Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Людмила Веретенникова:“Һәрчак теләк белән эшләдем“

    Әлеге яшь чырайлы ханымны күргәч, Людмила Васильевна Веретенниковага декабрьдә 70 яшь тулуына ышануы авыр һәм гомеренең өчтән ике өлеше аның яраткан һөнәренә багышланган.

    Людмила Васильевна Әдәмсә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып 44 ел эшләгән һәм әлеге язу аның хезмәт кенәгәсендә - бердәнбер.
    Ул үзенең язмышын бәхетле дип саный. Хәер, аның тормышы болытсыз булган дип атау да дөрес булмастыр. Кечкенә чагында ук бөтенләй ятим булып калгач (аңа 9 яшь булганда әнисе үлеп киткән), ул бабасында тәрбияләнә. Аннан соң 1957 елда аны Мари АССРның Парангин мәктәп - интернатына билгелиләр. Әмма анда үткәрелгән вакытны ул тирән рәхмәт хисләре белән искә ала.
    -Мин белем алып кына калмадым, мине анда бар нәрсәгә дә - тегәргә, бәйләргә өйрәттеләр, мин спортны яраттым, чаңгыда йөрдем, спорт командасында уйнадым. Безнең педагоглар һәм тәрбиячеләр искиткеч яхшы кешеләр иде. Мин үз һөнәремне алар үрнәгендә сайлаганмындыр, мөгаен. Балаларны һәрчак яраттым һәм интернатта вожатый идем.
    Аны төгәлләгәннән соң Казандагы ике еллык педучилищены сайлаган, чөнки аның институтта укытырга ярдәм итәрдәй кешесе булмаган (бары өлкән апасы 20 сум акча җибәргән). 1965 елда яшь кыз юллама буенча Әдәмсә авылына килә.
    -Эштә авырлыклар булмады. Һәрчак теләк белән эшләдем. Һөнәремне дөрес сайламаганлыгым турындагы фикер башыма да килгәне булмады, - дип сөйли Людмила Васильевна.
    44 ел эшләү дәверендә күпме башлангыч сыйныф укучылары чыгарылышы булган! Ике сыйныфны бергә кушып эшләргә туры килгән чакларны искә алды: өченче сыйныф укучылары утырган бер рәткә дәрес аңлатасың, ә башка рәттәге беренче сыйныфлар үзләренең чиратын көтеп утыралар. Бер сүз дә русча белмәгән ( ә ул - татарча белмәгән) 1 сыйныфка укырга килгән балаларны ничек укытуын елмаеп искә ала. Кайчакларда бу балалар бөтенләй үк аны кабул итмәгәннәр. Тик соңыннан, алар зур кешеләр булгач, алардан күпме рәхмәт сүзләре ишеткән ул.
    -Бер сыйныф бар иде, баштарак берничек тә контакт таба алмадык. Ә аннары алар мине бик тә яраттылар. Хәзер алар 9 сыйныфта, урамда очратсалар кочаклап алалар, сагындык, диләр. Бик күңелле булып китә. Димәк, тырышлыгым бушка булмаган.
    -Ул чакларда, хәзерге кебек, методик материаллар юк иде, - дип искә ала Людмила Васильевна. - Балалар материалны җиңелрәк аңласыннар өчен үземә рәсем ясарга, фантазияне эшкә җигәргә туры килгәләде. Ә гаиләдәге һәм өйдәге мәшәкатьләр булганда, кайчакларда дәресләргә төнлә әзерләнә идем.
    Людмила Васильевна ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олысы Виктор һәм кызлары Марина институтта педагог белгечлегенә бер төркемдә укыганнар, чөнки Виктор армиядән соң укырга кергән. Тик Виктор үзенең һөнәре буенча эшләмәгән, ә Марина шушы институтта физика кафедрасында укыта башлаган. Тормышта авыр чаклар да булган. 1976 елда йортлары тулысынча янып бетә һәм зур гаилә - каената, каенана, ире, балалары, үзе, йорт төзелеп беткәнче, ел буена кандалалы - борчалы ташландык өйдә яшәгәннәр. Бабайларның Саклык кенәгәсендәге 5 меңе бик тә ярап куйган, аны төзелешкә тотканнар. Әлбәттә инде, эштәгеләр дә, авыл халкы да - барысы да булдыра алганча булышканнар, ярдәм иткәннәр.
    Хәзер Людмила Васильевна белән (ул 2004 елда тол калган) улы Александрның гаиләсе яши. Пенсиягә чыкканнан соң ул әле тагын 12 ел мәктәптә эшли һәм 2010 елда эштән китә. Беренче вакытларда, үзе әйткәнчә, авыр булган, тик хәзер акрынлап ияләнгән. Башта бәйләү, тегү белән шөгыльләнгән. Оныгы Даша мәктәпкә киткәч, аңа булышкан. 10 сыйныфта укучы Александр киңәш сорап һәрчак әбисенә мөрәҗәгать итә. Даша белән шахмат уйный (интернатта өйрәнгән), биремнәр чишә.
    -Элек эшем күп вакытны алды, балаларыма игътибар да җитеп бетмәгәндер. Хәзер бөтен күңелемне шуңа да оныкларыма бирергә тырышам, дәресләр әзерләшергә булышам. Балаларның өлкәннәре дә даими кайтып йөриләр,- ди. Людмила Васильевнаның 7 оныгы бар, берсе күптән түгел генә өйләнгән, димәк, тиздән оныкчык та туачак.
    Людмила Васильевна табигате белән йомшак, түземле, сабыр кеше. Бу сыйфаты аңа эштә дә, якыннары белән аралашканда да һәрчак ярап куйган. Кызгану, ярату, кайгырту кебек хисләр кеше буларак та, педагог буларак та аның тормыш юлында иң кирәкле нәрсәләр. Бу һөнәр кешеләргә үзеңнән күп нәрсә бирә белүне, түземлелек, үз-үзеңне даими камилләштерү һәм үзлегеңнән укып белем алуны таләп итә. Людмила Васильевнада боларның барысы да бар.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: