Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лаеклы төстә хезмәт итегез, без сезне көтәрбез!

12 апрельдә Яңа Чишмәдә Призывниклар көне кысаларында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган “Россия патриотларын үстерәбез” дип аталган патриотик бәйрәм булып үтте.


Яңа Чишмәдә яшүсмерләрне хезмәт итәргә бөтен район белән озату күркәм традициягә әверелде һәм инде менә ничә елдан бирле призывниклар өчен Казаннан кунаклар чакырып зур тантаналар оештырыла. Быел язгы чакырылышка эләккән 36 егетне армиягә озатуга багышланган тантаналы чарага генерал-майор, РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби округы инспекторы Анатолий Молоствов; Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин; “Нык гаилә” федераль партия проектының иҗтимагый совет рәисе Изольда Жуйкова; “Казан шәһәре буенча десантчылар берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Евгений Дрогунов; “ТР буенча десантчылар берлеге” иҗтимагый оешмасының региональ бүлек рәисе Юрий Суворов, ТР ДОСААФ идарәсе рәисе урынбасары Әнәс Маннанов һәм Сахалиннан якташлар – контрактчылар Ирек Галяуетдинов һәм Павел Кашиннар килгән иде. Чара традиция буенча Мәңгелек ут янында башланды, монда булачак Ватанны саклаучылар килгән кунаклар һәм район халкы белән берлектә безнең өчен тынычлык яулаган сугышчы – азат итүчеләргә хөрмәт күрсәттеләр. Митингта район башлыгы Вячеслав Козлов, хәрби офицерлар егетләргә үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Армия хезмәтенә алынучы Владимир Финагентов намус белән хезмәт итү, үзеңнең хәрби бурычыңны намус белән үтәү турында призывниклар антын җиткерде. Бер минутлык тынлыктан соң һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Аннан соң егетләр чакыру комиссиясенә киттеләр, ә сәгать 11 гә аларны һәм мәртәбәле кунакларны  Призывниклар көненә махсус әзерләнгән  “Без патриотлар үстерәбез!” дип аталган балалар чыгышына – Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасына чакырдылар. Монда да призывниклар адресына яхшы теләкләр генә әйтелде. 
Шуннан соң егетләр РМЙ га юл тотты, аларны авыл клублары артистлары концерт һәм театральләштерелгән “Армиягә озату” тамашасы белән каршыладылар. Саф һавада исә Черемухово, Чаллы Башы һәм Әдәмсә мәктәпләре “Кыр кухнясы” конкурсында өстәлләр әзерләгәннәр. Призывникларны һәм теләге булганнарны кайнар аш белән сыйладылар.
РМЙ фойесында патриотик күргәзмә оештырылган, корабль, танк һәм самолет макетлары урнаштырылган, хәтта түшәмдә “болытлар” һәм “парашютлар” да элеп куелган иде. Баянчылар триосы чыгыш ясады һәм рәсем буенча мастер-класс тәкъдим ителде. Боларның барысы да район БИҮ, БСМ һәм китапханәләр тарафыннан әзерләнгән. Тантана сәбәпчеләре хәрби техника янында бик теләп фотога да төштеләр. Ә үзәк китапханә фойесында “Армия пешекчесе” кулинариясе буенча мастер-класс үткәрелде.
Шуннан соң тамашачылар залында бәйрәм – концерт программасы башланды. Район башлыгы Вячеслав Козлов, Андрей Пичушкин, Анатолий Молоствов, Евгений Дрогунов, якташ – контрактчылар, районның православие һәм мөселман дине вәкилләре – благочинный иерей Симеон атакай һәм Илгиз хәзрәт егетләргә үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларның барысы да үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен, ата-аналарының, часть командирларының йөзләренә кызыллык китермәүләрен, армия мәктәбен узгач, өйләренә чыныгып, тормыш тәҗрибәсе туплап, чын ир-егетләр булып кайтуларын теләделәр.
- Шунысы сөендерә, елдан- ел хезмәт итәргә теләүчеләр саны районда күбәя бара, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов, - егетләребез хезмәт иткән барлык хәрби частьләрдән фәкать яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Без моның белән бик тә горурланабыз!
- Быелгы чакырылыш та районда нык, – дип өстәделәр офицерлар үз чыгышларында.
- Чакыру комиссиясендә без армиягә лаеклы смена китәчәгенә инандык. Егетләрнең барысы да аңлап, теләк белән хезмәт итәргә бара. Аларның күпчелеге югары яки урта махсус белемле, димәк белгечлекләре бар, бусы да армиядә кирәк булачак (мисал өчен, “С” категорияле шофер яки шофер-механик белгечлеге). Хәрби частьтә өстәмә һөнәр алырга, үзеңнең физик формаңны яхшыртырга мөмкин, кыскасы, тагы да дисциплиналы, игътибарлырак буласың, чын егеткә әвереләсең. Ышаныгыз, армиядә хезмәт итү куркыныч түгел, ә мактаулы! – диделәр хәрбиләр.
Традиция буенча сәхнәдә призывникларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә аларның берсе Дмитрий Наумов Вячеслав Козлов кулыннан туган көненә бүләк алды, аңа 12 апрельдә 20 яшь тулды.
Һәр кешегә гаиләнең һәм ата-ананың мөһимлеген барысы да белә. Һәм шуңа күрә гаилә парларын хөрмәтләү тантанасын да шушы бәйрәмгә туры китергәннәр. Петропавел Бистәсеннән Иван һәм Анастасия Жихаревларны бриллиант юбилейлары белән, Шахмайдан Нәҗип һәм Илсөяр Галяуетдиновларны якут юбилейлары белән котлап Изольда Жуйкова дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Гаилә башлыклары – ир-атлар үзләренең армиядә хезмәт итүләре турындагы хәтер-хатирәләре белән уртаклаштылар, призывникларга үз теләкләрен җиткерделәр.
РМЙ артистлары һәм БСМ нең вокаль, шулай ук хореография бүлекләрендә шөгыльләнүчеләр тамашачылар өчен (ә алар зал тулы иде) менә дигән концерт номерлары әзерләгәннәр. Яшь армиячеләр катнашында “У нас Родина одна – одна страна” җыры, Зинаида Кондеева, Любовь Коновалова, Илназ Шәйхетдинов, “Родничок” һәм “Зажигай” вокаль төркемнәре башкаруында “Дай Бог России мира”, “Вернись”, “Әни”, “Родина”, “Тихий океан” һ.б. җырлар яңгырады.
- Ватанны саклаучы исемен лаеклы йөртегез! Һәм без сезне туган җиребездә көтәчәкбез! – шушы сүзләр белән бәйрәмне алып баручылар әлеге чараны төгәлләделәр һәм без, Яңа Чишмә районы халкы да аларның теләкләренә кушылабыз.

Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев