Ленино авыл китапханәсендә открыткалар ясау буенча мастер-класс узган
«Малахит шкатулкасы» түгәрәгенә йөрүчеләр котлау открыткалары ясарга өйрәнгәннәр.
«Чара балаларның иҗади үсеше һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатында үткәрелде. Мастер-класста төсле кәгазь, җилем, кайчы кулланганнар. Балалар, үзләренең фантазияләрен җигеп, китапханәче ярдәме белән матур открыткалар ясап, аларда яраткан әби-бабаларына үз рәхмәтләрен белдерделәр. Чарада катнашучылар биредән күтәренке кәеф белән таралыштылар. Яраткан оныклар кулы белән ясалган открыткалар - иң кадерле бүләк, бит», - дип сөйләде безгә Ленино китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Надежда Веретенникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев