Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кышкы юлларга әзерләнәбез

18 сентябрьдә юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча район комиссиясе утырышы булып узды. Район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов отчетыннан:


2019 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча район территориясендә зыян күрүчеләр белән 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда бер кеше үлгән (бала) һәм 14 кеше имгәнгән. 8 ай эчендә матди зыян белән 82 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында ЮХИДИ бүлеге төрле чаралар үткәрә. Бу-юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм җәза бирү; транспортка техник күзәтчелек итү; хәрәкәтне оештыру, юлларны тикшерү һ.б. Урам-юл челтәрләрен тиешенчә карап тотмаган өчен 19 күрсәтмә бирелгән.  Юлларны ремонтлау һәм карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен 3 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Элегрәк бирелгән күрсәтмәне үтәмәгән өчен 1 юридик зат җаваплылыкка тартылган.
Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Татьяна Маланчева Яңа Чишмә территориясендә кышкы чорда юлларны карап тотуга муниципаль контракт әзерләү турында сөйләде.  Эшләрне башкаручы конкурс нигезендә сайлап алынган, бәясе билгеләнгән, контракт төзергә әзерләр.
Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев районның белем бирү учреждениеләре укучылары арасында юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау буенча мәгълүмат бирде.  Шулай ук мәктәп автобусларын көн саен эксплуатацияләүгә мониторинг үткәрү һәм аларның һәркем файдалана алырлык булуы, министрлык һәм ведомстволарга тизлек режимын үтәү буенча мәгълүмат тапшыру турында да сүз барды.
Белем бирү оешмалары педагогларына дәресләр алдыннан һәм соңгы дәрес ахырында балаларга юл-транспорт травматизмы һәм юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртергә тәкъдим ителде,  шулай ук укучыларга аларда яктылык кайтаручы элементларның булуы турында исләренә төшерергә. Шулай ук мәгариф учреждениеләре янында 23 җәяүлеләр кичүе урнаштырылуы билгеләп үтелде. ЮХИДИ җаваплылыгы зонасында булган кайбер җәяүлеләр кичүе өстәмә буяу таләп итә.
Комиссия рәисе Ринат Фәсахов ТР Президентының «Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында» гы Указын тормышка ашыруда районда бернинди каршылыклар юк, бары тик эшләргә генә кирәк, дип билгеләп үтте.
 Түбәндәгеләр киңәш ителде:
- авыл җирлеге башлыкларына 2019 елның 1 октябренә кадәр җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын кышкы карап тоту буенча муниципаль контрактлар төзергә;
- «Алексеевскдорстрой» ның Яңа Чишмә участогы начальнигына 1 ноябрьгә кадәр юл-коммуналь хезмәтләрне кышкы шартларда эшләргә әзерләүне һәм урам-юл челтәрен һәм район тормышын тәэмин итү өчен кирәкле җирле автомобиль юлларын карап тоту өчен кар чистарту техникасын беркетүне оештырырга кирәк;                    
- икътисад бүлеге башлыгына сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә 2019-2020 елның кышкы чорында куркыныч метеорологик хәлләр туганда гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында булган затларны кайнар аш һәм азык-төлек белән тәэмин итү бурычы йөкләнә торган предприятиеләрне билгеләргә кирәк;
- гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча оператив планнарга төзәтмәләр кертергә;                                     
- район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасарына 2019-2020 елларга «Буран» оператив планына төзәтмәләр кертергә;
- «Чирмешән АТП» ААҖ мәктәп автобусларының тизлек режимын үтәүне контрольдә тотарга һәм машина йөртүчеләрнең сәламәтлеге торышын, маршрутларны алдан тикшереп торырга тиеш. «Глонасс» системасының, тохографларның һәм хәвеф төймәләренең төзеклеген тәэмин итәргә.
- «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәрриренә районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча эшнең уңай якларын да, тискәре якларын да газета битләрендә яктыртырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев