Лидия Лотфуллина: «Үз халкымның гореф-гадәтләрен яратам»
Лидия Зөфәр кызы Лотфуллина үз халкының тарихын һәм мәдәниятен саклаучы шәхес
Лидия Лотфуллина — үз халкының тарихын һәм мәдәниятен саклаучы. Инде 25 елдан артык ул Зирекле авылының Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда эшли, тарихи хәзинәләрне саклый һәм киләчәк буыннарга тапшырыр өчен тырышлык куя.
Ул музейда фәнни хезмәткәр булып эшли башлый, музейга нигез салучы Мидхәт Газыймовның алыштыргысыз ярдәмчесе була. Остазыннан күп нәрсәләргә өйрәнә. Ул укытучысы белән аралашуының һәр мизгелен кадерләп, аның тәҗрибәсеннән һәм белеменнән илһам алган.
Бүгенгесе көндә Лидия Зөфәр кызы үзе музей җитәкчесе һәм экспозицияләр булдыруда гадәти булмаган ысуллар эзләүгә вакытын кызганмый. Аның иҗади таланты Оренбург өлкәсендә дә танылган: анда узган Сабантуйда «Татар йорты серләре» дип аталган татар ишегалды экспозициясе беренче урынны алды.
Лидия Лотфуллина район газетасы белән дә актив хезмәттәшлек итә, газетада авыл кешеләре турында аның язмалары даими басыла. Аның ярдәмендә авыл тарихы буенча китаплар һәм җирле язучыларның китаплары да дөнья күрә, күптән түгел Мидхәт Газыймовка багышланган «Музей бабай» китабы басылып чыкты.
Ул беркайчан да иреш-кәннәрендә тукталып калмый, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулар өчен зур тырышлык куя, алар арасында: «Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә, 2023 елда «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы музей» номинациясендә җиңү. «Ел хатын-кызы» конкурсында катнашу һәм «Ел үрнәге» номинациясендә зона турында җиңүче булу.
Намуслы хезмәте, Яңа Чишмә районы Мидхәт Газыймов исемендәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее эшчәнлеген үстерүгә керткән зур өлеше өчен Лидия Зөфәр кызы күп тапкырлар ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, Бөтенроссия татар конгрессының юбилей медале белән бүләкләнгән.
Зирекле Халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда авылдагы һәр гаиләнең тарихы тупланган, саклана һәм тулылана, музей белән кызыксыну даими рәвештә арта, бу — халыкның анда күп йөрүе белән раслана. Һәм бу — музей эшенең төп максаты. Лидия Зөфәр кызы үзе менә ниләр хакында сөйли:
«Мин үз һөнәремне эш дип атарга яратмыйм. Бу — иҗади эшчәнлек, ул стресслы, кайчак гади генә булмаска да мөмкин, төрле план, төрле ритм белән эшләнсә дә һәрвакыт нидер булдыру белән бәйле. Минем музейны яратуыма сәбәпләр байтак һәм аларның берсе — монда күңелсезләнергә вакыт юк! Син көн саен яңа нәрсәләр беләсең, даими камилләшәсең, яңа күнекмәләр аласың, кызыклы кешеләр белән танышасың».
Музейда Лотфуллиннар гаиләсенең тарихы да бар. Гаилә елында без алар турында сөйләми кала алмыйбыз — алар яшьләргә үрнәк булырлык.
Наил Нурулла улы һәм Лидия Зөфәр кызы Лотфуллиннар инде 35 ел бергә гомер итәләр.
Язмыш Лидияне үз халкының гореф-гадәт-ләрен яратырга өйрәткән. Ул Зирекледә Габбасовлар гаиләсендә туган, анда кечкенәдән үк татар көнкүрешенең бар матурлыгын күреп үскән.
«Минем әбием Рабига 90 яшьтән артык яшәде, искиткеч кул эшләре остасы булды, татар халкының милли ашларын да бик тәмле пешерә иде.
Әниемә дә 87 яшь. Ул мине тәрәзә төбендәге гөлләрдән башлап тормышның матурлыгын күрә белергә, тирә — юньдәге кешеләргә, якыннарыңа яратып карарга, һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәтте, болар барысы да матур яшәргә, гаиләгә һәм җәмгыятькә зур файда китерергә мөмкинлек бирүен аңлатты», — дип сөйли Лидия Зөфәр кызы.
Наил Лотфуллин гаиләдә җиде баланың иң кечесе, кайчандыр бер нәрсә турында гына хыялланган: урта мәктәпне тизрәк тәмамлап, шәһәргә китү.
1983 елның көзендә Наилне Совет Армиясе сафларына алалар. Гаиләдәге ир — атларның хәрби язмышлары җиңел булмаган: аның әтисе Нурулла Гарифулла улы Бөек Ватан сугышында катнашкан; армиядә хезмәт иткән биш өлкән абыйлары төрле вакытта хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнар, кайнар нокталарда булганнар, ә Наилгә интернациональ бурычны Әфганстан республикасында үтәргә туры килгән.
«Менә шунда барлык тормыш ориентирлары һәм гаилә кыйммәтләре яңадан каралды, — ди Наил Нурулла улы. — Тормыш хакыйкате миңа аеруча ачык итеп хәрби госпитальдә ачылды, анда мин җитди яраланганнан соң эләктем һәм өч ай буе туганнарыма хәбәр җибәрә алмадым. Шуннан соң мин үземә: «Әфганстаннан исән кайтсам, туган җиремне, нигеземне беркайчан да ташламаячакмын», — дигән сүз бирдем.
Туган авылына кайткач, Наил Лотфуллин нефтьче булып эшкә урнашкан. Аннары башлаган эшен тәмамларга карар кылган — Алабугада ветеринария фельдшерына укыган. Кызыл диплом алган яңа белгеч Зирекледә участок ветфельдшеры була, аннары участок ветеринария табибы, ветеринария участогы мөдире булып эшли. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап югары белем алган. Параллель рәвештә Наил Нурулла улы авылда беренче фермер хуҗалыгын булдырган. 1990 елда районда ул авыл яшьләрен тәрбияләү буенча бердәнбер «Аҗаган» яшүсмерләр клубын оештыра, ул хәзер дә үз эшчәнлеген дәвам итә. Аның инициативасы белән «Аҗаган» клубында спорт залын ремонтлауга, авылны су белән тәэмин итүгә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга гранит мемориал төзүгә, авылның үзәк урамында 1,6 км озынлыктагы юлга асфальт җәюгә иганәчелек ярдәме җәлеп ителә. Ул үзе дә күп тапкырлар АҖ башкарма комитетына, мәктәпкә һәм музейга иганә ярдәме күрсәткән. Бүген Наил Нурулла улы Зирекле лицеенда ТИН һәм хезмәт укытучысы булып эшли. «Йолдыз» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе.
Озак еллар Лотфуллиннар гаиләсе Наилнең әти-әнисе белән бер түбә астында яшәгән. Кызлары Ландышны һәм уллары Булатны татар халкының иң яхшы традицияләрендә тәрбияләгәннәр. Икесе дә югары белем алган, Казанда яшиләр һәм эшлиләр. Булат, гаиләдәге өлкән ир-атлар үрнәгендә, армиядә хезмәт иткән. Ландыш 6 яшьлек улы Таһирны тәрбияләп үстерә.
Бу гаиләдә төп үзенчә-лекләрнең берсе — спортны ярату. Иртәләре мәҗбүри бер сәгатьлек күнегүләрдән башлана: җәен алар иртәнге саф һавадан һәм көннең актив башлануыннан ләззәтләнеп, скандинавча йөреш белән шөгыльләнәләр. Кышын исә чаңгыда шуалар, бу физик форманы саклауга гына түгел, ә гаиләдәге бердәмлекне ныгытуга да ярдәм итә.
Лотфуллиннар гаиләсе гаилә традицияләре, мәдәнияткә хөрмәт һәм спорт белән шөгыльләнүнең бәхетле һәм гармонияле тормыш өчен нигез була алуының ачык мисалы булып тора. Нәкъ менә шундый гаилә кыйммәтләре һәм принциплары аларга көн саен бер-берсен яңа казанышларга рухландырырга, үзара ярдәмләшеп, аңлашып яшәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев