Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Легендар Т-34 танкисты

Шахмай авылыннан 89 яшьлек Хәбибулла Гали улы Сәлахов сугыш вакытында Ерак Көнчыгышта империалистик Япония белән сугышкан. 1944 елны армиягә чакырылганчы ул 7 сыйныфны тәмамлап, 13 яшеннән Шахмай авылында - колхозда хезмәт куйган. Фронтка озатылгач, башта аның часте Приморье краеның "Раздолье" станциясендә урнашкан, аннан Маньчжурия чигендә хезмәт иткән. Авырудан соң ул...

Шахмай авылыннан 89 яшьлек Хәбибулла Гали улы Сәлахов сугыш вакытында Ерак Көнчыгышта империалистик Япония белән сугышкан. 1944 елны армиягә чакырылганчы ул 7 сыйныфны тәмамлап, 13 яшеннән Шахмай авылында - колхозда хезмәт куйган.

Фронтка озатылгач, башта аның часте Приморье краеның "Раздолье" станциясендә урнашкан, аннан Маньчжурия чигендә хезмәт иткән. Авырудан соң ул башка частькә эләккән, тиздән аны кече командирлар хәзерләүче мәктәпкә укырга җибәргәннәр. Хәбибулла Гали улы укуын тәмамлаганда кече сержант званиесе алып чыккан. Аннан аны танк частенә укырга җибәргәннәр. Баштарак БТ-7 танкы белән идарә итсә, соңрак легендар Т-34 танкына утыра. Шул танкта сугышып, ул күп шәһәрләрне японнардан азат итә.
Сугышларның берсендә аның танкына снаряд эләгә, танкист исә шуннан көчле контузия ала. Ике айлап госпитальдә дәвалана, аннан аны комиссовать итәләр, шулай да үзенең командирының киңәшен тотып Хәбибулла Гали улы сафта кала, тик сугышта катнашмый, танк йөртүгә өйрәтү буенча инструктор булып хезмәт итә. Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач та, 1950 нче елга чаклы ул Төньяк Кореяда танк йөртү һөнәренә өйрәтә, бу вакытта Төньяк Корея күрше Көньяк Корея белән сугыш алып бара. Күрсәткән батырлыклары һәм геройлыклары өчен ул "Японияне җиңгән өчен", "Кореяны азат иткән өчен" медальләре, Октябрь революциясе, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
1950 нче елның көзендә туган якларына әйләнеп кайткан егет Лаешта комбайнчылар курсында укып чыгып, МТС-та комбайнчы булып эшли башлый. Ветеран 35 ел гомерен механизатор хезмәтенә багышлый. 1952 елда Хәбибулла Гали улы тормыш кора, инде менә 60 елдан артык хатыны Хасимә белән тату гомер итәләр, дүрт кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 9 оныклары, 11 оныкчыклары да бар.
Фидакарь хезмәте өчен Хәбибулла Гали улы "ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы" исеменә лаек була, ВДНХ-ның бронза медале, "Данлы хезмәт өчен", "В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан" медальләре һәм башка юбилей бүләкләре белән бүләкләнә.
Быел март аенда Шахмай АҖ башлыгы Ринат Хәсәнов, АҖ секретаре Гөлназ Нуруллина ветеранның өендә булып, аңа юбилей медале белән ТР Президентының бүләген тапшырганнар. Өлкәннәр төпчек уллары Фәргат гаиләсендә яшиләр, киленнәре Гөлсинә дә картларны карап, кайгыртып тора. Ел дәвамында Хәбибулла бабай кызларында: Чистайда һәм Яр Чаллыда озаклап кунак була. Шахмай авылында яшәүче ветеранның сәламәтлеген районның медицина хезмәткәрләре кайгыртып торалар: җирле ФАП фельдшеры, РҮХ табиблары килеп хәлен белеп, ярдәм күрсәтәләр. Ветеранның хәле әйбәт, ул якыннарының һәм җирле властьның кайгыртуын тоеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев