Лаеклы җиңү
"Пенсионерлар берлеге" район иҗтимагый оешма рәисе Анастасия Николаевна Козлова - пенсия яшендәге кешеләр өчен төрле чараларны актив оештыручы һәм катнашучы шәхес. Ул 2012 елда "Ел ир-аты. Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында "Өченче яшь" спартакиадасы җиңүчесе, "Аралашу" клубын оештыручы да булып тора. Бу аның актив тормыш позициясен характерлаучы...
"Пенсионерлар берлеге" район иҗтимагый оешма рәисе Анастасия Николаевна Козлова - пенсия яшендәге кешеләр өчен төрле чараларны актив оештыручы һәм катнашучы шәхес. Ул 2012 елда "Ел ир-аты. Ел хатын-кызы. Хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона турында "Өченче яшь" спартакиадасы җиңүчесе, "Аралашу" клубын оештыручы да булып тора. Бу аның актив тормыш позициясен характерлаучы җәмәгать эшчәнлегендәге тулы исемлек түгел әле - болар бар да "Өлкән кешенең социаль портретын" сурәтли. ТР буенча «Россия пенсионерлары берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе һәм Социаль яклау министрлыгы, ТР Пенсия фонды бүлекчәсе тарафыннан оештырылган 4 республика конкурсы нәкъ менә шулай дип аталган иде. Әлеге конкурста Анастасия Николаевна "Сәламәтлек сукмагы - озын гомерле юлга илтә" номинациясендә җиңүче булды. 24 майда Казанда конкурска йомгак ясалган. Анда Анастасия Николаевнага лаеклы бүләк - диплом һәм бүләк сертификаты тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев