Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

өлкәннәр турында кайгыртып яшик

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, аларның олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлеге бирә.

Яңа Чишмә районында 2019 елның 1 октябренә 70 һәм аннан да өлкәнрәк 1183 кеше яши.  
Ункөнлек дәвамында өлкәннәр өчен концерт программалары белән бәйрәм чаралары, авыл мәдәният йортларында, музейларда һәм китапханәләрдә чәй табыннары оештырылачак, өлкән яшьтәге ялгыз  кешеләрнең өйләренә барачаклар.
 1-10 октябрьдә мәктәпләрдә өлкәннәр өчен төрле акцияләр узачак: ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча «Минем йортымның игелекле традицияләре», «Иң якыннарыңны һәм туганнарыңны котла», «Йөрәкләр юмарт булсын», «Чиста йорт, чиста ишегалды», «Укытучыны котла», «Котлауларны кабул итегез», шулай ук «Картлык ярдәмгә мохтаҗ», «Шәфкатьлелек кешене бизи» һ.б. темаларга карата сыйныф сәгатьләре, «Игелек һәм хөрмәт көне белән» дип аталган стена газеталары булдырылачак, чәй табыннары белән бәйрәм концерты оештырылачак. 1-5 нче сыйныф укучылары белән «Мин әбием һәм бабамны ни өчен яратам», 6-11 нче сыйныф укучылары белән «Ни өчен безнең һәрберебез картлыкны хөрмәт итәргә тиеш» темасы буенча әңгәмәләр үткәреләчәк.
Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта күп кенә чаралар планлаштырылган. Алар арасында «Звезда» отряды волонтерлары тарафыннан котлаулар һәм открыткалар тапшыру; Петропавел авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты; Үзәк китапханә хезмәткәрләренең килүе; Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының концерты; элек интернат-йортта эшләгән пенсионерлар белән очрашу; Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары катнашында концерт; РМЙ артистлары концерты; кино челтәре хезмәткәрләре тарафыннан кинофильм күрсәтү; «Без сезне яратабыз, без сезнең белән янәшә» дигән музыкаль сәгать, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыятенең килүе, мастер-класслар. 1-10 октябрь көннәрендә Картлар йортында «Туган як» акциясе оештырыла, анда өлкән яшьтәге кешеләр туган якларына, авыл җирлекләреннән интернат-йортта яшәүче якташлары -  тыл хезмәтчәннәре янына барачаклар.
«Кайгырту» ХСХКҮ дә дә алар карамагындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган өлкәннәр өчен төрле чаралар планлаштырылган. 1 октябрьдә өлкәннәрне өйләренә барып котлап – «Бер-береңне яхшы сүз белән җылытыйк» акциясе. Декада дәвамында «Бер генә көн дә игелекле эшсез үтмәсен» акциясе үткәрелә: бу-йорт яны участокларын кышка әзерләү (бакча казу, агачлар утырту, ишегалларын җыештыру). «Кайгырту» акциясе буенча фатирларда һәм хезмәт күрсәтелүчеләр йортларында җыештыру, бушлай чәчтараш хезмәте күрсәтү, «Көз бүләкләре» акциясе - яшелчәләр әзерләү планлаштырыла.
4 октябрьдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге өлкән яшьтәге кешеләрне "Олимп» УСЗда дартс буенча ярышларга һәм чәй табынына чакыра.
Районда «кайнар линия» телефоннары эшли, анда өлкән яшьтәге гражданнар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча консультация сорап мөрәҗәгать итә алалар.
Өлкәннәр көнен юкка гына зирәклек һәм күңел җылысы бәйрәме дип атамыйлар. Моннан тыш, бу бәйрәм яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге барлыгын онытмаска тиеш.
Ольга ИВАНОВА.
Лариса Федорова фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев