Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленинград янында барган сугышларда катнашкан акбүрелеләр

Әлеге вак мәкаләләр тезмәсе Ленинград блокадасын өзүдә катнашучыларга һәм саклаучыларга багышлана. 

 
Акбүре авылыннан Буыннар мирасы музее җитәкчесе Вәсил  Вәлиуллин редакциягә авылдан Ленинград янындагы сугышларда булган 13 фронтовик турында мәгълүматлар, аларның биографияләрен, бүләкләрен, фронттан җибәргән хатларның өземтәләрен, истәлекләрен һ.б. җибәргән.
Мәхмүтов Әхмәт Мәхмүт улы (1916-1945)
Ул эш сөючән крестьян гаиләсендә туган. Гаилә мул тормышта яшәгән, чөнки барысы да иртәдән караңгы төнгә кадәр кырда эшләгән, терлек үстергәннәр, умарта тотканнар. Тат. Волчьяда үзләренең сәүдә лавкасы булган. Әхмәт авылдагы мәктәпне тәмамлаган, латинча һәм кириллицада иркен язган. 30 нчы еллар башында коллективлаштыру сәясәте нәтиҗәсендә Мәхмүтовлар хуҗалыгы раскулачить ителә. Барлык хуҗалык корылмалары, терлекләр, үзләренең хәләл көчләре белән тупланган байлыклары колхоз өчен тартып  алына. 5  кеше яшәгән  гаиләгә нибары кечкенә генә өй кала. Әхмәт Мәхмүтов колхозда хисапчы булып эшли башлый, ә авылга вербовщиклар килгәннән соң 1932 елда Ленинград өлкәсенә удар төзелешкә киткән.
1941 елның сентябрендә Колпинск шәһәр хәрби комиссариаты тарафыннан фронтка чакырыла. Беренче көннәрдә үк Ленинградка барып керү юлларындагы канкойгыч сугышларда катнашкан.
“Минем барысы да тәртиптә, Аллага  шөкер, исән-сау.  Сезнең 5 гыйнварда язган хатыгызны алдым. Үзем Ленинград фронтында. Безнең хәлләрне сез үзегез дә беләсездер инде. Әлегә яхшы нәрсә күренми... Үзегез ничек соң? Бер хезмәт көненә күпме ипи бирәләр? Ачтан интекмисезме? Сездән хатлар көтәм. 25.02.1942“, дип язган ул  үзенең туганнарына.
Канкойгыч  сугышларда ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәткән, “Ленинград оборонасы өчен“, “Сугышчан хезмәтләр өчен“ медальләре белән  бүләкләнгән. 1942 елда ул партия әгъзасы булган, ә, мәгълүм булганча, хәрби шартларда фәкать кыю, батыр сугышчыларны гына коммунистлар сафына алганнар. Безнең  гаскәрләрнең Ленинград янындагы сугышларда җиңүеннән соң Әхмәт Мәхмүт улы Балтик буенда һәм Польшада сугышкан. 1944 елның 20 сентябрендә III дәрәҗә Дан ордены белән  бүләкләнгән. Артиллерия һәм миномет уты астында батыр  элемтәче , командование белән өзлексез элемтә булдырып, кискен ыргылышлар ясап, ә кайвакыт түш белән дә шуышып, өзелгән урыннарны тиз  һәм пөхтә бетергән.
Хезмәт иткән елларында ул бер тапкыр яралана  һәм контузия  ала.
“...Кадерлеләрем! Сездән күптәннән хат алганым юк. Шулкадәр шатландым! Сеңелем! Һәр хатыңда син, Җиңүдән соң өйгә кайт, дип язасың. Әлбәттә, кайтам, ничек кайтмыйм ди инде, чөнки барыгызны да бик сагындым! 29.10.1944“
Әхмәт Мәхмүтов 1945 елда Гданьск  шәһәре өчен барган сугышларда хәбәрсез югала. Соңгы хаты аның 1945 елның 13 мартында язылган  була. Ул Акбүре музеенда саклана.  
Закиров Мостафа Зәки улы (1923-2009)   

Ул күп балалы гаиләдә туа. Фронтка 19 яшендә 1942 елның маенда чакырыла.
Ленинград янында барган канкойгыч сугышларда катнаша, пулемет-артиллерия батальонында орудие командиры  була. 1943 елның җәендә яралана. Хезмәт вазыйфасы буенча берничә тапкыр Ленинградта була. Берзаман, җәй көне  ул  бер нәрсәгә игътибар итә, Ленинградта үлән үсмәвен күрә, тирә-якта фәкать кара җир генә була, чөнки ач, ябыгып беткән кешеләр бөтен яшел үләнне ашап бетергәннәр. Солдат 1941-42 нче елларда немец самолетларының безнең гаскәрләр урнашкан урыннарны бик  озак җәфалауларын да оныта алмаган. Генераллар Г.К. Жуков, Л.А. Говоровлар турында ветеран җылы сүзләр белән искә алган, чөнки алар позицияләрдә бик еш булганнар  һәм солдатлар белән аралашканнар, алар хакында кайгыртканнар. Нәкъ  менә Ленинград өчен барган сугышларда аны, батыр сугышчы буларак, ВКП (б) сафларына  кабул итәләр. Ул “Батырлык өчен“, “Ленинград оборонасы  өчен“, “Германияне җиңгән өчен“ медальләре белән бүләкләнгән. “Батырлык өчен“  медален ул иң кадерле бүләк дип санаган. Бу медаль гади  солдатлар арасында рәсми  булмаган төстәге иң югары  медаль  булып саналган. Мондый бүләкне юкка гына бирмәгәннәр. “Сержант Закиров идарә иткән орудие расчеты хисабында батальон Красный Бор авылында булган вакытта гына да 4 ДЗОТ, 2 землянка, 2 миномет һәм 20 ләп  немец солдаты һәм офицерлары юк ителгән“,  дип язылган бүләкләү кәгазендә. 1943 елның 20 июнендә Мостафа Закиров орудие ут позициясе янында шартлаган  снаряд кыйпылчыгы  белән яралана. Әмма ул орудие белән дошман ДЗОТ ын юк иткәнчегә  кадәр командалык итүен дәвам итә һәм шуннан соң гына медсанчастькә китә. Аннан соң солдат Кенигсбергны азат итүдә катнаша. Өенә 1948 елда әйләнеп кайта. Механизатор, комбайнчы, электрик булып эшли. Озын гомерле, авылда хөрмәткә лаек  кеше иде.
Мортазин Әхмәтша Мортаза улы (1903-1982) Невада шәһәр өчен  барган каты сугышларда катнашкан, ике тапкыр яраланган. Берзаман Нева яры авылы янындагы сугыштан соң  1943 елның 15 мартында аны һәлак булучылар исемлегенә кертәләр. Әмма медсанбатта дәваланганнан соң ул кабат сафка баскан.   
Мурзин Галиәскәр Миншабай  улы (1914-1969). 1941 елда чакырылган. Кулы яраланган, 1943 елда дошман кыйпылчыгы аның аяк табанын өзгән. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, кече сержант Мурзин озак вакыт  дәваланганнан соң 1943 елда яралану сәбәпле демобилизацияләнгән.
Миншин Галиәкбәр Миншабай улы (1911-1995) Ленинград юнәлешендәге сугышларда иптәшләре белән чолганышка эләгә һәм атна  буена ач, артиллерия атуларыннан җәфаланган сугышчылар үз иптәшләре янына кайтып җитә. Г.М. Миншин монда каты яралана.
Мусин Харрас Хөснулла улының (1917-1975) Ленинград янында барган сугышларда кулы яралана, ахырда ул  лейтенант була, ике тапкыр орден белән бүләкләнгән, үзенең сугышчан юлын Германиядә төгәлли.
Фәтхетдинов Ибраһим Фәтхетдин улы – Сөлчәбаш авылыннан, 1943 елның 3  июлендә каты  яралардан медсанбатта үлә һәм Ленинград өлкәсе Киров районы, Югары Назия авылында җирләнә.
Ике бала атасы  Сәлахов Зыятдин Сәлах улы (1904-1943), “ризык  итеп каргалар да кулланырга туры килә“ дип өенә хәбәр җибәргән 120 нче миномет полкы пулеметчысын 1943 елның 4 апрелендә үтерәләр. Аның кабере Ленинград өлкәсе Мгинск районының Карбусель авылыннан  төньякка таба 2 чакрымда тора.
19 яшьлек Хәкимов Габбас Хәким   улы 1943 елның 13 гыйнварында Ленинград янындагы сугышларда батырларча һәлак була. Ул Нева елгасының уң ярында, Киров шәһәрендә, Теплобетонная станциясендә җирләнгән. 4 бала атасы Габдуллин Галимҗан Габдулла улы (1912-1941) Синявин сазлыгында  һәлак була. 1908 елда туган Насыйров Хөснетдин Минхәер улы каты сугышларда әсирлеккә эләгә, 1941 елның 16 ноябрендә фашистлар төрмәсендә һәлак була.
Сөниев Вәлиулла Сөнгатулла улы (1903-1966), Яһудин Минхәер Иктизам улы (1911-1967) Ленинград юнәлешендә барган канкойгыч сугышларда каты яраланалар.
Тарихи хәтер бөек көч ул. Хәзерге  буын кешеләре безнең тарихыбызга, үткәнебезгә хөрмәт белән карау традициясен дәвам итәргә, Ватаныбызны батырларча яклаган һәм коткарган кешеләр турындагы хәтер-хатирәләрне истә тотарга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев