Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда күпкә югарырак

Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 9 аенда районда 187 кеше үлгән.

Бу күрсәткеч 2020 ел белән чагыштырганда күпкә югарырак – узган ел 9 айда 135 кеше үлгән.

Быел 97 ир-ат һәм 90 хатын-кыз вафат булган, алар арасында эшкә яраклы кешеләр дә аз түгел. Кызганычка каршы, үлүчеләр арасында коронавирустан вафат булганнар да бар.

9 ай эчендә 72 бала (узган елда шулкадәр иде) - 40 малай һәм 32 кыз туган. Гаиләләрдә 19 бала беренче булып дөньяга килгән, шул кадәр үк –икенче бала, 28 бала – өченче һәм 6 бала – гаиләләрдә дүртенче бала.

Туйлар саны - 40 (2020 елда - 35), 21 пар аерылышкан (2020 елда - 20).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев