Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лидия Петрушина: «Җиңел булмаган, әмма лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәтлемен»

Петропавел Бистәсендә яшәүче Лидия Петрушина 2019 елдан «Кайгырту» ХСҮКҮ тарафыннан өйдә торып социаль хезмәтләр ала.

Лидия тумышы белән Самара өлкәсеннән, элек Түбән Камада яшәгән, бистәгә 20 ел элек күчеп килгән. 37 яшендә инвалид булып кала: эшендә салкын тиеп аяклары авырта башлый, ә ике инсульт кичергәннән соң, алар бөтенләй йөрми. Инде менә өченче ел 64 яшьлек хатын-кыз янына социаль хезмәткәр килеп йөри. 

Лидия Васильевна килененең иске йортында, ә килен үзе күрше урамда яши. Әлеге йорт иске булса да, анда уңайлы, ике бүлмәнең идәннәрендә келәмнәр җәелгән.

Социаль хезмәткәр Ольга Гарева көн саен килә диярлек, ашарга әзерли, җыештыра, Лидия апага юынырга ярдәм итә. Ольга килеп йөри башлаганда өйдә бер генә бүлмә гөле дә булмаган. Ул аңа берничә үсемлек алып килгән, алар үсеп киткәннәр, ә хәзер гөлләр өйгә матурлык өстәп, хуҗабикәне сөендереп тора.

 Лидия Васильевнаның барысы да кул астында, ул караватыннан сузылып кына, тумбочкадагы өстәл лампасын кабыза ала. Тумба эченә кайнап торган су салып пешерә торган әзер боткалар, су кайнаткыч куелган. Ольга Лидия Васильевнага өеннән салкын көннәрдә кияргә дип җылы кофта алып килгән, җәйге эссе вакытта кулланыр өчен аның вентиляторы бар.

 Ә узган көздә, Лидия Васильевнага күңелсез булмасын өчен, Ольга аны бәйләү эше белән кызыксындырган. Дөрес, ул элек тә бәйли белгән - әнисеннән өйрәнгән. Ә Ольга аңа бәйләүнең яңа ысулын, яңа бизәкләр күрсәткән. Социаль хезмәткәр төрле төстәге җепләр сатып ала һәм Лидия тасвирлама буенча бәйли. Аны бигрәк тә өйдә киеп йөри торган оекбаш-тапочкалар бәйләү кызыксындырган. Ул инде аларны оныкларына да (алар дүртәү) бәйләгән, шулай ук танышларына да бүләк иткән. Бу эшләнмәләрне, хәтта, сатып та алалар.

- Әлеге шөгыльне яраттым, бик теләп бәйлим, - ди Лидия Васильевна. Август аенда Ольга Лидия апага яшелчәләрне кышка әзерләп, банкаларга ябарга тәкъдим иткән. Ул исә әлеге идеяне хуплаган. Аның үзендә бакча юк, яшелчәләрне Ольга сатып ала яки туганнары алып килә. Якыннары аны онытмыйлар: килене азык-төлек җибәреп тора, ә ир туганы инвалид коляскасындагы тәгәрмәчләрне рәтләп тора, гәрчә Лидия апа аннан файдаланырга бик яратмаса да. Яшелчәләрне әзерләү сезонында социаль хезмәткәр килгәндә аның барысы да әзер булган: Лидия ханым яшелчәләрне алдан турап, әзерләп куйган, Ольгага аларны банкаларга салып ябарга гына кала. Яшелчәләрне кышкыга  әзерләү Лидия Васильевнаны бик мавыктырган.

Ольга белән икәүләп алар төрле рецептлар буенча берничә дистә банка салат әзерләгәннәр. Кайбер рецептлар Лидия Васильевнаның үзендә булган, башкаларын күршесе биргән. Эчләрендә тәмле, витаминлы ризык булган банкалар базда саклана.

Әнисенә Тукай районында яшәүче кече улы да булыша (шул исәптән акча белән дә). Аның 14 һәм 13 яшьлек кызлары әбиләре янына чиратлашып кайталар, булдыра алганча аңа булышалар.

Лидия Васильевна пенсиясенең нибары сигез мең сум гына булуына зарланды, чөнки кышын газ өчен күп түләргә кирәк бит. Өе дә искергән, ярыклардан җил йөри, шулай булса да ул аны ташлап китәргә теләми. Аның заманча телевизоры да бар, март аенда аны олы улы бүләк иткән, ә апрельдә, кызганычка каршы, фаҗигале төстә улы һәлак булган.

Айга бер тапкыр Лидия Васильевна янына РҮХ табибы килә. Аяклардагы ялкынсынуны дәвалау өчен медицина хезмәткәре аңа уколлар кадый. Ольга исә аякларына махсус мазь сөртә, массаж ясый.

- Лидия Васильевна элек үзенә өелгән авырлыклардан, чирләрдән үз эченә бикләнгән иде, берни дә эшләргә теләмәде, аралашудан, инвалид коляскасына утырудан баш тартты, ятып кына торды, - ди «Кайгырту» ХСХКҮ директоры Наталья Завалишина.

- Ике ел ярым хезмәт күрсәтү дәверендә ул җанланды, активлашты, тормыш белән кызыксына башлады диярлек.

Ольга аңа «ачкыч» таба алган һәм хәзер Лидия Васильевна көн саен социаль хезмәткәрнең килүен көтеп ала.  Лидия Васильевна «Кайгырту» ХСХКҮ социаль хезмәткәрләренә бик рәхмәтле.

 - Ялгыз яшәгәндә өйдән чыгу мөмкинлеге юк, күршем һәм киленем ял көннәрендә генә киләләр. Янымда Ольга Алексеевна кебек искиткеч кеше булуына мин бик бәхетле. Ул чираттагы ялга киткәч, аны Эсмира алыштыра. Бик яхшы ярдәм итәләр, мине беркайчан да ялгызымны, хезмәт күрсәтүдән башка калдырмыйлар. Ходай аларга сәламәтлек бирсен! Инвалидларга ярдәм итүче шундый оешма булуына мин бик шатмын, анда эшләүче кешеләргә җиңел булмаган, әмма лаеклы хезмәтләре өчен мин бик рәхмәтле».

Любовь Васильевна социаль хезмәткәр Ольга Гарева белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев