Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Куркыныч «кошчыклар»га ауда

Яңа Чишмәдән мобилизацияләнгән сугышчы Сергей Саргсян күптән түгел кыска вакытлы ялга кайткан иде.

Без аның белән СВО зонасына кире китәргә ярты сәгать калганда сөйләштек. 

Сергей 2022 елның октябрендә «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогыннан мобилизацияләнгән. Хәзер аңа 33 яшь, сроклы хезмәт вакытында ул хәрби һава көчләрендә сак ротасында хезмәт иткән. 

Сергейның бу инде өченче кайтуы һәм аңа  барлыгы 19 көн биргәннәр, шуларның 3се - юлга.

 Кайткан саен ул чакыру буенча район җитәкчелеге белән очрашуга бара. Бу юлы алар район башлыгы Вячеслав Козловның кабинетында шулай ук ялга кайткан мобилизацияләнгән Алексей белән булганнар.
Сергей мотоукчылар бригадасында өлкән укчы булып хезмәт итә, аның вазыйфасы мөһим - взвод командирыннан соң икенче. Аларның батальоны Херсонда Днепр ярында оборона тота. Мәгълүм булганча, елга шәһәрнең ике өлешен аерып тора, бер ягында безнең позицияләр, каршы якта - ВСУныкы.   Алар арасындагы ара 4 километрдан да артмый. Сергей Днепр чигеннән хәзер үзән генә калуын сөйләде.  ГЭС шартлаганнан соң, су киткән. Үзән буйлап кечкенә инешләр генә ага. 

- Дошман һөҗүмнәреннән башка бер көн дә үтми, - ди ул.  -Дроннар, артиллерия, кассета снарядлары, минометлар, ә кайчак танклар да. Көн саен - стандарт рәвештә. 

Әлеге басымны позицион сугышларда Сергей батальоны тоткарлый, алар безнең территориягә бәреп керүне булдырмас өчен тырыша. Әлбәттә, анда куркыныч, әмма әлегә чаклы Ходай аны яраланудан саклаган. 

- «Кошчыкларны» (ВСУ дроннарын) көн саен бәреп төшерәбез. Антидрон мылтыкны дрон белән идарә итү каналына көйләп һаваны сканерлыйбыз һәм элемтәне өзәбез, - дип аңлата ул радиоэлектрон көрәш технологиясен. 

 Соңгы вакытта Сергей үзе дә шундый 10 «кошчыкны» бәреп төшергән, ә бу аларны зарарсызландырган дигән сүз. Яхшы хезмәте өчен «Сугышчан батырлык өчен» һәм «СВО өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Сергей полкы тулысынча Татарстаннан мобилизацияләнгән хәрбиләрдән тупланган. Аның белән бергә Акбүредән Илнар хезмәт иткән, хәзер ул шул ук батальонда хәрби полиция бүлекчәсенә күчкән. 6 нчы ротада Петропавел Бистәсеннән бер егет хезмәт итә. 

Сергей боеприпаслар белән проблемалар юк, дип сөйләде. Ә дронга каршы мылтыкларны алар үз акчаларына сатып алалар. Ялда булганда Сергей үз бүлеге өчен тагын берне сатып алган. 

Кызганычка каршы, безнең районнан гуманитар ярдәм аларга барып җитми. Нәрсә китерелә, тылда кала, шунда файдаланыла да. Сергей үзе тылга чыга алмый, чөнки аңа позициядән китәргә ярамый. Шуңа күрә аның әнисе Тереза да адреслы посылкалар җибәрми. Бу хакта район башлыгы белән очрашуда да фикер алышканнар. Ләкин бу зур бәла түгел, «гуманитарка»ны даими рәвештә батальонда сугышчылар күбрәк булган башка районнардан китерәләр.  

Егетләр шулай ук җирле кибеттән азык-төлекне үзләре дә сатып алалар, ул өч йөз метр ераклыкта гына урнашкан. Тик анда, әлбәттә, тыныч булган мизгелләрдә генә баралар.

 - Тиз генә сатып алабыз, тиз арада кире китәбез, позицияләрне озакка калдырырга ярамый бит, - ди сугышчы.

 Аның бүлекчәсендә 7 кеше, Азнакайдан, Әтнәдән, Казаннан да бар. Бер блиндажда һәм шул ук составта инде ике ел яшиләр. Ризыкны чиратлап әзерлиләр, хәлләр тыныч булганда - плитәдә (аларның үз газ баллоны бар), коры паеклары да бар.  Милләтләре төрле булуга карамастан, бик дус, бертуганнар кебек хезмәт итәләр. Мәсәлән, Сергей - әрмән милләтеннән һәм аның позывное бик кыска һәм яңгырашлы - Ара.

Аларның мунчасы да бар, үз куллары белән эшләгәннәр. Хәер, бу инде аларның өченче күченүләре. Башта өченче линиядә, аннары икенчесендә, хәзер инде алгы сызыкта.

- Блиндаж җир астында, без монда икенче ел инде тычканнар кебек, - дип көлә Сергей.  -Саф һавага атарга гына чыгабыз, - дип шаярта ул. 

Әңгәмә барышында СССР чорында Херсонның нинди матур шәһәр булуын искә алдык. 80 нче еллар азагында бу юллар авторы үзе дә анда булган, Тереза да 8 ел Николаев өлкәсендә яшәгән. Сергей шәһәрне бомбага тотмыйлар, ә билгеле бер максатларга, нигездә, хәрби инфраструктурага гына аталар, дип тынычландырды.

Тереза, барлык әниләр кебек үк, әлбәттә, улы өчен борчыла, аның белән даими элемтәдә. Абыйларына аның ике сеңелесе һәм аларның гаиләләре дә ярдәм итә. Сергей үзен туганнарыннан аерылган итеп хис итми. 

Сергей белән сөйләшү 15 августта булган иде, тәүлек ярымнан ул инде частькә барып җиткән. Чираттагы ялыннан аны берничә көнгә иртәрәк чакыртканнар. Ул, хәрби кеше буларак, катгый билгеләнгән вакытта барып җиткән чөнки, бер генә минутка да соңга калырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев