Медицина эшенә катнашы булган кешеләр бәйрәме
16 июнь — Медицина хезмәткәре көне
Районыбызның медицина учреждениеләрендә РҮХнең баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская җитәкчелегендә барлыгы 233 кеше эшли. Шулардан: 26 табиб, 110 урта медицина хезмәткәре, 21 кече мед. персонал һәм 76 башка персонал. Бу кешеләрнең һәркайсы игелеклелек, һәм, әлбәттә, үз һөнәрләрен оста башкару кебек мөһим сыйфатларга ия.
Дөньяда бер тапкыр булса да табиб ярдәменә мөрәҗәгать итмәгән кеше юк. Шуңа күрә һәркем аларны медицина хезмәткәре көне белән ихластан котларга тели.
Ә табибларны, шәфкать туташларын һәм медицина эшенә катнашы булганнарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ак халатлы кешеләргә беркайчан да үз һөнәрләрен яратудан, мохтаҗларга игелек кылып һәм кайгыртучанлык күрсәтүдән туктамауларын телисе килә. Кешеләргә сәламәтлекләрен кайтарып, тормыш шатлыгын бирүне дәвам итегез, һәрчак шәфкатьле һәм ярдәмчел кешеләр булып калыгыз. Рәхмәтле пациентларның күбрәк һәм үз проблемаларыгызның азрак булуын телибез, ә сезнең бетмәс-төкәнмәс игелегегез, хезмәтегез игътибарсыз калмасын иде.
Бүген без укучыларыбызга быел кечкенә юбилеен билгеләп үтүче, әмма үз һөнәрләрендә зур уңышлар һәм яхшы күрсәткечләргә ирешкән сәламәтлек саклау хезмәткәрләре турында сөйләячәкбез.
Ләйсән Насыйрова: «Үз эшемне яратам»
«Пациент белән үзара аңлаша белсәң, хезмәттәшләрең ярдәм итсә теләсә нинди авыруны да җиңеп була. Пациент проблемасын бергәләп кенә хәл итәргә мөмкин», - дип саный гомуми практика табибы, Яңа Чишмә РҮХ табиб-неврологы Ләйсән Хәйдәрҗан кызы Насыйрова.
Бала чагында курчаклар белән уйнаганда, Ләйсән аларның температурасын үлчәгән, уколлар ясаган, «терелеп» килгән курчакларны мактый-мактый башкаларын дәвалаган. Ул яшүсмер чагында да табиб ролен яраткан: дус кызлары белән уйнаганда, кемдер «сатучы», кемдер «чәчтараш» яки «укытучы» булса, ә ул һәрвакыт «табиб» булган. Балачак уеннары хыялга әверелгән һәм югары сыйныфларда Ләйсән медицина югары уку йортына керү өчен кирәк булган мәктәп фәннәрен җентекләбрәк өйрәнергә тырышкан. Әти-әнисе аның хыялын һәрьяклап хуплаган һәм Акбүре мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан дәүләт медицина университетының педиатрия факультетына укырга кергән.
Ләйсән әйтүенчә, белем алу җиңел булмаган, бигрәк тә аның өчен беренче курс авыр булган, ә аннары уку процессына шулкадәр кереп киткән ки, диплом алгач, неврология буенча интернатурага да җиңел генә укырга кергән.
Яңа Чишмә районына ул һөнәри белемнәрне туплап эшкә килә, ә кирәкле күнекмәләрне тәҗрибәле табиблар һәм шәфкать туташлары белән үзара элемтәдә эшләп, даими рәвештә аңлашылмаган нәрсәләрнең асылына төшенеп ала.
2014 елда Ләйсән Насыйрова үз квалификациясен гомуми практика табибына үзгәртә. Ул неврология өлкәсен дә онытмый: стационарда неврологик авыруларны дәвалау өчен билгеләнгән урыннар бар. Участокта эшләгәндә ул тулысынча үзенең ярдәмчеләренә - шәфкать туташлары Ирина Буйнякова һәм Татьяна Ивановаларга таяна.
Әлеге команданы эштәге осталыклары һәм пациентларга карата битараф булмаулары берләштерә, кешеләр шушы кабинетка һәрвакыт ярдәм сорап тартыла.
«Мин үз эшемне яратам. Эш күп булса да, без аны бергәләп эшлибез», - ди Ләйсән Насыйрова.
Әлбәттә, кешеләр белән эшләгәндә, коллективта гына түгел, ә гаиләдә дә уңай микроклимат булуы мөһим. Ә Ләйсән Насыйрованың өендә барысы да яхшы. Ире Вәсил Фәрит улы белән алар дүрт бала: Ислам, Ландыш, Әминә һәм Инсафны тәрбияләп үстерәләр. Көн дәвамында һәркайсы үз эше белән мәшгуль: ире эшли, өлкән балалары укый, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, спорт белән мавыга, кечесе - балалар бакчасына йөри. Ә кич белән, барысы да өйдә җыелгач, һәркемгә дә үз бурычлары йөкләнә. Ял көннәрендә Насыйровлар гаиләсе табигатькә чыгып ял итәргә ярата.
Һәр эш атнасын Ләйсән Хәйдәрҗан кызы оптимистик рухта башлап җибәрә. Менә шулай балачак уеннары хыялга, ә чынга ашкан хыяллар яраткан һөнәргә әверелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев