Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәлак булган якташларның исемлекләрен чагыштырабыз

Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена сугыш вакытында һәлак булган яки хәбәрсез югалган яңачишмәлеләрнең исемлекләре тапшырылды.

Аларны Казан Кремлендәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов җибәргән, дип хәбәр итте «ЯЧХ» редакциясенә музейга нигез салучы Мидхәт Газыймов.
- Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан бу мәгълүматларны тагын бер кат чагыштырыр, тикшерер, аныклар чак,-дип яза Мидхәт Гариф улы. – РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев ризалыгы белән 2 март исемлекләре районның барлык мәктәпләренә һәм музейларына, ә тиздән район башкарма комитеты аша авыл җирлекләренә җибәрелде.
«Хәтер бурычын кайтарырга» (авторлары М. Газыймов һәм М. Черепанов, 2012 ел) китабында 2011 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча 6258 һәлак булган һәм хәбәрсез югалган яңачишмәле турында мәгълүматлар күрсәтелгән.
9 ел эчендә «Мемориал», «Халык батырлыгы» һәм башка сайтларда яңа фамилияләр, исемнәр пәйда булды.
23 мартта Зирекле музее Михаил Черепановтан Яңа Чишмә һәм Ямаш РВКларыннан чакырылган 5737 һәлак булган һәм хәбәрсез югалган фронтовикның фамилияләреннән яңа өстәмә исемлек алды.
Мәктәпләр, мәдәният йорты, китапханә, музейлар, авыл җирлекләре Советлары, авыл җирлекләре активистлары, туган якны өйрәнүчеләр алдында Җиңүнең 75 еллыгына Михаил Черепанов исемлекләре белән чагыштырып карау, туган урыннарын һәм елларын ачыклау, исем-фамилияләрендә, отчестволарындагы хаталарны төзәтү бурычы тора. Бәлки, кемдер ике тапкыр язылгандыр, ә кемдер, әйләнеп кайтса да, һәлак булучылар исемлегенә эләккәндер.
Мидхәт Газыймов «Хәтер» китабы буенча чагыштыру ясарга киңәш итә. «Хәтер бурычларын кайтарырга», «Алар Җиңү белән кайттылар» китапларында торак пунктлар буенча фамилияләр бар. Алар белән чагыштыру барышында атап үтелгән бер генә китапка да кертелмәгән 13 һәлак булучының фамилияләре табылган инде.  Бу исемнәр юбилей алдыннан район үзәгендәге Җиңү Паркы стелаларына кертү өчен тапшырылды. Зирекле, Акбүре, Шахмай, Акъяр авыл җирлекләренең 26 торак пунктыннан, Новотроицк (элек район составында иде) авылыннан 1310 һәлак булган кеше буенча чагыштыру эше төгәлләнде.
- Бу эшнең өчтән бер өлеше генә һәм 9 майга кадәр эш бик күп әле, - дип хәбәр итә Мидхәт Гариф улы. – Әгәр бүген без аны башкармыйбыз икән, ул чакта яшь буын якыннары һәм ата-бабаларының фамилияләре турында каян белер?.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев