Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников:«Теләсә нинди кыенлыкларны без бергә җиңеп чыгабыз»

Ленино авыл җирлегендә узган җыенда күтәрелгән Үзәк урамда 300 метр юлга вак таш-комлы катнашма салу турындагы мәсьәлә 2019 елда үзара салым акчасына хәл ителәчәк. – АҖ башлыгы Виктор Веретенников Совет һәм башкарма комитет эше турындагы отчетын нәкъ менә шуннан башлады. Җыенда күтәрелгән икенче - “Ләйсән” балалар бакчасында агачтан эшләнгән тәрәзәләрне алыштыру турындагы мәсьәлә дә әлегә хәл ителмәгән.


2018 елга кабул ителгән юл картасы буенча 31 пункттан 10 ысы үтәлмәгән: НДФЛ буенча план, терлекләрнең баш санын арттыру (бары 73 % кына). Сыерларның баш саны 22 башка кимү сөт сату кимүгә китергән, 1 башка исәпләгәндә 2208 кг тәшкил итә яки 89 %. Өч ШЯХ кредиты алынган (план буенча 8), гаилә фермалары оештырылмаган. Тик “юл картасы”ның төп пунктлары үтәлгән: җир, милек салымнары, үзара салым буенча план, ШЭ булдыру. Торакны файдалануга тапшыру – 430,90 кв.м (143 %) тәшкил итә. АҖ бюджетының керем һәм чыгымнар планы 102 %ка үтәлгән. Җыелган үзара салым акчасы субсидия белән тулысынча үзләштерелгән: Совет урамында 290 метр юлга вак таш-комлы катнашма салынган, 2 янгын савыты сатып алынган, юллар кардан чистартылган, су белән тәэмин итү объектларына ремонт ясалган. 
2019 елга булган планда санап чыгылганнарга түбәндәгеләр дә өстәлә: Үзәк урамда 300 метр юлга вак таш түшәү, Горшково авылында зиратны төзекләндерү, материаллар сатып алып, су белән тәэмин итү объектларына хезмәт күрсәтү.
Ленино авыл җирлеге хатын-кызлар Советы тарафыннан 6 утырыш һәм уңышсыз гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар янына барып рейд үткәрелгән. Авылда чаралар үткәргәндә иң актив һәм даими химаячеләр: “Агро-Основа” ҖЧҖ, эшмәкәрләр Л.А.Арбузова, Т.А. Черняева, А.Н. Трондин, Н.П. Панфилова, М.М. Әхмәтов, Т.М. Демидова, М.С. Феоктистов. АҖ башлыгы аларның барысына да рәхмәтле.
Авылны яшелләндерү һәм урамнарны төзекләндерү буенча шимбә өмәләре, авыллардагы, юл читләрендәге чүп-чарны, санкцияләнмәгән чүплекләрне җыештыру буенча һәр чәршәмбе санитар көннәр оештырылган, чишмәләр төзекләндерелгән, зират территорияләре тәртипкә китерелгән, агачлар утыртылган. Боларның барысы өчен дә Виктор Веретенников авыл халкына, шул исәптән бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә, мәктәп укучыларына, авылдагы актив кешеләргә рәхмәт белдерде.
Безнең белешмә
Ленинода яшәүчеләр
 – 472;
Горшковода -  129;
Шәхси йорт – 274;
Эшкә сәләтле 
халык – 296;
Туучылар – 3;
18 яшькәчә
 балалар – 147;
Күп балалы 
гаиләләр – 13;
Пенсионерлар – 217;
70 яшьтән 
өлкәнрәкләр – 69.
АҖ дә 267 шәхси йорт. ШЯХ га ярдәм күрсәтүгә 485,7 мең сум субсидия алынган. Иң яхшы сөт тапшыручылар: Горшководан Г.С. Госсаметдинова, Т.П. Митрофанов, Ленино авылыннан В.М. Кондеев. Авыл халкында 159 җиңел машина (8 есе 2018 елда алынган), 7 йөк машинасы, 22 трактор.
2018 елда республика программасы буенча 10 урам фонаре урнаштырылган, “Чиста су” программасы буенча Ленино авылында Совет урамында 2,5 км суүткәргеч салынган. 2019 елда шул ук урамда скважина бораулау һәм суэтем башня урнаштыру планлаштырыла.
Мәктәптә 100 укучы белем ала, 30 бала бакчага йөри. Ике авылда да мәдәният йорты һәм китапханә бар. Мәдәният коллективлары авылларда зур эшләр алып бара, 12 республика һәм рәсәй фестиваль – конкурсларында катнашып (“Сурэкэ” ансамбле “Вояж” балалар бию ансамбле, “Задоринка” халык уен кораллары ансамбле), призлы урыннар яулаганнар. Китапханә каршында балалар өчен “Малахит шкатулка” түгәрәге эшли, алар анда үз куллары белән төрле әйберләр, рәсемнәр ясыйлар, тегәләр һ.б.
2018 елда “Авыл җирлекләрендә биш зона төркеме буенча Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә 100 мең сум акча отып, 3 урынны яулаган. Димитрий Солунский исемендәге җирле чиркәүне төзекләндерү буенча мәхәллә кешеләре көче белән, шул исәптә ТР министрлар кабинетының “Чиркәүгә юл” гранты акчасына зур эшләр башкарыла. Хәзер цоколь биеклегендәге катта ремонт эшләре алып барыла. Чиркәүдә якшәмбе мәктәбе дә актив эшли.
Җирлектә сигез кибет, өч кафе, ресторан, балалар кафесы, шашлык ясау , автомашиналар юу урыны эшли. 2018 елда балык тоту өчен кирәкле товарлар сату буенча кибет ачылган һәм шиномонтаж бинасы төзелгән. Болар бар да эш урыннары санын арттырырга, салым базасын күтәрергә мөмкинлек бирә. Хәзер эшмәкәрләрдә 44 кеше эшли. Иң мөһим мәсьәләләрдән АҖ башлыгы чыгарылыш укучыларын авылга кайтару, эшсезләрне эш белән тәэмин итүне (андыйлар 19) атады.
- Әлбәттә, безнең бөтен байлыгыбыз максатчан, иҗади, битараф булмаган кешеләр, - ди Виктор Веретенников. – Мин беләм, без барыбыз бергә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз. Шулай ук район хакимияте ярдәменә дә өметләнәбез.
Ул барысына да ныклы исәнлек, гаиләләрдә һәм җир йөзендә тынычлык, тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч булуын тели.
Җыенда шулай ук район башлыгы Вячеслав Козлов, район прокуроры урынбасары Ленар Мисбахов, полиция начальнигы Эдуард Жирновлар катнашты. Җыен азагында авылның лаеклы һәм актив кешеләрен бүләкләү булды. Ленино мәктәбенең физкультура укытучысы Илгизәр Сабировка (рәсемдә - уртада) район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк бирделәр, гаилә корып яшәүләренә 40 ел тулу уңаеннан Леонтьевлар гаиләсенә, ФАП фельдшеры Светлана Чумаковага, авылны төзекләндерүдә актив катнашкан өчен мәктәп каравылчысы Евгений Арбузовка кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев