Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Курск сугышлары герое

Һәр карыш җиргә солдатлар каны тамган. Сугыш геройларының саны хисапсыз, чит җирләрдә җирләнгәннәренең дә исәбе юк. Әлмәт шәһәреннән килгән хатта безгә сугыштан әйләнеп кайта алмаган тагын бер якташыбыз - Кубышкин Павел Иванович турында язганнар. -Ул Яңа Чишмә районының Өргәнчә авылында туып-үскән. 1937 елны Чистай хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә алынган. Сугыш...

Һәр карыш җиргә солдатлар каны тамган. Сугыш геройларының саны хисапсыз, чит җирләрдә җирләнгәннәренең дә исәбе юк. Әлмәт шәһәреннән килгән хатта безгә сугыштан әйләнеп кайта алмаган тагын бер якташыбыз - Кубышкин Павел Иванович турында язганнар.
-Ул Яңа Чишмә районының Өргәнчә авылында туып-үскән. 1937 елны Чистай хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә алынган. Сугыш башланганда ул Польша чигендә - Беловостокта булган, - дип яза аның туганының кызы Валентина Кубышкина.-24 яшендә ул инде капитан һәм 148 нче укчылар дивизиясенең 654 нче Укчылар полкының 3 нче батальоны командиры булган. Курск дугасында батальон белән җитәкчелек итеп, ул чын батырлык һәм геройлык күрсәткән.
"Фронтовые зарисовки" китабында Харис Якупов (СССРның халык рәссамы, Казанда яшәгән) менә ниләр яза:
"Безнең дивизия газетасы 1943 елның 8 июлендә 3 нче батальонның хәрәкәте турында язып чыкты: капитан Кубышкин сугышчылары бер көндә унбер атаканы кире кайтардылар. Унбер мәртәбә гитлерчылар безнең окопларга үтеп, һәрьюлы зур югалту белән кире чигенделәр. Тагын килеп карасыннар", - ди капитан Кубышкин. "Теләсә нинди атаканы кире кайтару өчен безгә батырлык, ныклык, граната һәм патроннар җитә. Озак та үтми комбат каты яралана, шулай да алгы позициядән китмәде, батальон белән командалык итүен дәвам итте. Курск сугышлары герое 1943 елның 22 июлендә һәлак була һәм Малоархангельск шәһәрендә җирләнә".
Хөкүмәт П.И. Кубышкинның сугышчан хезмәтләрен югары бәяләгән. Ул Кызыл Байрак ордены, "Батырлык өчен" медале, "2 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнгән. Аның әнисе Надежда Алексеевна часть командирларыннан рәхмәт хатлары алган. Соңгы " 2 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены аңа-әнисенә тапшырылган.
Без агабызның полкташлары белән 30 ел дәвамында очрашып яшәдек, Малоархангельск шәһәренә очрашуга да барып кайттык (ул туганнар каберлегендә ята). Һәм хәзер бу шәһәргә истән чыкмаслык даталар уңаеннан барып йөрибез, Сугышчан Дан музеенда булабыз.
Безнең әтиебез, Кубышкин Василий Иванович та Бөек Ватан сугышында катнашкан. Офицер, Сталинград сугышында катнашкан, Днепрга чаклы барып җиткән, әмма яралана һәм аны комиссовать итәләр. 1987 елда вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X