Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Һәлакәткә бер адым

    6 ноябрьдә кичке сигезенче яртыда Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлының 22 нче чакрымында Татарстан башкаласына экскурсиягә барган һәм өйләренә кайтып баручы Оренбург өлкәсе балалары утырган автобус 20 яшьлек яңачишмәле идарә иткән җиңел автомашина белән бәрелешә. Шоферлар хәзерләүче мәктәптә укып, имтиханнар тапшырып интекми генә, яшь егет, әтисенең транспорт чарасын гомумгаилә милке дип санап,...

    6 ноябрьдә кичке сигезенче яртыда Акъяр-Чирмешән-Шентала автомобиль юлының 22 нче чакрымында Татарстан башкаласына экскурсиягә барган һәм өйләренә кайтып баручы Оренбург өлкәсе балалары утырган автобус 20 яшьлек яңачишмәле идарә иткән җиңел автомашина белән бәрелешә.
    Шоферлар хәзерләүче мәктәптә укып, имтиханнар тапшырып интекми генә, яшь егет, әтисенең транспорт чарасын гомумгаилә милке дип санап, машина ачкычын алып, аңа утырып, Чирмешән ягына юл ала. Шул вакытта Бузулук шәһәреннән 32 сигезенче сыйныф укучысын һәм 3 укытучы утырткан автобус та яшь егет хәрәкәт иткән юлдан кайтып бара. Автобусны шул чаклы якыннан (янәшәсеннән үк) узып китәргә ниятләгән егет көзге юлда үзен кыюрак тоту өчен эчкәндер, дигән фикер тудыра. Кыюлык өстәлгән, тик күзләре һәм куллары гына сынаткан.
    Янбызлары белән бәрелешкән машиналар: автобус һәм җиңел автомашина кюветка очкан. 1999 һәм 2000 елда туган 4 бала, иминлек каешын эләктергән булсалар да, җитди травма алып Яңа Чишмә РҮХ-нә эләгәләр.
    Быел алар үз мәктәпләренә кайтып, парта артларына утырырлар, дип өметләнәбез. Тагын 32 баланың һәм 4 олы кешенең көтелмәгән һәлакәттә исән-имин калганы өчен Аллаһка рәхмәт укыйбыз. Ни өчен көтелмәгәнме? Бик үк аек булмаган баланың әтисенең машинасына утырып юлга чыкмасына кем гарантия биргән?
    Хөрмәтле яңачишмәлеләр!
    Хөрмәтле әти-әниләр, якын кешеләр, дуслар! Бу һәлакәтнең ни белән бетәсен уйлап баш ватмыйк, әйдәгез уйлашыйк: машинагызның ачкычы кайда саклана, идарә итү хокукы булмаган һәм салган баштан балагыз, оныгыгыз, күршегез, дустыгыз сезнең машинада кая барырга җыена, максаты ни? Уяу булыйк!
    ТР буенча ЭЭМның
    ЮХИДИ идарәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: