Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино китапханәсендә «Бакчачыларның кич утырулары» узган

Ленино авыл китапханәсендә «Гармония» түгәрәгендә катнашучылар белән «Для вас, дачники» дип аталган кичә узган.

Бакча рәхәтләнеп эшләү һәм ял итү урыны иде һәм шулай булып кала да. Бу көнне чарада катнашучылар утырып кына тормаганнар, ә сезонлы бакча эшләренә физик әзерлек белән дә шөгыльләнгәннәр. «Бакча дискотекасы» нда катнашучылар «Бакчачының иртәнге зарядкасын» һәм «Түтәл араларында бию»не бик рәхәтләнеп башкарганнар. Шулай ук чарада «Сад-огород» дигән экспресс-сораштыру, табышмаклар һәм мәкальләр конкурсы, такмаклар җырлау һ.б. оештырылган. Чара барышында «Пришла пора, пора на дачу» китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән, анда бакчадагы сезонлы эш, яшелчә, җиләк культуралары һәм чәчәкләр үстерү турында китаплар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев