачак иремнең әтисе Минач әбзи дә безнең белән эшли иде. Ул өенә кайтып, гел мине мактап: бик тырыш, уңган кыз, — дип сөйләнгән. Шуннан соң бер мәҗлестән Мотыйгулла мине озата кайтты. Казахстан якларында эшләп, ялга кайткан вакыты булган».

Менә шулай үсмер еллары узып киткәнен, никах сәгате сукканын сизми дә кала ул. 1958 елның март аенда шушы авыл егете Вәлиуллин Мотыйгулла Минхаҗетдин улы белән матур гаилә коралар, 62 ел бергә гомер итәләр. Мотыйгулла абый белән чирәм җирләрне күтәрүдә катнашалар. 
Туган ягына кайткач, Бисал апа төрле хезмәтләр башкара: сыер да сава, мәктәп ашханәсендә пешекче булып та эшли, кибеттә сатучы да була. Авылда оста пешерүче буларак танылган. Лаеклы ялга чыккач та, өйдә тик утырмый, эшләвен дәвам итә, пекарняда икмәк пешерә. Аның изге теләкләр теләп пешергән ашларын, ипиен авыл халкы бүген дә сагына. 
Биш баланы үстереп, тормыш юлына чыгаралар. «Без бик бәхетле яшәдек», — ди ул. 

Ләкин гаиләне кайгының иң ачылары да читләтеп узмый. Каты авырудан, гомеренең шаулап чәчәк аткан чорында, 23 яшьлек кызлары Наилә якты дөньядан китеп бара. 2003 нче елда 29 яшендә кече кызлары Гөлчәчәкне дә машина бәрдерә һәм ул да (5 яшьлек улын ятим калдырып) күзләрен мәңгегә йома. Әйе, бу ачы хәсрәтләрне күтәрер өчен никадәр сабырлык, түземлек кирәк булгандыр, башына төшкән гаилә үзе генә белгәндер. 
Йөрәктәге яра мәңгелек булса да, вакыт — һәрнәрсәгә дәва, диләр. Аллага шөкер, бүгенгесе көндә Бисал апаның 3 баласы гаиләләре белән матур гына яшиләр. Барысы да бик эшчән, тәртипле. Йөзләренә беркайчан кызыллык китермәделәр. Олы уллары Сәмигулла гаиләсе белән Себер якларында, Саматы — Түбән Камада гомер кичерәләр. Соңгы елларда Самат Зирекледә үзенең фермер хуҗалыгын башлап җибәрде, уңышлы гына эшләп килә. Бисал апаның 7 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар һәм ул аларның ярдәмен, хөрмәтен күреп яши. Авылда гомер итүче кызы Гөлсинә аңа зур терәк һәм ярдәмче дә. Һәр көнне хәлен белешеп тора, үзе пешергән тәмле ризыклары белән сыйлый. Олы кешегә күп кирәкми бит. Һәркайсының уңышларына сөенеп, аларның игътибарын, ихтирамын тоеп, игелекләрен күреп гомер кичерә Бисал әби. 

 19 мартта Зирекле авылында яшәүче Вәлиуллина Бисал Нотфулла кызына 90 яшь тулды.

Гомернең сикәлтәле юллары артта калган. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә ак кырау кунган, күңелгә тормышның барлык хатирәләре сыйган. Бисал әби тормышыннан зарланмый «Һәркемгә бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын», — дип изге теләкләрен тели. 

Әйе, өлкән буын вәкилләре сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны үз җилкәләрендә кичергән, олы яшьтә булуларына карамастан, киң күңелле, ачык йөзле, кунакчыл, ягымлы әниләр, яраткан дәү әниләр булып кала.

 19 мартта Зирекле авылында яшәүче Вәлиуллина Бисал Нотфулла кызына 90 яшь тулды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев