Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл йолдыз ордены кавалеры

- Тормышның һәр мизгеле кеше хәтерендә эз калдыра.

Очраклы рәвештә генә тап булырга туры килгән кайбер вакыйгалар хәтер ятьмәсенә шулкадәр нык кереп утыра ки, хәтта инде гомернең соңгы сызыгына барып җиткәндә дә алар онытылмый.  Матбугат битләрендә, дәреслекләрдә батырлар , фидакарьләр турында еш укыйбыз. Шул батырлык нигезе турында уйланган чагыбыз гына сирәк була, ахры. Чыннан да, батырлык каян башлана да, каһарманнар дөньяга ничек туа соң? Бәлки аларның тамырлары әлләни ерак та түгелдер, без генә күрми үтәбездер? Тирә-юньгә карасак,  андый батырлар бездә дә шактый. Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы, Чечня сугышы Геройлары…, - дип яза редакциягә Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина.


- Шулар арасында минем авылдашым Гыйльманов Раиф Әсәдулла улы да бар. Ул   1969 елның 9 гыйнварында Чаллы Башы авылында гади колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Аның да балачагы нәкъ  башкаларныкы кебек: 1976 елда Чаллы Башы урта мәктәбенең 1сыйныфына укырга кергән. Башта октябрят, пионер, аннары комсомол булган. 1986 елда күрше Шахмай урта мәктәбен тәмамлаган.      
Яшь вакытта мәктәп бетергән һәрбер егетнең хыялы Ватанын саклау өчен армия сафларына бару була. Раифның  хыялы да чынга аша. 1987 елның 25 маенда аны хәрби хезмәткә чакыралар. Юл капчыгын алып, 18 яшьлек егет бик күп егетләр белән поездда  Төрекмәнстандагы Тахта-Базар чик сакчылары отрядына килеп урнаша. Ул биредә өч ай хәрби әзерлек үтә. Шуннан аны Әфганстанның Бадгиз провинциясенә керүче Калай-Нау шәһәрендәге IV мангруппага җибәрәләр. Ул шунда, Әфган җирендә, ел ярым  хезмәт итә. Икенче төрле әйткәндә, “интернациональ бурыч” ын үти.
     Раиф  БТР йөртүче була. Әфганстанның корып- яргаланып беткән тау- ташлы юлларыннан бик күп операцияләргә бара. Операцияләрдә алар икешәр, өчәр айлап булалар. Әфган халкына гуманитар ярдәм алып баралар. Банда урнашкан авылларны “чистарталар”. 
  Хәвефле текә тау юллары буйлап куркыныч трассаларны дистәләгән тапкырлар үтәргә туры килә аңа. Дошманнар юлны миналый, байтак борылышта снайперлар сагалап тора. Бик җаваплы бер операция вакытында Раифның БТРы минага эләгеп шартлый. Ул контузия ала. Бу  1988 елның 24 гыйнвары була. Аны Ашхабадтагы хәрби госпитальгә җибәрәләр. Ярты ай дәваланганнан соң, ул киредән үз отрядына кайта. Хезмәтен дәвам итә. Озакламый аны Украинаның Николаев шәһәренә командировкага җибәрәләр. Алар өч иптәше белән БТРлар алып кайталар.  Кайтып, бераз торгач, аның хәле тагын начарая, аны тагын ике атнага хәрби госпитальгә  салалар. Үзен яхшы хис итә башлагач, киредән иптәшләре сафына баса.          
    Раиф Әфган җиреннән 1989 елның 10 февралендә чыга, ә армия хезмәтен ул 1989 елның 25 маенда төгәлли. Хәрби бурычын җиренә җиткереп башкара. Аның хезмәтен һәм тырышлыгын хөкүмәт югары бәяли. Ул 1988 елның 25 октябрендә “Воину-интернационалисту от благодарного Афганского народа” медале белән, 1989 елның 25 мартында “За отличие в охране государственной границы СССР” медале, 1988 елның 29 февралендә “70 лет Вооруженных сил СССР” медале,  ә 1989 нчы  елның 27  мартында зур бүләк - Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (безнең районда бу медаль белән бүләкләнгән кеше бер ул гына). Моннан тыш, аның КГБ тарафыннан бирелгән “Рәхмәт хаты” һәм кул сәгате дә бар.
    Авылга кайткач, ул “Алга” колхозына шофер булып эшкә урнаша. Авылдашы укытучы кыз Кадрия белән гаилә корып җибәрәләр. Бер –бер артлы ике кызлары - Алинә белән Гөлинә туа. 
 Ул туган колхозында 28  ел КамАЗ йөртүче булып эшли. Аның кулыннан килмәгән эш юк. Бүгенге көндә ул мәктәп автобусында Шахмай урта мәктәбенә балалар ташый. Кызлары инде икесе дә югары уку йортларын тәмамлап, үз гаиләләрен кордылар.
Быел гыйнвар аенда Раиф үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны чын күңелемнән туган көне белән тәбрик итәм. Аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар, оныклар шатлыгы телим. 
Илсөяр Дәүләтшина,
 Чаллы Башы авылы. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X