Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино авыл җирлеге Шушмада законсыз балык тотуны кире какты

Балыкчылар Ленино авыл җирлеге тирәсендә Шушма елгасында зур ятьмәгә тап булганнар.

Бу хакта балыкчылар үзләренең танышына-район Советы депутаты Виктор Калмыковка хәбәр иткәннәр. Шул ук көнне социаль челтәрләрдә Шушма елгасында законсыз балык тоту турында мәгълүмат пәйда булган.

Ленино авыл җирлеге башлыгы Мария Дубровина мөрәҗәгатькә җавап бирә.
«2020 елның 17 октябрендә Яңа Чишмә һәм Түбән Кама районнары (Ленино һәм Елантау авыл җирлекләре)  чикләрендә Шушма елгасының аерым саклана торган табигый территориясендә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Яңа Чишмә һәм Түбән Кама бүлекләре башлыклары һәм Ленино авыл җирлеге башлыгы, Ленино АҖ җирле үзидарә депутаты М.Г.    Дубровина катнашында рейд үткәрелде. Рейд АҖ башлыгы тарафыннан депутат В.Н. Калмыковның мөрәҗәгатенә нигезләнеп үткәрелде.
Мөрәҗәгатьтә аерым саклана торган табигый территория саналган Шушма елгасында (Ленино авыл җирлеге чикләрендә) бер булдыклы гражданинның тыелган ысул (ятьмә) белән балык тотуы   турында әйтелә.
Рейд нәтиҗәсендә Шушма елгасынан 2 иске ташландык ятьмә чыгарылды. Елгада башка законсыз тоту чаралары табылмады. Бүлек начальниклары Д.А Хорьков һәм Э.П. Ивановларның гаризалары нигезендә сулыкта хәл тотрыклы. Хокуксыз балык тоту турында мәгълүматны кире кагабыз».
Редакция депутат Калмыковка вәзгыятьне аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Виктор Николаевич: «Без бу мәгълүматны социаль челтәрләргә урнаштырып хата ясадык, ул анда өч көн торды. Безгә исә шунда ук «Рыбнадзор» га мөрәҗәгать итәргә кирәк булган.  Бу  вакыт эчендә булдыклы «балыкчылар» күпләп балык тоту коралын  өйләрендә  яшерә алуы аңлашыла», - диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев