Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы»

5 сентябрьдән 12 сенә кадәр Татарстанда «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе старт алды.

Ул социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Яңа Чишмә районында да бу ирекле акция үткәрелә.
Шулай итеп, 6 сентябрьдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Игелекле эш» хәйрия акциясе үткәрделәр. Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар «Жемчужина» йөзү бассейнына чакырылды. Башта «Кайгырту» үзәге белгечләре сенсор бүлмәсендә инвалид балалар өчен пластилиннан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, аннан соң балалар бассейнга бардылар. Һәр бала чарада катнашкан өчен кызыксындыргыч бүләк алды.
Моннан тыш, «Кайгырту» ХСХКҮ хезмәткәрләре үз карамагындагы өлкән яшьтәге кешеләргә үстерелгән уңышны җыеп алырга һәм аны максималь файда белән саклап калырга ярдәм итәләр. Башка оешма хезмәткәрләре дә мондый хәйрия ярдәменнән читтә калмый. Мәсәлән, 6 сентябрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы К.И. Щучевага өй яны участогын тәртипкә китерергә булыштылар.
Әлеге акцияне мәгариф оешмалары да хуплады. Мәктәп укучылары ялгыз өлкәннәргә бәрәңге казырга һәм җыярга булышалар. Ә 5 сентябрьдә «Игелекле башлангычлар көне» ндә Яңа Чишмә һәм Красный Октябрь урта мәктәпләре укучылары һәм укытучылары Картлар йортында булдылар. - Әби-бабайлар мондый очрашуларга һәрвакыт шат.  Балалар белән аралашу нәтиҗәсендә алар тагы да бәхетлерәк була. Чөнки аларның күбесенә оныклар карарга насыйп булмаган һәм менә башка балалар белән булса да шундый мөмкинлек булды. Мондый аралашу аларның гомерен озынайта, күңелләрен уңай тәэсирләр белән  тулыландыра, - диде безгә интернат - йорт белгече Гүзәл Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев