Лаеклы уллар тәрбияләгәннәр
Данияр Гайнуллин 37 елга якын Акъяр авыл җирлегенең алыштыргысыз башлыгы булып эшли һәм хаклы рәвештә районыбызның иң яхшы җирлек башлыкларының берсе санала
Хәзер лаеклы ялда булган хатыны Миләүшә белән алар ике ул үстерәләр.
Уллары Динар белән Дилүс кечкенәдән үк әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр һәм югары уку йортларын тәмамлагач, авыр, ләкин мактаулы хезмәт саналган эчке эшләр органнарына эшкә киләләр.
Кече уллары Дилүс эчке эшләр министрлыгы органнарына юридик институт тәмамлаганнан соң килә һәм Дәүләт автоинспекциясендә хезмәт итә. Хатыны белән бер ул тәрбиялиләр.
Олы уллары Динар Эчке эшләр министрлыгында 2009 елдан бирле хезмәт куя һәм оператив бурычларны үти. 2023 елның февраленнән майга кадәр чорда ул Запорожье өлкәсе территориясендә хезмәт командировкасында була, анда җирле халыкны паспортлаштыру белән шөгыльләнә, шулай ук төннәрен хәрби кизү тора. СВО зонасында куелган бурычларны бик яхшы үтәгәне өчен сугышчан хәрәкәтләр ветераны Динар Гайнуллин «Махсус шартларда катнашкан өчен» медале белән бүләкләнә. Шулай ук аңа полиция подполковнигы исеме бирелә. Динар гаиләсендә ике бала үсә.
Ике полиция офицеры әтисе булган Данияр Гайнуллин, үзләренә йөкләнгән бурычларны намус белән үтәүче лаеклы патриотлар тәрбияләдек, дип горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев