Лениногорск нефть техникумы Яңа Чишмә районыннан абитуриентлар чакыра
Уку йорты - безнең нефть республикасында иң дәрәҗәле уку йортларының берсе.
Уку йорты территориясе заманча уку корпусыннан, зур спорт залыннан һәм аерым биналарда урнашкан лаборатория корпусыннан, 325 урынга исәпләнгән тулай торактан тора. Биредә 1 нче курстан алып 4 нче курска кадәр 1200 студент белем ала, ә ел саен 350 гә якын газ һәм нефть промыселы белгече чыгарыла. Биредә Татарстаннан гына түгел, бөтен Россиядән дә студентлар белем алалар. 2018 елда мәгариф учреждениесе 60 еллыгын билгеләп үтте.
Хәзер кабул итү кампаниясе тулы куәтенә бара. Кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Светлана Арзамасова сүзләре буенча, бүгенге көндә 9 нчы сыйныф базасында көндезге уку бүлегенә 325 гариза бирелгән. 11 сыйныф базасында абитуриентларны икенче курска кабул итәләр.
Светлана Владимировна мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң популяр юнәлеш дип «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру»ны атады. Бу белгечлеккә 55 гариза бирелгән инде (план буенча 20 кеше).
Аннан соң «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү», техник эксплуатацияләү, гамәли геодезия, геофизика юнәлешләре.
Бүгенгесе көндә техникумда укытуның барлык юнәлешләренә дә ихтыяҗ бар.
«Бездә укучылар җитешми дигән нәрсә юк», - ди әңгәмәдәшебез, - Без бюджетны яптык диярлек һәм хәзер коммерция бүлегенә туплау белән шөгыльләнәбез. Быел Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Чирмешән, Баулы, Җәлил, Оренбург һәм Самара өлкәләре, Чувашия, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Россиянең төньяк өлкәләреннән студентлар бар. Тулай торагыбыз искиткеч, заманча капиталь ремонттан соң икенче ел, уңайлы бүлмәләрдә 2-3 кеше яши, бина видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган».
- «Белгечләрне монда намус белән әзерлиләр. Биредә имтиханнар тапшырганда бернинди ришвәт бирүләр юк, барысы да гадел, фәкать белем генә бәяләнә, - дип сөйләде безгә Чирмешәннән бу техникумны өч ел элек тәмамлаган Нәфис Кыямов. - Укыту-матди база бик шәп, заманча технологияләр кулланыла».
Светлана Арзамасова әңгәмә барышында Яңа Чишмә районы чыгарылыш сыйныф укучыларын Лениногорск нефть техникумына укырга керергә чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев