Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәлак булганнарны искә алдылар

    22 июньдә район үзәгендә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы башланган көнгә 75 ел тулуга багышланган митинг булып узды.

    Безнең Ватаныбыз тарихында дистә еллар дәвамында да халык хәтерендә мәңге сакланган вакыйгалар бар, вакыт узган саен аның әһәмияте арта гына бара.
    Календарьда 22 июнь -1996 елның 8 июнендә РФ Президенты Указы нигезендә билгеләнгән Хәтер һәм Кайгы көне. Бу Ватанны саклап, үз гомерләрен биргән, төрле җәзалаулар, ачлык-ялангачлык корбаннары булган, газ камераларында янган һәм снарядларда шартлаган, өлкән яшьтәгеләрнең һәм балаларның гомерләрен саклап калыр өчен үз гәүдәләре белән танк асларына ташланган кешеләрне - солдатларны искә алу көне.
    22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы көндер, мөгаен. Бөек Ватан сугышы башланган көн. Ул 1418 көнгә һәм төнгә сузылган. Ул кайчан да булса ил тарафыннан кичерелгән иң авыр сынауларның берсе булган. Илебезнең генә түгел, ә дөньякүләм цивилизациянең язмышы хәл ителгән.
    10000 нән артык безнең якташыбыз - яңачишмәлеләр совет халкының тынычлыгын сакларга киткән һәм ике кешенең берсе үзенең туган ягына, өенә, гаиләсе янына әйләнеп кайта алмаган. Карт бабаларыбыз, ата-бабаларыбыз батырлыгы каршында баш иеп, сугыш елларында алар күрсәткән бөек батырлыклар турында хатирәләрне күңелләребездә саклап, без хезмәткә, тыныч тормышка, бәхеткә хокукыбыз нәрсә бәрабәренә яулануын онытмаска тиешбез.
    Митингта чыгыш ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов безнең буын зур югалтулар бәрабәренә дөньяны фашизмнан азат иткән бабаларыбыз, әтиләребез батырлыгы белән горурлана. Хәзер кайбер көнбатыш илләре фашизмны җиңүдә илебезнең ролен кимсетеп-киметеп күрсәтергә маташалар, тик барып чыкмас. Бу матәм көнендә без яу кырларында, концлагерьларда тоткынлыкта башларын салган сугышчыларны искә алабыз. Без аларны гомер буена искә алырга һәм хөрмәтләргә тиешбез, диде.
    Митингта шулай ук районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков һәм яшьләр парламенты җитәкчесе Ирина Иванова чыгыш ясады. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, сугышчы-якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
    Алдагы көнне, 21 июньдә, кичен һәйкәл янында "Хәтер шәме" акциясе үтте. РЭЭБ хезмәткәрләре, ЭЭМ ветераннары, "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы, аграр яшьләр берләшмәсе әгъзалары һәм "Җиңү волонтерлары" хәтер шәмнәре кабызып, чәчәк бәйләмнәре салдылар. Бу кичтә күп кенә яңачишмәлеләр өендә сугышта һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр янды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: